Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзем генә беләм хәлемне...» – Эльмира Сөләйманова язганнардан

news_top_970_100
«Үзем генә беләм хәлемне...» – Эльмира Сөләйманова язганнардан
социаль челтәрләр

Мәрхүм җырчы Эльмира Сөләйманованың җырларын шушы көннәрдә аеруча да еш тыңлыйбыз, социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул язып калдырганнарны хәзер аеруча да кызыксынып укыйбыз, видеоязмаларын сагынып карыйбыз...

Җырчы, башка бик күп артистлардан аермалы буларак, социаль челтәрдәге сәхифәсен актив алып бармаган булган икән. Фото-видеоларны да чагыштырмача сирәк-мирәк куйгалаган... булган. Тормышында иҗатка кагылган берәр вакыйга уңаеннан гына... Ә кайберәүләр кебек, нәрсә ашаганын, нинди күлмәк сатып алганын һәм башка вак-төякләрне түгел.

Соңгы видеоларның берсендә ул «Горур аккошым» җырын җырлаган. Әлеге видео астына исә Эльмира: «Әй сагындым сезне, сагындым ла... Үзем генә беләм хәлемне... Җырның исеме – «Горур аккошым» – дип язып куйган... булган.

Соңгы видео дип, ул быелның февраль аенда ук куелган. Аның астына тамашачылары төрле район-шәһәрләргә чакырып язган комментарийлар биһисап күп. Көткәннәр Эльмираны, тамашачы концертларын бик көткән…

Видео: Эльмира Сөләйманованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Ә гыйнвар аенда Эльмираның Казанда концерты гөрләгән булган икән. «Рәхмәт, Казаным! Рәхмәт, тугры тамашачым! Мин сезне яратам!» – дип язган булган җырчы 24 гыйнварда шәхси аккаунтында куйган видеоязма астына. Әле анда, күп кенә мактау сүзләре, җылы теләкләр белән бергә, җырчыны күпләр тәнкыйтьләгән дә. Имеш, җыр сүзләрен белеп бетерми, сәхнәдәге өстәлдә «шпаргалка»лары җәелеп ята, дигәннәр. Аның каравы, җырчы үзе җырлаган. Фонограммасыз!.. «Плюс»ка җырласа, җырның сүзләрен белү кирәк тә түгел...

Фото: Эльмира Сөләйманованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Ә Эльмираның сәхифәсенә иң соңгы куйган посты ул – «Күңел» радиосына кунакка килгән эфир мизгелләре (27 ноябрьдә урнаштырган). Әлеге видео астына Эльмираның виртуаль дуслары, ни кызганыч, инде бәхилләшү сүзләре язып тутырганнар. Ул көнне әңгәмә барышында җырчының ничектер борчулы булуын да ассызыклаганнар. «Нишләптер, үзен бик авыр тота. Әйтерсең лә, барысын да алдан сизенгән», «Миңа да шулай тоела, бик нык борчулы, нәрсәгәдер кайгыруы күренеп тора», «Әйе, бу тапшыру вакытында күңеле тыныч булмаган инде», – дип язганнар. Дөрестән дә, Эльмираның соңгы эфир вакытында кәефсез, бәлки хәлсез булуы, киеренке халәте сизелә.

Тыныч йокла, Эльмира…

Фото: Эльмира Сөләйманованың социаль челтәрдәге акккаунтындагы видеодан скриншот

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 декабрь 2022
    Исемсез
    Узе генэ белгэн инде сизенеп йоргэн инде ул. Бик иртэ киттеп барды бик ярата идём жырларын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100