news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сигез кешене үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгардылар

Армиядәге җинаяте өчен солдат 24 ел һәм алты айга каты режимлы колониягә озатыла.

news_top
Сигез кешене үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгардылар
https://pixabay.com

Чита шәһәрендә Икенче көнчыгыш хәрби суды солдат-срочник Рамил Шәмсетдиновны хезмәттәшләрен атып үтерүдә гаепле дип тапты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«24 ел һәм алты айга каты режимлы колониягә ирегеннән мәхрүм ителә», — дигән суд вәкиле хөкем карарын әйткәндә.

Рамил Шәмсетдинов шулай ук зыян күрүчеләргә компенсация түләргә тиеш. Дүрт кешенең һәрберсенә бер миллион ярым сум, ике кешегә һәрберсенә 1,3 миллион сум, бер кешегә 1,2 миллион сум.

Агентлык хәбәр иткәнчә, Шәмсетдинов хөкем карарын тыныч кына тыңлаган.

2019 елның 25 октябрендә Байкал аръягындагы хәрби частьтә Төмәннән килгән солдат Рамил Шәмсетдинов атыш оештырды. Биредә сигез кеше үлде, тагын ике кеше җитди яраланды. Рамил үз гамәлен хәрби частьтә «бабайлык һәм көч куллану» белән аңлаткан. Ул гаебен таный, психолого-психиатрия экспертизасы аны үз акылында дип таба.

Былтыр декабрь азагында присяжныйлар бертавыштан срочник Шәмсетдиновны «Байкал аръягы хәрби частендә ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерүдә һәм хезмәттәшләренә һөҗүм итүдә гаепле, әмма мәрхәмәткә хокуклы» дип тапкан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар