Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрбиягә алынган балага ата-ана мирас бүлеп бирергә тиешме?

news_top_970_100
Тәрбиягә алынган балага ата-ана мирас бүлеп бирергә тиешме?
Салават Камалетдинов

Татарстан Диния нәзарәте сайтында тәрбиягә алынган балага мирас бүлү турында сорауга җавап биргәннәр.

Әссәламү галәйкүм! Уллыкка алу процедурасы төгәлләгән очракта, паспортка язылган балалар үги әниләре үлеменнән соң мираска ия була аламы?

Үә галәйкүм әссәлам! Мирас бүлгәндә Ислам буенча бары кан туганнар гына исәпкә алына. Димәк, тәрбиягә алынган балалар, кыз булсынмы, малай булсынмы, ата-ананың үз баласына әверелми. Шунлыктан, мирас бүлгәндә, аларга өлеш тими.

Әмма мирас бүлгәннән соң, варислар тәрбиягә алынган ир яисә кыз туганнарына үз теләкләре белән өлеш чыгара ала. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәндә аять тә китерә:

(Шәригатьтә билгеләнгәнчә, мирастан өлеше булмаган) Туганнар белән ятимнәр һәм ярлылар (мирас) бүлешкәнгә шаһит булсалар, аларга да аннан (ни дә булса) бирегез һәм аларга (артыгын бирә алмаган өчен бәрәкәт догалары кушып йомшак,) яхшы сүз әйтегез (ул сүзләр битәрләү һәм рәнҗетүгә кайтып калмасын) (Ниса/8).

Ә Аллаһ яхшырак белә!

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100