Суга чумып чыгу тәһарәтне алыштырамы?
Сөннәт һәм башкарылуы мәҗбүри булмаган гамәлләрне бер рәткә кую - дөрес түгел, дип аңлатыла фәтвада.
Татарстан Диния нәзарәте чыгарган фәтвада тәһарәтне суга чумып чыгу белән алмаштыру турында аңлатма бирелгән.
Әссәламү галәйкүм! Хәнәфи мәзһәбендә суга чумып чыгу тәһарәтне алыштыра, диләр. Бу дөресме? Мондый тәһарәт белән намаз уку ярыймы?
Үә галәйкүм әссәлам! Әйе, ният тәһарәтнең шарты түгел. Аллаһы Тәгалә болай дигән:
«И иман китерүчеләр! Намазга басарга әзерләнгән чагыгызда (әгәр тәһарәтле түгелсез икән) йөзләрегезне һәм терсәкләрегезгә кадәр кулларыгызны юыгыз, башларыгызны мәсех кылыгыз, аякларыгызны да тубыкларга кадәр (юыгыз)» (Маидә/6).
Күргәнегезчә, аятьтә юылырга тиешле барлык әгъзалар саналса да, ният турында сүз әйтелмәгән. Әмма тәһарәт алырга ният кылу, билгеле тәртиптә тән әгъзаларын юу Пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәте булуын онытмаска кирәк.
Кайбер мөселманнар сөннәт һәм башкарылуы мәҗбүри булмаган гамәлләрне бер рәткә куя, бу дөрес түгел. Сөннәтне башкармыйча, гел калдырып килгән кеше гөнаһлы була. Аллаһ безне бу ялгышулардан сакласын.
Сезнең сорауга килгәндә дә шул ук хәл: сезнең тәһарәтегез һәм шул тәһарәт белән укылган намазыгыз дөрес, әмма сөннәт турында да онытмагыз, дип аңлатыла бу фәтвада.
Татарстан Диния нәзарәте түбәндәге сораулар буенча фәтва чыгарган иде:
- «Әгузү билләһи мин әш-шәйтани-р-раҗим» (истигаза) гыйбарәсе турында аңлатма
- Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?
- Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?
- Намазны нәрсә боза?
- Кемнәр намаз укырга тиеш?
- Намаз укыганда Коръәнне кулда тотып, Китапка карап уку рөхсәт ителәме?
- Су хайваннары хәләлме?
- Нәҗес келәмгә эләксә, ничек чистартырга?
- Тәһарәт ала торган су нинди булырга тиеш?
- Мөселман кызларына кедалар, кроссовкилар киеп йөрергә ярыймы?
- Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?