Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Адвокат: Сигез кешене үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдинов өчен акчаны ялганчылар җыя

Социаль челтәрләрдә Рамилне яклап акча җыю турында игъланнар таралды.

news_top_970_100
Адвокат: Сигез кешене үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдинов өчен акчаны ялганчылар җыя
https://pixabay.com

Байкал аръягында армиядә хезмәт иткәндә сигез кешене атып үтергән өчен хөкем ителүче Төмән егете Рамил Шәмсетдинов өчен акча җыю турында игълан — ялган. Бу турыда Шәмсетдиновны яклаучы Казан адвокаты сөйләгән. «Татар-информ» шул хакта хәбәр итте.

Адвокатлар Руслан Нагиев һәм Равил Тугушев икесе дә социаль челтәр кулланучыларга мөрәҗәгать итте. Алар Шәмсетдинов өчен акча җыючы ялганчылар — аферистлар булуын кисәтә. Видеомөрәҗәгать инстаграмда чыкты.

Аферистлар акча күчерү өчен карта реквизитларын да язып калдыра.

Солдатны яклаучылар ышандырганча, алар челтәрдә бернинди дә матди ярдәм җыймый, хөкем ителүче Рамил Шәмсетдинов өчен акча җыю дигән хәбәр — ялганчыларның гамәлләре.

Адвокат Нагиев «сак булырга, мошенниклар тозагына эләкмәскә өнди».

Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә Читадагы хәрби частьтә хезмәт иткән ике офицерны, алты хезмәттәшен атып үтергән һәм ике кешене яраланган. Егет үзе бу гамәлен хәрби частьтә уставта каралмаган мөнәсәбәтләр булу белән аңлата. Аңа «Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» һәм «Ике кешене үтерергә маташу» маддәләре буенча гаепләү белдерелгән. Эшне присяжныйлар коллегиясе карый.

Присяжныйлар бертавыштан Рамил Шәмсетдиновның Байкал аръягында хәрби хезмәттәшләрен үтерүдә гаепле, ләкин мәрхәмәткә хокуклы дип тапты. Бу хакта былтыр 28 декабрьдә РИА Новости хәбәр итте.

«Присяжныйлар бертавыштан срочник Шәмсетдиновны Байкал аръягы хәрби частендә ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерүдә һәм хезмәттәшләренә һөҗүм итүдә гаепле, әмма мәрхәмәткә хокуклы дип тапты», — диделәр судта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100