Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова турында тамашачысы: «80 яшьлек әниемнең кулларын битенә куеп үпте...»

«ВКонтакте» челтәрендәге «Буа кызлары» төркемендә Эльмира Сөләйманованың вафатыннан соң, аның турында якты истәлекләр белән уртаклашалар.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова турында тамашачысы: «80 яшьлек әниемнең кулларын битенә куеп үпте...»
"Татар-информ" архивы

«Сезнең кебек тамашачы килсә, миңа дару инде ул»

«Телефонымда Эльмира Сөләйманова турында кайгылы хәбәрне укыдым да ышанмый торам. Тагын, тагын карыйм. Шунда янымда, өстәл кырыена тотынып, әкрен генә әни йөри. Дөрес икән бит! Аякларым йомшарып китте. Әнигә әйтсәм, бик кыенсыначак. Болай да бүген кәефе юк. Әйтмичә булмый, минәйтәм. Бүген дә ул телевизор каршысына утырып, теге матур Эльмирабыз чыкмас микән, дип көтәчәк. Бер җыр сөймәгән кеше шулкадәр тик бер җырчыны һәм аның җырларын яратырга кирәк бит. Менә ярата ул аны. Белмим, мин әнигә карап шаккатам. Ул телевизорда күренсә, тавышын күтәрә, урындык белән якынрак килеп утыра. 

«Әни, телефонда язганнар, син яраткан җырчы вафат», – димен. Туп-туры күземә карап тора. Ике кулын күтәреп озак кына догасын укыды да күзләрендәге яшьләрен сөртте.

«Нәрсә булган соң? Фаҗигаме?» – ди яшьләрен яшереп.

«Юк, йөрәге», – дим.

«И-и, кызым, шулкадәр моңлы бала иде бит. Гел карап сокланып утыра идем инде. Әллә күңелләрем тойдымы икән. Гомерләрен насыйп ит, дия идем. Кыска гомерле булган сабыем. Сабырлыклар бирсен, балаларына бик авыр инде»,. – дип, озак кына догасын укыды. «Догамнан калдырмам», – диде.

Шулай берсендә эштән кайттым да: «Әни, Эльмира Сөләйманова Буага килә. Әллә икәү барыйкмы?» – димен. «Бармыйм», – дими бит. Әни концертлар яратмый ул. «Анда тавыш, башыма каба», – ди.

Билет алдым. Арттарак рәткә. Әни бик канатланып барды. Фойега кергәч тә: «Кызым, үзе күренмиме? Үзе күренсә, шунда бер күрешер идек тә, кайтып та китәр идем», – ди.

«Әни, ул монда юк инде. Актыктан күрешеп булмасмы», – дип, залга кердек. Әни һәр чыгышын, һәр сүзен йотып тыңлап утырды инде. 

Концерт бетте. Монда бар да фотога төшә. Эльмира янына килерлек түгел. РДКның тар гына бер коридоры инде. Әни кайтмый бит! 80 яшьлек карчык, стенага сөялеп, халык беткәнен көтә. «Кызым, бер күрешик инде, халык бетсен», – ди.

Бер ярты сәгатьтән соң янына бардык. «Эльмира сеңлем, сине күрергә дип килде әнием», – димен.

Эльмира, әни янына килеп, шәлен төзәтте дә, ике кулын алып, битенә куеп үпте. Әни оялып кына кулын алды да аркасыннан сөеп кочаклады.

«Кызым, бигрәк яратам инде үзеңне дә, җырлавыңны да. Бер җырчы да белмим башка», – ди. Эльмира тагын әни кулларына сузылды.

«Кулларым ярылган, каты, бәбкәм, кулларың тырналмасын. Оялам», – ди.

«И-и-и, апа, сезнең куллар безнеке белән чагыштырырлыкмы соң! Яраса, бер җибәрми тотып торырсың! Рәхмәт, апа җаным, мең рәхмәт. Сезнең кебек тамашачы килсә, миңа дару инде ул. Шушындый очрашулар гомердә дә онытылмый. Шуларны кат-кат күз алдымда әйләндерәм. Авыр чакларымда рәхәт булып китә», – ди. Әнигә саулыклы гомерләр теләде. Ишектән әнине тотып килеп озатып калды.

Әни белән шул вакытларны тагын бер кат искә төшердек. Әни көне буе бүген дә тәсбих тартып укый гына. Тыныч йокла, Эльмирабыз», – дигән бер укучы.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Эльмирага рәхмәт тә әйтә алмадым, шул өстемдә калды

«Эльмира турында бигрәк күп язалар инде. Җаныем, караңгы гүрләре якты булсын, җавап биргән җаннардан булсын. Ирем дә көне буе уйланып кына йөрде кичә. «Кара инде, япь-яшь! Ул йөрәген бер генә дә тикшерткәне булмады микәнни соң?» – дип, әллә ничә сорады. Менә чын йөрәге белән кыенсынды инде.

«Көнләшмә син, андый хатын башка җирдә булмас. Ул миңа дигән түгел инде. Ну менә тавышы, үз-үзен тотышы! Белмим, аңа сокланмый мөмкин түгел иде», – диде, һич хисләрен яшермичә. Чыннан да шулай бит! Мин аңлыйм, яратмаслык түгел иде Эльмира. Затлы иде ул.

Ирем белән, утырып, Сабан туе вакыйгасын искә төшердек. Күзләремә яшьләр тулды, тик ирем яшен күрсәтмәде. Түзде бугай.

Күрше авыл зур безнең. Шунда Сабан туена Эльмира Сөләйманова килә, дигән хәбәр булды. Дистә чакрым узып бармый идек без. Ел да була иде Сабан туе. Ирем иртүк эшкә китте, берәр сәгатьтән очып кайтты.

«Карале, Сабан туена теге «Ачы миләш»не җырлаучы матур кара җырчы килә икән бит», – ди бу. Ул шулай җырчыларның исемнәрен белми, җырлары белән әйтеп сөйли. «Барасыңмы әллә?» – димен. «Барам, барам», – ди бу. Юынырга кереп китте. Минәйтәм, бер дә миңа «җыен» дими.

Чыкты да шкаф ишеген бер ача, бер яба. «Нәрсә эзлисең? Киемнәрең шунда, урынында», – димен.

«Нинди кием, миңа күлмәк, чалбар бир», – ди бу. Кая да булса барса, чистага кия торган футболка белән спорт чалбары ярый иде. «Соң, кызу анда», – дим. «Юк, трико киеп бармыйм! Кит!» – ди.

Шулай итеп киенде. «Әйдә, нәрсә әйләнәсең! Бармыйсыңмы?» – ди.

«Барам», – минәйтәм. Тиз-тиз киендем.

Киттек. Ирем оча гына. Күзләрендә ялкын уйный. Мин дә, Эльмира килә, дигәч сөендем. Минәйтәм, эх, җырлый да бит!

Ирем Сабан туен күрми дә, сәхнә янына ут капкан кебек чаба. Мин әйтәм: «Эльмира килмәгән әле. Әйдә, карап әйләник».

«Юк, бар, үзең кара. Мин әнә, концерт янына барам»,– ди. Шулай итеп, беренче рәткә төшеп утырган. Мин азрак мәйданны карадым. Аңардан калдым. Миңа урын алмаган бу. Янәшәсендә авылдаш утыра. Болар азрак мин булмаганда кәефләнгәннәр. Мин килдем. Шунда ук «шәйтан кортын» сизеп алдым. Миңа бер дә урын алмаганнар.

«Син өскәрәк утыр, бар», – ди.

«Килделәр Казан артистлары. Эльмира да автобустан төште», – ди. Бу берсен дә күздән ычкындырмый. Концерт башланды. Берничә җырдан соң сәхнәгә Сөләйманова чыкты. Халык тын да алмый карый. Зәңгәр, бик килешле күлмәк кигән. Чәчләрен артка табан җыеп куйган. Сокланып үләсең! Мин ерак китмәдем инде. Салган баштан кем белә ир-атның уен?

«Минем язым син икән» җырын башкарды. Ирем түзмәде, янына килгәч, торып, бии башлады. Эльмира да бер дә каршы түгел. Халыкны дәшә. Ә безнеке ялындырмады. Соң берүзе бии бит, чумып-чумып! Ичмасам, салып та алган. Анысы исерек түгел инде. Әмма бераз бар. Авылдашлар күп, халык бит гаеп итәргә генә тора.

Эльмира: «Абый, җаным! Әле дә сез булдыгыз», – дип моны тагын котырта. Аннан мин, ирем янына барып: «Җырчыга комачау итәсең», – дидем.

Теге барды да: «Сеңлем, мин сиңа мешать итәмме биесәм?» – ди. Эльмира көлә генә. «Абый, рәхәтләнеп биегез! Сабан туенда да биемәгәч. Әнә ул хатыныгызмы? Икәү биегез! Чакырыгыз аны», – ди. Ирем миңа килде. Мин инде, күңеле булсын дип, биедем. Аннан Эльмираны да биетте ирем.

«Әйдә, утырабыз», – дидем. Эльмира яныма килде дә: «Ник аны утыртасыз соң, апа? Рәхәтләнеп бии. Биесен! Сугышмый, сүгенми, кешегә тими! Борчылмагыз, апа! Сабан туе шуның өчен инде. Кәефе бар аның. Ял итсен», – диде. Шуннан мин дә тынычлап утырып концерт карадым. Ирем егылганчы биеде. Эльмира: «Абый, мин сезне үзем белән концертларга алып йөрим», – дип шаяртты.

Аннан ирем тагын артист янына барды. Эльмира да бит, бер дә «исерек» дими. Матур итеп кешене тыңлый. Иремне дә тыңлады. Ул: «Хатыныма багышлап, сөю турында җыр башкар әле, үтенеп сорыйм», – дигән. Бик матур җыр җырлады Эльмира. «Сөю хакына» дигән сүзләре бар иде. Елап тыңладым. Аннан концерт та бетте. Халык дәррәү аның янына китте. Мин шунда, барып, бер рәхмәт тә әйтә алмадым. Шул өстемдә калды.

Сеңлем Эльмира, синдәй затлы, төпле хатын-кызлар күп түгел шул. Шушы бүләгең өчен рәхмәт. Матур теләкләр тели-тели җырлаган идең. Догаларым, рәхмәтләрем рухыңа барып ирешсен», – дип язып калдырган Рәхилә исемле ханым.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 декабрь 2022
    Исемсез
    Догада булайык дустар ! Мэсеткэ барзым ! Хэйер салдым ! Арвахтарга , . Эльмира. Наиль кызын да искэ алдым ! Сауаплары насип булсын ! Амин !
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100