Забайкальеда хезмәттәшләрен атып үтергән солдат армиягә Татарстаннан киткән дигән хәбәр дөреслеккә туры килми

25 октябрьдә Забайкальеда урнашкан хәрби частьтә сигез солдатны атып үтергән Рамил Шәмсетдинов армиягә Татарстаннан чакырылмаган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына военкоматта чыганагы сөйләде.
Бүген матбугат чаралары Рамил Шәмсетдинов армиягә Татарстанның Нурлат районыннан чакырылган дигән хәбәр таратты.
"Бу егет армиягә безнең республикадан чакырылмады. Ул илнең башка төбәгендә яшәгән һәм армиягә дә шуннан киткән", - диде агентлык чыганагы.
- 25 октябрьдә Забайкалье өлкәсенең Горный шәһәрендә урнашкан хәрби частьта фаҗига булды. Җиде кеше урында ук, тагын бер кеше хастаханәдә үлде. Төмән егете Рамил Шәмсетдинов Забайкальеда хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән, дип хәбәр иткән идек.