Сиңа явызлык кылган кеше белән үзеңне ничек тотарга?
«Яхшылык белән явызлык тиң түгел», диелә Фуссыйләт сүрәсендә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә киңәшләрен бирә.
Ул үзара дошманлашучы кешеләргә Фуссыйләт сүрәсенең 34 нче аятен китерә.
«Яхшылык белән явызлык тиң түгел. Син (кайбер дошманнарыңнан күргән явыз мөгамәләне күрмәмешкә салышып) иң яхшы мөгамәлә белән кайтар, шулвакыт сиңа дошман булган кеше гүяки шәфкатьле бер дус (булыр)», — дип яза хәзрәт.
Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:
- Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?
- Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?
- Намазны нәрсә боза?
- Кемнәр намаз укырга тиеш?
- Намаз укыганда Коръәнне кулда тотып, Китапка карап уку рөхсәт ителәме?
- Нәҗес келәмгә эләксә, ничек чистартырга?
- Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?
- Тәһарәт ала торган су нинди булырга тиеш?
- Мөселман кызларына кедалар, кроссовкилар киеп йөрергә ярыймы?
- Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?