“Яңа елга – яшәреп” марафонының яңа атнасы: Катнашучылар ябыга башлады, мунча бавырны чистартырга ярдәм итә
“Интертат”та #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафонының соңгы көннәре башланды. 24-26 декабрьгә табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova марафонда катнашучыларга яңа биремнәр әзерләде.
Табиб “Яңа елга – яшәреп” марафонында катнашучы җиде кешегә беренче биремнәрен 5 декабрьдә бирде. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, “Казан егетләре” төркеме солистлары һәм “Интертат” укучылары - Казаннан Зилә Мәүлина, Биектаудан Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова 26 декабрьгә кадәр сәламәт яшәү һәм дөрес туклану режимы белән таныша.
- Табиб Энҗе Кадыйрова. Тумышы белән Кукмара районыннан. 2013 елда елда Казан дәүләт медицина университетын кызыл диплом белән тәмамлый. 2014 елның августыннан җиденче балалар поликлиникасында һәм Республика клиник хастаханәсендә табиб булып эшли. Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина халыкара институты ассоциациясе әгъзасы. Энҗе Кадыйрова, төп квалификациясеннән тыш, иглорефлексотерапевт, гомеопат, гирудотерапевт белгечлегенә ия. 2016 елда натуропат һәм хаҗама серләренә төшенә. Хәзерге вакытта танылган акушер Гейл Харт курсларында укый.
Бу көннәр эчендә Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанованың кан басымым җайга салынган, 2 кг авырлыктан котыла алган ул. Зилә Мәүлинага да марафон яхшы тәэсир иткән. Ул төнлә йоклый башлаган һәм авырлыгы 2,5 килога кимегән.
Марафончылар белән эчәклек темасы буенча без дүрт дәрес үттек. Хәзер бавырны чистарту темасына күчәбез. Бавыр чистартуның төрле ысуллары бар, алар күп төрле. Кемнәрдер табигый, башка берәүләр дарулар куллана. Теоретик яктан без ашаган барлык ризык, сулаган һава беренче чиратта бавыр аша килә.
- Бавыр - умырткалылар организмында үт сыеклыгы бүлеп чыгара һәм матдәләр алмашуга бәйле кайбер процессларны башкара торган эчке орган. Бавыр диафрагма астында, ашказанының уң ягында урнашкан. Бавырда иң еш очрый торган авырулар – цирроз һәм төрле гепатитлар. Гепатит – ул бавырның ялкынсынуы. Бүгенге көндә вируслы гепатитның алты төре: А, B, C, D, E һәм G билгеле. Эчәклек (А,Е) һәм парентераль (В, С, В, F) гепатитлары була. Дөньяда 600 миллионнан артык кеше В һәм С хроник гепатитларыннан интегә. Саклану чаралары: кайнамаган су эчмәү, яшелчә һәм җиләк-җимешне яхшылап юып ашау, ризыкны яхшылап пешерү.
Хроник бронхит, гайморит, тонзиллит, ларингит, полиартрит, артроз, артрит булганда мунча керү уңай нәтиҗәләр бирә. Мунча үзәк нерв системасына, буыннарга да яхшы йогынты ясый һәм матдәләр алмашын яхшырта. Мунчада вакытта организмнан натрий хлориды тозлары, органик булмаган фосфор һәм азотсыман матдәләр чыгарга мөмкин. Бөерләр авыртканда да дәвалану максатында мунчага керергә киңәш итәләр, - диде Энҗе Кадыйрова.
Мунчага керер алдыннан чиста чишмә суы эчәргә кирәк. Су эчкәннән соң үзегезгә туры килгән температураны сайлап алыгыз. Утын белән ягылган, авыл мунчасы иң яхшысы. Тик мунчаның дымлылыгы хакында истә тотарга кирәк. Ул артык югары булмаска тиеш, чөнки организмга авыр булачак. Аеруча, йөрәк авырулары белән интегүчеләргә.
Суга чыланмыйча гына ләүкәдә җылынып утырырга кирәк. Тир чыга башлаганчы утыру файдага булачак. Шуны истә тотыгыз: мунчага керү белән баш киеме кияргә киңәш ителә. Мунчада кию өчен кибетләрдә махсус баш киемнәре сатыла, аларны кулланырга була. Алай эшләгәндә эссе һаваны җиңел кичерергә мөмкин, шулай ук организмнан тиз арада токсиннар чыгачак. Кан тамырлары системасына да артык авырлык килмәс.
Табигый мунчала гына кулланыгыз, ул юкәнеке булса яхшырак. Шулай ук чабынганда да юкә миллеге кулланырга була. Ул баш авыртуын баса, бронхларны киңәйтә һәм салкын тигәндә дәвалау үзлегенә ия.
Тәнне шампунь һәм гельләрдән башка гына юарга кирәк, чөнки алар токсиннар бүлеп чыгара. Тәнне кырык минут буе ышкып утырырга киңәш ителә. Шул очракта гына зарарлы токсиннардан котылырга мөмкин. Шуннан соң тәнгә майлар сөртергә киңәш ителә (зәйтүн, миндаль мае). Майлар тәнне кибүдән саклый.
Мунча кергәннән соң, бал белән яки дәвалау үзлекләренә ия булган үлән чәйләре эчү тәнгә сихәт бирә.
#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:
“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата
“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый
"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды
“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала
“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле
“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез
“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы
“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?
“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ашау файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта