Забайкальеда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов үкенүен әйткән

Забайкальеда хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән Төмән егете солдат-срочник Рамил Шәмсетдинов эшләгән гамәле өчен үкенүен әйткән. Рамилнең адвокаты Сәет-Мөхәммәт Чапанов ТАСС агентлыгына шул хакта сөйләгән.
"Ул дөрес күрсәтмәләр бирә, эшләгән эше өчен тулысынча үкенә", - дип әйткән Чапанов.
Рамил Шәмсетдинов хәзерге вакытта Чита шәһәрендә тикшерү изоляторында утыра. Аның янына әтисе дә килеп киткән. "Без аның белән элемтәдә торабыз. Якын арада Читага барырга җыенам", - дип сөйләгән Чапанов.

- Төмән егете Рамил Шәмсетдинов Забайкальеда хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән
- Забайкальеда хезмәттәшләрен атып үтергән солдат армиягә Татарстаннан киткән дигән хәбәр дөреслеккә туры килми