Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суга чумып чыгу тәһарәтне алыштырамы?

news_top_970_100
Суга чумып чыгу тәһарәтне алыштырамы?
Владимир Васильев

Татарстан Диния нәзарәте сайтында төрле мәсьәләләр буенча фәтвалар чыга. 

Хәнәфи мәзһәбендә суга чумып чыгу тәһарәтне алыштыра, диләр. Бу дөресме? Мондый тәһарәт белән намаз уку ярыймы?

Үә галәйкүм әссәлам! Әйе, ният тәһарәтнең шарты түгел. Аллаһы Тәгалә болай дигән:

“И иман китерүчеләр! Намазга басарга әзерләнгән чагыгызда (әгәр тәһарәтле түгелсез икән) йөзләрегезне һәм терсәкләрегезгә кадәр кулларыгызны юыгыз, башларыгызны мәсех кылыгыз, аякларыгызны да тубыкларга кадәр (юыгыз)” (Маидә/6).

Күргәнегезчә, аятьтә юылырга тиешле барлык әгъзалар саналса да, ният турында сүз әйтелмәгән. Әмма тәһарәт алырга ният кылу, билгеле тәртиптә тән әгъзаларын юу Пәйгамбәребез (сгв) сөннәте булуын онытмаска кирәк. Кайбер мөселманнар сөннәт һәм башкарылуы мәҗбүри булмаган гамәлләрне бер рәткә куя, бу дөрес түгел. Сөннәтне башкармыйча, гел калдырып килгән кеше гөнаһлы була. Аллаһ безне бу ялгышулардан сакласын.

Сезнең сорауга килгәндә дә шул ук хәл: сезнең тәһарәтегез һәм шул тәһарәт белән укылган намазыгыз дөрес, әмма сөннәт турында да онытмагыз.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100