Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән солдатка җәза бирелде

Тикшерүчеләр Рөстәм Мухатовның гамәлләре һәм Шәмсетдинов оештырган атышу арасында бәйләнеш тапмаган.

news_top_970_100
Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән солдатка җәза бирелде

Чита гарнизоны хәрби суды Байкал арты краенда Горный бистәсенең хәрби частендә вәкаләтләрне арттыру һәм хезмәттәшләрен җәберләү эше буенча срочник Рөстәм Мухатовны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте һәм 30 мең сум күләмендә штраф салды. Бу хакта РИА Новости яза.

Хөкем карары чыгарганда суд, Мухатовның гаебен тануын, зыян күрүчеләрдән гафу үтенүен һәм мораль зыянны түләвен исәпкә алды.

Мухатов сержант приказы буенча хезмәттәшләрен берничә сәгать буе физик күнегүләр ясарга мәҗбүр итүен, боксер перчаткасы киеп кыйнавын һәм Рамил Шәмсетдиновка тиешсез вакытта тәмәке тартырга чыккан өчен типкәнен сөйләгән иде.

Тикшерүчеләр Мухатовның бу гамәлләре һәм Шәмсетдинов оештырган атышу арасында бәйләнеш тапмаган. Дәүләт гаепләүчесе срочникны ике елга колония-поселениегә җибәрүне һәм 30 мең штраф түләтүне сорады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100