Забайкальеда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны Казан адвокаты якларга әзер

Казан адвокаты Руслан Нагиев Забайкальеда сигез хезмәттәшен атып үтергән Төмән егете Рамил Шәмсетдиновны якларга әзер. Бу турыда ул социаль челтәрдәге битендә язган, дип хәбәр итте "Татар-информ".
Хәзер аның коллегалары Равил Тугушев һәм Сәет-Мөхәммәд Чапанов Читага киткән. Алар Рамил Шәмсетдиновны яклау белән шөгыльләнәчәк.
Нагиев сүзләренчә, адвокатлар Рамилнең гамәлләре квалификациясен аффект халәтендә эшләнгән гамәлләр дип үзгәртер өчен тырыша.
"Суд практикасы күрсәткәнчә, солдатлар мондый гамәлләрне аффект халәтендә эшли. Безнең тактика шуңа нигезләнергә дә мөмкин. Хәзер минем коллегаларым Сәет-Мөхәммәд Чапанов һәм Равил Тугушев Читага китте инде. Алар Рамил белән очрашып, эш материаллары белән танышырга җыена", - дип сөйләгән Нагиев "Коммерсант" басмасына.

- Забайкальеда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов үкенүен әйткән
- Төмән егете Рамил Шәмсетдинов Забайкальеда хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән
- Забайкальеда хезмәттәшләрен атып үтергән солдат армиягә Татарстаннан киткән дигән хәбәр дөреслеккә туры килми