Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күз тиюдән ничек сакланырга?

«Күз тию бар, ул бик начар әйбер», — ди хәзрәт.

news_top_970_100
Күз тиюдән ничек сакланырга?
https://pixabay.com

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин күз тиюдән саклану өчен киңәшләрен бирде. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.

«Чыннан да күз тию бар ул. Без үзебез дә сизмичә, иң якын дусларыбыз, балаларыбыз, оныкларыбыз һәм башкаларга күз тидерә алабыз. Матур әйбер күргәч, „Сөбханалла“ дияргә кирәк. „Сөбханалла, оныгым йөри башлаган“, „Сөбханалла, бигрәк матур яза“. Эш булса да, бизнес булса, шулай диегез. Әгәр нидер булуын сизсәгез, бар әйбер дә кулдан киткән кебек булса, бу күз тигән сүз. Бу очракта сакланырга кирәк. Һәрвакыт Тәһарәт булырга тиеш», — ди ул,

Хәзрәт иртән укый торган догаларны видеода әйтеп күрсәтә. Йөз тапкыр әйтелә торган сүзләре язып алырга тәкъдим итә. 

«Биш сүрә укып, үзегезне өшкерегез», — ди хәзрәт һәм санап китә. «Фатиха» сүрәсен өч тапкыр укыгыз, «Аятел көрси»не бер тапкыр укыгыз. Аннары «Көлхуаллаһу», «Фәләк» һәм «Нәс» сүрәләрен өчәр тапкыр укырга кирәк. Шуннан соң хәзрәт үзеңне өшкереп җибәрергә киңәш итә.

Ул мондый әйберләргә ышанмаган кешеләргә дә мөрәҗәгать итә. «Сез өшкереп карагыз әле. Әгәр булып чыкмаса, безгә мөрәҗәгать итегез. Мәчеттә өшкерербез. Күз тию бар, ул бик начар әйбер», — ди хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100