news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өзелгән гомерләр: 2025 елда кемнәрне югалттык...

Дөнья шулай корылган: кеше гомерләре тигез түгел. Картлыгын каршы алып, озын гомерле итеп яратылганнар да, вакытсыз яшьли «китүчеләр» дә була. Быел да арабыздан китеп барган шәхесләр турында яман хәбәрләр ишетергә туры килде. Алар арасында татар җәмәгатьчелеге өчен күренекле затлар да бар.

news_top
Өзелгән гомерләр: 2025 елда кемнәрне югалттык...
Дизайн - Светлана Щеглова

«Интертат» газетасы, 2025 елда бакыйлыкка күчеп, ел дәвамында без үлемнәре турында хәбәр җиткереп барган кешеләрне барлады.

ГЫЙНВАР

3 гыйнвар

Казанда чаңгыда шуарга чыгып киткән җиреннән хәбәрсез югалган шагыйрь, КФУ нәшриятында корректор булып эшләгән Рөстәм Әүбакировның үлеме билгеле булды.

Ул Гаврилов урамы тирәсендә Казансу буйлап чаңгыда йөрергә чыга. Якынча версия буенча, ир-ат кар астындагы чокырлы, кар каплап киткән урынны чамалый алмыйча, юка боз астына төшеп китә. Бер атна узгач, 44 яшьлек ир-ат мәетен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы коткару отряды водолазлары өченче транспорт дамбасының түбәнге күпере тирәсендә табып ала.

6 гыйнвар

Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Салисә Гәрәева вафат булды.

Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәева Минзәләдә картлар йортында булганда, «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова аның янында булып кайткан иде.

9 гыйнвар

Татар эстрадасына бик күп популяр җырлар биргән талантлы композитор Габдразак Миңгалиев вафат булды.

Фото: © социаль челтәрләр

Габдразак Мингалиев 1960 елның 10 апрелендә ТАССРның Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында туа. 1980 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында хор-дирижерлык бүлегендә укый. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, «Татар җыры» фестивале лауреаты.

11 гыйнвар

Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина вафат булды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Нәҗибә Әхмәтнур кызы 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туып үскән, Карман мәктәбен тәмамлаган. 1967 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, 1972 елда кулына диплом алып, хезмәт юлын башлаган.

Без аның «Таң кошы», «Кан хәтере», «Өтерләр юк йөрәк тибешендә», «Мәсәл вә мәсьәлә», «Каеннар ник кара таплы» дигән китапларын беләбез. Шулай ук, Нәҗибә Әхматнур кызы балалар өчен дә бик күп язды, аның «Кош теле», «Мәче фәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплары нәниләргә зур бүләк булды.

21 гыйнвар

Танылган фотохәбәрче, ТАССРның һәм РФның атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе Наил ага Курамшин вафат.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Галиның архивыннан

Фотожурналист, ТАССРның, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре (1981, 1998) Наил Сафатдин улы Курамшин 1942 елның 3 февралендә Буа шәһәрендә туган.

ФЕВРАЛЬ

22 февраль

Татарстанның элекке Премьер-министры урынбасары, Иҗтимагый палатаның элекке рәисе Илгиз Хәйруллин вафат. Илгиз агага 85 яшь иде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Илгиз Хәйруллин 1940 елның 2 гыйнварында туган. 1964 елда Казан дәүләт педагогика институтында укытучы белемен ала. 1982 елда телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР дәүләт комитеты рәисе була, аны 10 ел дәвамында җитәкли. Ул елларда шулай ук ТР Журналистлар берлеге идарәсенә җитәкчелек итә. 1992 елда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы, ә аннары урынбасары була. 2004-2015 елларда «Зенит» банкының идарә рәисе киңәшчесе булып эшли. Шулай ук 2005-2006 елларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ә 2006-2013 елларда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе була.

МАРТ

13 март

Мәшһүр композитор Софья Гобәйдуллина вафат булуы турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Аңа 93 яшь иде. Ул 1991 елдан бирле Германиядә яши иде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«София Әсгать кызы Гобәйдуллина вафат булу турында ишеттек. Бу хәбәр безне тетрәндерде. София Әсгать кызы – ул үзе бер чор иде. Заманның атаклы композиторы һәм күренекле шәхси сыйфатларга ия булган кеше. Ул безнең хәтердә иҗатка бирелгәнлек, танып беленмәгән нәрсәләрнең асылына төшенергә омтылучанлык, намуслылык, дөньяга һәм кешеләргә игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәт үрнәге булып калачак», – дип белдергән Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.

Билгеле булганча, Казанда Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге эшли. Ул күренекле композиторның балачагы һәм яшьлеге узган йортта урнашкан.

Сания (София) Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә туган. Әнисе – Феодосия Федоровна Елхова, әтисе – Әсгать Мәсгут улы Гобәйдуллин. Әсгать Гобәйдуллин – күренекле Гобәйдуллиннар нәселеннән.

АПРЕЛЬ

10 апрель

«Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесенең яңалыклар хезмәте продюсеры, танылган журналист Радик Фәрхуллин вафат булды.

Ул 50 яшьлеген каршылый алмыйча, 49 яшендә яман чирдән бакыйлыкка китеп барды.

Радик Нурислам улы – Татарстан Республикасының яңа спутник телевидениесе нигезендә торган телевизион хезмәткәрләрнең берсе. Телевидениедә 25 ел эшләү дәверендә ул телевизион журналистикада чын профессионал, «ТНВ» медиахолдингының кыйммәтле кадрына әверелде. Ул аңа 22 ел гомерен багышлады.

Радик Фәрхуллин «Новости Татарстана» мәгълүмати программасының корреспонденты һәм алып баручысы булып эшләде. Мәгълүмати сюжетлар, зур аналитик материаллар, шулай ук журналист тикшерүләре дә кулыннан килә иде. Радик Нурислам улы Президент пулы, шулай ук ТР Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советының махсус хәбәрчеләре составында эшләде.

10 апрель

Татар матбугаты өчен сканворд һәм кроссвордлар ясау остасы булып танылган Рәис Шаһи вафат. Аңа 70 яшь булган.

Фото: © «Матбугат.ру» телеграм-каналыннан алынды

Рәис Госман улы Шаһиев (Шаһи) 1954 елның 5 июлендә Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында физика-математика укытучысы һәм үзешчән рәссам гаиләсендә беренче бала булып туа.

Хәрби хезмәттә булып кайткач, Чаллы шәһәр төзелеш идарәсендә, «Шәһри Чаллы» («Чулман-Идел») газетасында, «Аргамак», «Мәйдан» журналларында эшли, «КамАЗ» газета-китап нәшриятында төрле вазифалар башкара.

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Чаллыда яши. 2 ел элек йөрәгенә кардиостимулятор куелган булган.

18 апрель

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Марсель Әхмәтҗанов (1939-2025) вафат.

Марсель Ибраһим улы татар әдәбияты текстологиясе, археография, әдәбият белеме буенча хезмәтләре белән танылды. 100дән артык гыйльми һәм гыйльми-популяр хезмәт авторы. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2013).

Археограф буларак төрле төбәкләргә экспедицияләрдә 700дән артык татар авылында булып өлгерә. Аның тарафыннан 3500дән артык китап, 1500 тарихи документ өйрәнелә. Шәҗәрәләрне төрле яклап өйрәнеп, ул татар халкының этник тарихы хакында бик күп мәкалә һәм китап бастырып чыгара. Аның татар әдәбияты тарихына, шәҗәрәләргә, текстологиягә кагылышлы 20дән артык китабы, 1000нән артык фәнни, фәнни-популяр, публицистик характердагы мәкаләсе бар.

27 апрель

Уфада Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты – легенда, Башкорт драма театрының тулы бер чорны гәүдәләндергән танылган актеры Фидан Гафаров вафат булды. Аңа 77 яшь иде.

Фото: © «Татар-информ»

«Һәр кешенең иҗатта ниндидер үз, туган һәм якын нәрсәсе бар. Минем өчен бу – һәрвакыт Фидан Гафаров башкаруында «Кышкы романс» җыры булды. Хәтерлим әле, балачакта, иртән радиодан Фидан Гафаров җырлаганда, әни һәрвакыт тавышын катырак ачуны сорый иде», – дип уртаклашкан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

29 апрель

Күренекле татар шагыйрәсе Клара Булатова вафат булды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шагыйрә Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.

1965-1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам итә. Университетны тәмамлаганнан соң, К.Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы булып эшкә килә. Гомеренең 40 елдан артыгын ул балалар укытуга багышлый.

Клара Булатова – дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Шагыйрәнең күп кенә лирик шигырьләренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан музыка язылган. К.Булатова – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

МАЙ

3 май

Күренекле музыкант һәм дирижер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй вафат. Дирижерга 82 яшь иде.

Рөстәм Ибраһим улы Үтәй – дирижер, скрипкачы, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Рөстәм әфәнде 1962 елда Казан музыка училищесын тәмамлый, Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы музыка мәктәбендә укыта, музыкант буларак чыгышлар ясый, төрле оркестрлар белән эш итә.

1973 елда Казан дәүләт консерваториясенең скрипка бүлеген тәмамлый, ә 1977 елда шул ук уку йортында опера-симфоник дирижерлык буенча икенче белгечлек ала.

1978 елдан 1983 елга кадәр М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры дирижеры булып эшли. 1983 елдан Казан музыка училищесында укыта. 1990 елдан Татарстанның Дәүләт эстрада-симфоник оркестрының җитәкчесе булып эшли башлый.

23 май

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәп иҗат итүче тарихчы, тарихи китаплар авторы, җәмәгать эшлеклесе, Бәләбәй татар гимназиясен оештыручы һәм беренче директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов вафат булды.

Фото: © Нурмөхәммәт Хөсәеновның шәхси битеннән / https://vk.com/id131912198

Нурмөхәммәт Хөсәенов 1954 елның 31 августында Бишбүләк районы Мәнәвез-Мәскәү авылында туган. Казан дәүләт университетында укыган. 1989 елдан Бәләбәйның 17 нче мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 1994 елдан – Бәләбәй гимназиясе директоры. Бәләбәйдә татар мәктәбе ачу, татарча укыту турында ялкынлы чыгышлар ясый. 1995 елдан гимназия үз бинасына ия була. Бу – Татарстаннан читтә ачылган беренче татар гимназиясе.

2023 елда «Интертат» журналисты белән әңгәмәсендә ул: «Бәләбәйдә татар гимназиясе булдырмас өчен, түрәләр нык тырышты», – дигән иде.

ИЮНЬ

10 июнь

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин төркемендә биюче егет Азамат Заһиров вафат булды. Ул туган авылы – Башкортстанның Борай авылында булган. Биюче какы ашап агуланган һәм комага киткән, кире аңына килә алмаган. Кайгылы хәбәр белән Ришат Төхвәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә уртаклашты.

Фото: © Азамат Заһировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Бүген безнең йөрәкләребез авыртудан өзелә. Коллегабыз, дустыбыз, талантлы биюче Азамат вафат. Күптән түгел ул үзенең туган ягы – Борай авылына кайтып киткән иде, анда туганнарына булышкан, бакчада эшләгән. Ул урамда какы җыйган, ә якында гына урнашкан колхоз үз кырларын төрле химикатлар белән эшкәрткән булган. Җил әлеге химикатларны төрле якка таратып, барлык үләннәр дә агулы булган...» – дип сөйләгән иде Ришат Төхвәтуллин.

13 июнь

13 июньдә Татарстанның Әгерҗе районының элеккеге башлыгы Нурулла Баһрамов вафат булды. Аңа 82 яшь иде.

Фото: © Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Нурулла Баһрамов 1942 елның 14 октябрендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында крестьян гаиләсендә туа.

Ул 1965 елда Максим Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, ТАССРның Алабуга районы «Кама» хуҗалыгында баш агроном булып эшли башлый. 1971 елда «Азинский» совхозын җитәкли, ә 1976 елдан Алабуга районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифасын башкара. Дүрт елдан соң аны халык депутатларының Алабуга район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар.

1984 елда Баһрамовны ТАССРның Әгерҗе районына күчерәләр. Башта ул КПССның район комитеты беренче секретаре була, ә 1991 елда Әгерҗе районы хакимиятен җитәкли. 1994 елдан Чаллы, Менделеевск, Тукай районнарында предприятие һәм оешма җитәкчесе вазифаларын башкара.

15 июнь

Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, фән кандидаты, тел һәм тарих белгече, уку әсбаплары авторы, «Татар теленең язма корпусы» проекты авторларының берсе Тәүзих Ибраһимов вафат булды.

Тәүзих Ибраһим улы Ибраһимов 1938 елның 23 октябрендә туа. 1971 елның 26 мартында «Татар әдәби телендә иҗекләр барлыкка килү һәм аларның тезмәләре структурасын өйрәнү» темасына диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән дәрәҗәле исем ала. Галим татар сүзләренең структурасын тикшерә, аның эшләнмәләре нигезендә татар телен цифрлаштыру методлары эшләнә.

18 июнь

Әлмәт татар дәүләт драма театрының легендасы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев вафат.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Камил Вәлиев 1942 елның 20 сентябрендә Башкортстанның Кандра районы Түбән Сәрдек авылында туа. ТАССРның атказанган артисты (1973), ТАССРның халык артисты (1979), РСФСРның атказанган артисты (1984). Р.Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты (2002). Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан «Ел актеры» премиясе лауреаты (2008).

20 июнь

20 июньдә 62 яшендә күренекле тарихчы Рамил Хәйретдинов вафат булды.

Фото: © media.kpfu.ru

Профессор, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган, үзенең бөтен һөнәри тормышын тарихи-мәдәни мирасны өйрәнүгә һәм саклауга багышлаган.

Карьерасын Татарстан тарих һәм мәдәният һәйкәлләре җыентыгы бүлегендә башлый, соңрак Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтында эшли. Ул шулай ук «Казан Кремле» музей-тыюлыгын җитәкләде һәм Татарстанның ономастика советын җитәкләде, республиканың барлык муниципаль районнарының диярлек гербларын һәм символикасын эшләүдә катнашты.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтын ул 2013 елда җитәкләде. Әмма 2024 елда тикшерүгә эләгә.

23 июнь

23 июньдә 76 яшендә Башкортстанның атказанган укытучысы һәм язучы Камил Фазлый (Камил Фазлетдинов) вафат булды.

Камил Фазлый (Камил Нәҗми улы Фазлетдинов) 1949 елның 15 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуыш авылында туа. 1975 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, озак еллар туган авылында балалар укыта, ә 1983-1994 елларда мәктәп директоры була.

К.Фазлый – Башкортстанның атказанган укытучысы (2005), Башкортстанның мәгариф алдынгысы (1994). «Россиянең иң яхшы укытучылары» конкурсында җиңеп, Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек була. Бик күп премияләр лауреаты.

Беренче шигыре 1963 елда, 7 нче сыйныфта укыганда ук дөнья күрә. Шуннан бирле әдәби иҗаттан, публицистикадан аерылмый. Әсәрләре Башкортстан һәм Татарстанның матбугат басмаларында даими басылып тора. Нигездә, сатира-юмор жанрында иҗат итә.

ИЮЛЬ

19 июль

Татарстанның халык артисткасы Резеда Шәрәфиева вафат.

Резеда Шәрәфиеваның соңгы елларда каты авырганы билгеле. Аңа 59 яшь иде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Резидә Дамир кызы Шәрәфиева (1966) – Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында туып, 4 балалы гаиләдә тәрбияләнгән (апасы – Дилбәр, абыйлары – Илһам, Илдар) һәм балалар бакчасыннан ук музыка белән кызыксына башлаган. 1985 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлый һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Аннары Казанда рәссам-бизәүче белгечлеге ала, витриналар бизи, шул ук вакытта җыр сәнгатенә кызыга.

«Сердәш» ансамблендә чыгыш ясый, Чаллы һәм Казан мәдәни учреждениеләрендә эшләп, 2001 елдан Казан филармониясе солисты була. Озак еллар дәвамында татар эстрадасында хезмәт итә, популярлык казана.

23 июль

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель, контрабас һәм арфа кафедрасы профессоры Камил Монасыйпов вафат булды.

Фото: © Казан консерваториясенең социаль челтәре

Камил Хәмит улы Монасыйпов – Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.

29 июль

Бөтен гомерен халык театрларын үстерүгә һәм саклап калуга юнәлдергән шәхес, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Зиннәт улы Саттаров вафат булды. Камил Саттаровка 89 яшь иде.

Фото: © ТР Театр әһелләре берлеге

Камил Саттаров турында заманында Туфан Миңнуллин: «Халык театрларының атасы!» – дигән, Хәй Вахит белән Аяз Гыйләҗев аны «халык театрларының профессоры» дип атаган. Аның театр мәктәбен 500дән артык кеше узып, алар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова, Әсхәт Хисмәтов, Хафиз Хамматуллин, филология фәннәре докторлары Фәрит Бәширов һәм Рамил Исламов та бар.

31 июль

Танылган биюче, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Фердинант Гыймадиев вафат.

Фото: © Гөлшат Гыймадиева архивыннан

«Без яраттык сине. Бөтен ансамбль исеменнән рәхмәт әйтәм. Татар хореографиясен югары дәрәҗәгә күтәрүең өчен рәхмәт! Син әйткәннәрне истә тотып бүген дә эшебезне алып барабыз», – дигән иде Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов Фердинанд Гыймадиевны озату мәрасимендә.

АВГУСТ

19 август

Татарстан архитекторлар берлегенең элеккеге рәисе һәм Чаллы архитектура идарәсенең элеккеге башлыгы Таһир Нуриев кинәт вафат булуы турында билгеле булды. Аңа 65 яшь булган.

Таһир Нуриев республиканың төп төзүчеләренең берсе иде. Ул Казан инженерлык-төзелеш институтын тәмамлаган (1986). Карьерасы дәвамында бөтен ил буйлап дистәләгән әһәмиятле проектны гамәлгә ашырган. Аның җитәкчелегендә биш торак квартал, күпсанлы иҗтимагый биналар һәм гидротехник корылмалар төзелгән.

25 август

Татарстанда гематология хезмәтен оештыручы Арыслан Әхмәдиев 70нче яшендә вафат булган.

Табиб 45 ел гомерен медицинага багышлый һәм шушы еллар дәвамында Республика клиник хастаханәсендә эшли. Ул 13 ел гематология бүлеген җитәкли, 16 ел Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары булып эшли. Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, билгеле бер вакытта Арыслан Әхмәдиев Республика клиник хастаханәсе стационарында бердәнбер табиб-гематолог була.

28 август

Татарстанда Казахлар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Сәгыйть Җаксыбаев вафат булган.

Фото: © Татарстан Халыклары ассамблеясе

1993 елдан 2007 елга кадәр ул республиканың Милли-мәдәни оешмалары ассоциациясен президент һәм совет рәисе сыйфатында җитәкли, шулай ук күп еллар дәвамында Ассамблея советы рәисе урынбасары вазифасын башкара.

СЕНТЯБРЬ

8 сентябрь

«Татар радиосы»нда күп еллар техник директор булып эшләгән Равил Һадиев инсульттан вафат булган.

Хезмәттәше Зөлфәт Зиннуров «Интертат» хәбәрчесенә әйтүенчә, Равил әфәнде узган атнаның пәнҗешәмбесеннән реанимациядә яткан, тик табиблар аны коткарып кала алмаган.

15 сентябрь

Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева вафат.

Флера Ганиева белән интервью быел чыккан иде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Флера Әкрам кызы Ганиева 1940 елның 25 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Шура авылында туа. 1958 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 1962 елда югары уку йортын тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. Казан дәүләт (соңрак федераль) университетында татар әдәбияты профессоры, 1992-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында проректор булып эшли.

30 сентябрь

«Казан утлары» ансамбле җитәкчесе, Әлфия Авзалованың сәхнәдәш дусты, Татарстанның атказанган артисты Кәрим Габидуллин вафат.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Кайгылы хәбәрне Әлфия Авзалованың кызы һәм аның исемендәге фонд президенты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова хәбәр итте.

«1 сәгать элек безнең кадерле дустыбыз, алыштыргысыз музыкант һәм «Казан утлары» ансамбле җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Кәрим (Кәлимулла) Габидуллин вафат булды. 9 сентябрьдә аның 80 яшьлек юбилее булган иде. Урыннарың оҗмахта булсын», – дип язган иде ул социаль челтәрләрдәге статусында.

ОКТЯБРЬ

9 октябрь

Танылган галимә, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, музыка белгече Гүзәл Сәйфуллина вафат.

Гүзәл Сәйфуллина 2013 елдан бирле Амстердамда яшәгән. Соңгы елларда ул авырган булган. Галимәне 13 октябрьдә Амстердамда җирләгәннәр.

Гүзәл Сәйфуллина Казан консерваториясендә укыганда ук дини музыка темасын колачлый башлаган. Сәнгать белгече буларак беренче хезмәте дә Коръән уку буенча башкарылган. Үзе тәмамлаган уку йортында, Татар теле һәм әдәбияты институтында эстетика һәм ислам мәдәнияты буенча лекцияләр укыган.

НОЯБРЬ

7 ноябрь

Татарстанның элекке урман хуҗалыгы министры, Россиянең атказанган урманчысы Әбүзәр Гаянов 90нчы яшендә вафат булды.

Гаянов җитәкчелегендә төбәк урман тармагының нәтиҗәле эше өчен мөһим хокукый база – Татарстан Республикасы урман кодексы булдырылды.

21 ноябрь

Танылган Уральск архитекторы, рәссам, туган якны өйрәнүче һәм публицист Рөстәм Вафеев Санкт-Петербургта 57нче яшендә вафат булган.

Рөстәм Вафеев шәһәрне актив яклаучы, талантлы тикшеренүче һәм туган якны өйрәнүче, Уральск тарихы һәм архитектурасы турында мәгълүмат туплаучы, шәһәрнең татар бистәсен һәм Тукайның Уральскида уздырган тормыш һәм иҗат чорын саклау өчен көрәшүче буларак билгеле.

26 ноябрь

Казанда Татарстан Конституциясен төзүчеләрнең берсе, Россия Фәннәр Академиясе академигы Борис Железнов вафат.

26 ноябрь

Чаллының күренекле педагогы, ТАССРның атказанган укытучысы һәм «КамАЗ төзелеше ударнигы» исемнәренә лаек булган Роза Әхәт кызы Закирова 89 яшендә вафат булган.

Аның һөнәри эшчәнлеге Октябрь Революциясе ордены һәм «Мактау билгесе» белән дә бәяләнгән.

Казан университетын тәмамлаган педагог үзенең хезмәт юлын Урта Азия республикаларында рус әдәбиятын укытудан башлый. 1971 елдан аның карьерасы Чаллы белән бәйләнә. Ул монда беренче төзелеп беткән 13 нче мәктәпне җитәкли, бу мәктәп аерым чорларда 3 меңгә кадәр укучыны кабул иткән.

1980 елда Роза Закирова инновацион 35 нче мәктәп директоры була.

ДЕКАБРЬ

Свердловск өлкәсендә милли-мәдәни оешма төзегән Сөфхәт Надыйров вафат.

Сөфхәт Лотфулла улының Мәҗит Гафури исемендәге татар-башкорт мәдәнияте төбәк җәмгыятен оештырып эшләтүе, Милләтара китапханәне булдыруда катнашуы, аның фондына йөзләгән бәһасез китаплар бүләк итүе, исәпсез-хисапсыз мәгърифәтчел чараларны оештыруы киләчәк буыннар өчен якты мирас, рухи нигез булып калачак.

3 декабрь

Чаллының Кама балалар медицина үзәге хирургы Лариса Сираева 48 яшендә вафат булган.

Лариса Сираева Кама балалар медицина үзәгендә 2013 елдан бирле эшләгән. Хирургия кораллары һәм эндоскопия кебек яңа технологияләр белән виртуозларча эш итеп, ул йөзләгән баланың гомерен саклап калган. Табиб сулыш юлларыннан чит әйберләрне алып ташлау кебек катлаулы операцияләр ясаган.

3 декабрь

Россия Ислам институтының филология һәм илне өйрәнү кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Тимур Шәйхуллин вафат булган. Озакка сузылган авырудан соң галимнең йөрәге тибүдән туктаган.

Фото: © Россия ислам институтының матбугат хезмәте

Тимур Шәйхуллин Көнчыгышны өйрәнү, арабистика һәм лингвистика өлкәсендә белгеч, галим һәм педагог иде.

11 декабрь

11 декабрьдә, көндезге өчләр тирәсендә, Түбән Каманың Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы 34 яшьлек Владислав Никишин һәм рульдә булган 65 яшьлек Анатолий Горбуновның бик куркыныч юл фаҗигасендә гомерләре өзелә.

Фото: © https://t.me/radmirbelyaev

Юл һәлакәте якынча Түбән Кама һәм Ширәмәт авылы арасында була. Chevrolet Niva коймага килеп кергән һәм каршы як полосага чыккан, аннары Sitrak йөк машинасына бәрелгән. Ир-атларның алган җәрәхәтләре исән калырлык булмый. «Интертат» халык өчен янып-көеп яшәгән авыл җирлеге башлыгы Владислав Никишин һәм авыл җирлеге советында тракторчы булып эшләгән, шулай ук, авыл белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә булышып йөргән Анатолий Горбунов турында якты истәлекләр барлады.

Түбән Каманың Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы фаҗигале һәлак булды: «Без ятим калдык...»

12 декабрь

Башкортстанда танылган журналист, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Илшат Иманголов фаҗигале рәвештә 54 яшендә вафат булган.

Фото: © Гөлнара Гыйлемханованың шәхси архивыннан

Юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән Илшат Иманголовның якты истәлегенә материал «Интертат»та дөнья күрде.

13 декабрь

Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрының иң өлкән актеры, Башкортстанның халык артисты Муллаян Суяргулов 91 яшендә вафат булган.

Фото: © Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры матбугат хезмәте

Ул комик артист буларак таныла. Беренче роле – «Ильич гомере» спектаклендәге Проня (Н.Ф. Погодин пьесасы буенча; 1959). Тамашачы аны Мукай («Җизнәкәй» Х.Ибраһимов), Сәлим («Башмагым»), Шәрифҗан («Тиле яшьлек» И.Абдуллин), Ябагаев («Айгөл иле»), Хөснулла («Асылъяр» М.Фәйзи), Бәдретдин («Көнләш, Америка, көнләш!» С.Я. Латыйпов һәм Х.Г. Фатыйхова), Терешко («Трибунал», А.Макаенок) һәм башка рольләре буенча хәтерли.

22 декабрь

Танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Котдус Хөснуллин вафат.

«Котдус Хөснуллин – Татарстанның музыкаль мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән күренекле композитор. Аның иҗади эшчәнлеге татар профессиональ музыка сәнгате традицияләре белән тыгыз бәйләнештә булды. Композитор үзенең фидакарь хезмәте белән милли музыка җәмәгатьчелеге арасында зур ихтирам казанды», – диелә.

23 декабрь

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе вафат. Бу хакта «Интертат»ка җырчының энесе Нурисламның кызы Миләүшә Гыйлемханова хәбәр итте. Фәния апага 96 яшь туласы булган. Ул соңгы елларда төпчек кызы Фирүзә гаиләсендә Тәтешледә яшәде.

Фото: © Фирүзә Ибәтуллинаның «ВКонтакте»дагы сәхифәсеннән

«Әбиебез бик матур гомер һәм күркәм картлык кичерде. Әле менә җәен генә урын өстенә калды. Сөйләшә алса да, соңгы вакытта иң якын кешеләрен генә таныды, ялгышкалады. Фирүзә апабыз бик карады инде әбиебезне. Бик күп югалтулар кичерсә дә, әби озын гомерле булды. Аллаһы Тәгалә аңа гомерне мулдан бирде. Алты баласының дүртесен җирләгән ана бит ул...» – дип уртаклашты Миләүшә.

23 декабрь

23 декабрь төнендә, Раҗәб аеның 3 нче көнендә, Россия Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның хәләл җефете, балаларының анасы Сания абыстай Габдүррәүф кызы вафат булды.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте, республиканың барлык имамнары һәм шәхсән үз исеменнән мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклашты:

«Сания абыстайны югалтудан кайгы ачысы кичергән гаиләсенә ныклык һәм сабырлык, ә мәрхүмәнең үзенә Раббыбыздан рәхмәтләр һәм җәннәтләр сорап дога кылам. Тәлгать хәзрәткә авыр хезмәт юлында гомер буе ышанычлы терәк булганы өчен, Сания абыстай Аллаһыбызның ризалыгына һәм рәхим-шәфкатенә ирешсен, урыны оҗмахта булсын, дип, чын күңелдән телим һәм дин кардәшләрне аның рухына дога кылырга чакырам. Амин».

Редакция әлеге язмага кертелгән һәм исемнәре кермәгән барлык мәрхүмнәрнең гаиләләре, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша! Бакыйлыкка күчкән барлык кардәшләребезнең, милләттәшләребезнең урыны оҗмахта булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар