Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булган. Бу турыда «Матбугат.ру» сайты хәбәр итте.
«Кайгылы хәбәр. Бүген иртән җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булган. Бу турыда Матбугат.руга баянчы Алмаз Рәхимов хәбәр итте. Эльмирага нибары 40 яшь иде. Туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз», – диелә хәбәрдә.
Эльмира Сөләйманова 1982 елның 5 февралендә Чаллыда туган, 16нчы мәктәптә укыган. 2012 елдан «Барс Рекордс» продюсерлык үзәгендә эшли башлый. 2018 елдан – Татарстанның атказанган артисткасы. Ире белән бергә ике бала – малай һәм кыз тәрбияләп үстерәләр иде.