Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар егете сигез солдатны үтергән частьта устав үтәлешен тикшерәләр

«Хәрби хезмәткәрләр арасында устав кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча эштә Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүче дип табылган.

news_top_970_100
Татар егете сигез солдатны үтергән частьта устав үтәлешен тикшерәләр
https://pixabay.com/

Байкал аръягында хәрби частьта хезмәт итүче Рамил Шәмсетдинов сигез хезмәттәшен атып үтергәннән соң, частьта уставка туры килмәгән мөнәсәбәтләр турында җинаять эше ачылган. Бу турыда Рамилнең адвокаты Руслан Нагиевка сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итте.

«Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән частьта уставка туры килми торган мөнәсәбәтләр булу турындагы безнең версия хәзерге вакытта раслана. Моны җинаять эше ачылу раслый. Эш «Хәрби хезмәткәрләр арасында устав кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча ачылды. Әлеге эш буенча Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүче дип табылды», — дип әйткән Нагиев.

Адвокат сүзләренчә, ул Рамил белән очрашкан. Рамил хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләр турында сөйләгән. «Чыннан да, алар арасында уставка туры килми торган мөнәсәбәтләр булган. Шәмсетдиновны мораль яктан да, физик яктан да кимсеткәннәр», — дип әйткән адвокат.

25 октябрьдә кич белән Байкал аръягы өлкәсендә хәрби частьта Рамил Шәмсетдинов исемле солдат-срочник хезмәттәшләрен атып үтергән. Ул Төмән өлкәсенең Вагай авылында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре гаиләсендә туган. Бу турыда Вагай районы администрациясендә эшләр белән идарәче Елена Шаргина сүзләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Төмән егете Рамил Шәмсетдинов Байкал аръягында хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән

Байкал аръягында сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов үкенүен әйткән

Байкал аръягында хезмәттәшләрен атып үтергән солдат армиягә Татарстаннан киткән дигән хәбәр дөреслеккә туры килми

Байкал аръягында сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны Казан адвокаты якларга әзер

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100