Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Армиядә хезмәттәшләрен үтергән Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары законлы дип табылды

Төмән егетен 24,5 елга колониягә озаталар.

news_top_970_100
Армиядә хезмәттәшләрен үтергән Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары законлы дип табылды
https://pixabay.com

21 апрельдә Апелляция буенча хәрби суд 24,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән солдат Рамил Шәмсетдиновка карата хөкем карарын законлы дип тапты. Рамил Шәмсетдинов Байкал аръягындагы хәрби частьтә хезмәттәшләрен атып үтергән өчен хөкем ителде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте

«Икенче көнчыгыш округ хәрби судының хөкем карарын үзгәрешсез калдырырга, апелляция дәгъваларын канәгатьләндермәскә», — дип карар чыгарган суд коллегиясе.

Шулай итеп, карар үз көченә керде һәм якын арада Рамил Шәмсетдиновны колониягә илтәчәкләр.

Чита шәһәрендә Икенче көнчыгыш округ хәрби суды 21 гыйнварда Рамил Шәмсетдиновны 24,5 елга каты режимлы колониягә хөкем итте, зыян күрүчеләрнең 9,8 миллион сумлык дәгъвасын канәгатьләндерде.

Гаепләү солдатны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Зыян күрүчеләр хөкем карарын йомшак дип тапты, алар егетне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне таләп иткән иде. Яклаучылар исә җәзаны йомшартуны сорады. Шуңа күрә ике як та Чита суды карарына кабат тикшерүне дәгъвалады.

Шәмсетдинов Читада СИЗОда утыра, ул суд утырышын видеоэлемтә аша тыңлады. Ул үзе чыгыш ясамады, үзенең вәкилләре аша гына аралашты, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100