Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәмсетдинов Байкал аръягында армиядә хезмәттәшләрен үтерүдә гаебен таныган

Төмән егете Рамилгә карата җинаять эшен присяжныйлар тыңлаячак.

news_top_970_100
Рамил Шәмсетдинов Байкал аръягында армиядә хезмәттәшләрен үтерүдә гаебен таныган
https://pixabay.com

Россия Тикшерү комитетының Көнчыгыш хәрби округы буенча хәрби тикшерү идарәсе рядовой Рамил Шәмсетдиновка карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Ул «аеруча куркыныч ысул белән ике яки аннан да күбрәк кешене үтерүдә», «аеруча куркыныч ысул белән ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә маташуда» гаепләнә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, «2019 елның 25 октябрендә Шәмсетдиновта АК-74М автоматы була. Ул подразделение хәрбиләре белән бергә дежур сменаны әзерли торган комплекс территориясенә килә. Биредә 30 патроны булган 4 магазин ала. Аннары ул хезмәттәшләренә АК-74М автоматыннан ата. Шәмсетдинов корбаннарының башына, күкрәгенә һәм аркасына төбәп ата. Бер магазины беткәч, икенчесен куя һәм атуын дәвам итә. Шәмсетдинов хезмәттәшләрен тикшерә, яраланганнарын тапкач, тагын ата. Шулай итеп 8 хәрби хезмәткәрне яралап үтерә, тагын ике кеше сәламәтлегенә төрле авырлыктагы зыян китерә».

Тикшерү барышында Шәмсетдиновка психиатрия экспертизасы ясыйлар. Комиссия анда психик тайпылышлар, акыл зәгыйфьлеге, башка психик авырулары булмавын ачыклый.

«Рамил Шәмсетдинов гаебен таныды, ул җинаятьләре турында тәфсилләп сөйләде, урында күрсәтмәләр белән раслады», диелә бу хәбәрдә.

Рамил Шәмсетдиновның эше Икенче Көнчыгыш өлкә хәрби судына тапшырылган, аны присяжныйлар коллегиясе караячак. Бу хакта суд сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Эшнең килү датасы — 17 сентябрь. Хөкемдар — Антонов Антон Григорьевич. Эш присяжныйлар катнашында карала», — диелә җомга көнне Читадагы Икенче Көнчыгыш өлкә хәрби суды сайтында бастырылган эш карточкасында.

Шәмсетдиновның өч адвокаты булу күрсәтелә: Руслан Нагиев, Равил Тугушев һәм Лев Асауленко, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100