news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда күренекле педагог Роза Закирова вафат булган

news_top

Чаллының күренекле педагогы, ТАССРның атказанган укытучысы һәм «КамАЗ төзелеше ударнигы» исемнәренә лаек булган Роза Әхәт кызы Закирова 89 яшендә вафат булган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы сайты яза.

Аның һөнәри эшчәнлеге Октябрь Революциясе ордены һәм «Мактау билгесе» белән дә бәяләнгән.

Казан университетын тәмамлаган педагог үзенең хезмәт юлын Урта Азия республикаларында рус әдәбиятын укытудан башлый. 1971 елдан аның карьерасы Чаллы белән бәйләнә. Ул монда беренче төзелеп беткән 13 нче мәктәпне җитәкли, бу мәктәп аерым чорларда 3 меңгә кадәр укучыны кабул иткән.

1980 елда Роза Закирова инновацион 35 нче мәктәп директоры була. Ул 2356 укучыга исәпләнгән, йөзү бассейны, телестудия һәм заманча уку остаханәләре белән җиһазландырылган СССРда беренче эксперименталь белем бирү оешмасы була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар