Эльмира Сөләйманованың ничек вафат булуы билгеле
Эльмира Сөләйманова Чаллы шәһәрендә яши иде.

«Интертат» чыганаклары буенча, җырчының кичтән югары температурасы булган, шулай ук тавышы беткән. Эльмира Сөләйманова йокыда вакытта үлгән. Аңа нибары 40 яшь иде.
Ул Чаллының «Молодежное» зиратында җирләнәчәк.
Искәрмә: 9.44 сәгатьтә бу мәгълүматка төгәллек кертелде: җирләү иртәгә күчерелде, хушлашу әлегә 10.00 сәгатькә ниятләнгән.