Армиядә хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов Төмән колониясендә утырачак
Төмән егете Рамил Шәмсетдинов берничә көн бергә каравылда торган кешеләрне атып үтерде.
Байкал аръягында хәрби частьтә сигез кешене атып үтергән, ике кешене яралаган Төмән егете Рамил Шәмсетдинов җәза вакытында Төмәндә икенче номерлы төзәтү колониясендә утырачак. Аны шунда илткәннәр. Бу турыда ТАСС агентлыгына Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев әйткән.
21 гыйнварда суд рядовой Рамил Шәмсетдиновны 24 ел 6 айга каты режимлы колониягә ирегеннән мәхрүм итте. Ул мәрхүмнәрнең гаиләсенә гомуми күләме 9,8 млн сумлык компенсация түләргә тиеш.
Хөкем карарына өч апелляция шикаяте бирелде. Берсен зыян күрүчеләрнең адвокаты, икесен хөкем ителгән кешенең вәкиле бирде. 21 апрельдә апелляция хәрби суды аларны кире какты, хөкем карарын үз көчендә калдырды.
2019 елның 25 октябрендә Шәмсетдинов үзенең хәрби частендәге кешеләргә ата. Ул алар белән берничә көн каравылда торган. Атышта ике офицер, алты солдат һәлак булды, ике кеше имгәнә. Аннары Рамил Шәмсетдинов качмакчы була, тик аны тоткарлыйлар.
Шәмсетдинов сүзләренчә, ул уставта каралмаган мөнәсәбәтләр аркасында җинаять кылган. Каравылда вакытта аны бәдрәф чистарттырганнар, көч куллану белән янаганнар. Психиатрия экспертизасы аның үз аңында булуын ачыклады, диелә бу хәбәрдә.
- Рамил Шәмсетдинов Байкал аръягында армиядә хезмәттәшләрен үтерүдә гаебен таныган.
- Төмән егете Рамил Шәмсетдинов хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән
- Сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов үкенүен әйткән
- Татар егете сигез солдатны үтергән частьта устав үтәлешен тикшерәләр
- Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән солдатка җәза бирелде
- Сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны Казан адвокаты якларга әзер
- Хезмәттәшләрен атып үтергән солдат армиягә Татарстаннан киткән дигән хәбәр дөреслеккә туры килми
- Адвокат: Сигез кешене үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдинов өчен акчаны ялганчылар җыя
- Сигез кешене үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгардылар
- Армиядә хезмәттәшләрен үтергән Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары законлы дип табылды