«Зыялылар белән тыгыз аралашты, барысын да белде» – Илгиз Хәйруллин вафат
Татарстанның элекке вице-премьеры, Иҗтимагый палата рәисе, Журналистлар союзы рәисе Илгиз Хәйруллин турында замандашлары истәлекләре белән уртаклаша.

Татарстанның элекке премьер-министры урынбасары, Иҗтимагый палатаның элекке рәисе Илгиз Хәйруллин вафат. Илгиз агага 85 яшь иде.
- Илгиз Хәйруллин 1940 елның 2 гыйнварында туган. 1964 елда Казан дәүләт педагогика институтында укытучы белемен ала. 1982 елда телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР дәүләт комитеты рәисе була, аны 10 ел дәвамында җитәкли. Ул елларда шулай ук ТР Журналистлар берлеге идарәсенә җитәкчелек итә.1992 елда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы, ә аннары урынбасары була. 2004-2015 елларда «Зенит» банкының идарә рәисе киңәшчесе булып эшли. Шулай ук 2005-2006 елларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ә 2006-2013 елларда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе була.
- «Мактау билгесе» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2009), ике медаль, «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем (1981), ТАССР паспорт-виза хезмәте Мактау грамотасы (1989), II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале (1997) һәм ТР Мактау грамотасына (1999) лаек була.

Фото: © «Татар информ» архивы
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Илгиз Хәйруллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Фото: © «Татар информ» архивы
«Илгиз Кәлимуллович вафат булуга бәйле рәвештә бик кайгырабыз. Ул гомерен туган республикасына хезмәт итүгә багышлады һәм һәрвакытта да чын күңелдән эш дип янып йөрде. Ул безнең күңелдә ярдәмчел һәм талантлы җитәкче булып калачак. Гаиләсенә бу зур югалтуны күтәрергә көч һәм сабырлык телим», – дигән Рөстәм Нургали улы.
***
«Хезмәттәшебезнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз һәм алар белән бергә кайгырабыз. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Иҗтимагый палата рәисе, Журналистлар берлеге идарәсе рәисе – бу талантлы оештыручы һәм ихлас күңелле кеше хезмәт куйган җаваплы вазифаларның тулы булмаган исемлеге. Аның хезмәтләре «Мактау билгесе» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале кебек Хөкүмәт бүләкләре белән хаклы рәвештә билгеләп үтелде», – дип ассызыклады Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Фото: © «Татар информ» архивы
«Ул журналистлар эшенең нечкәлекләрен аңлады, һәм бу – каләм әһелләре өчен олы бәхет булды»
«Әлбәттә, Илгиз Кәлимуллович турында иң якты хатирәләр миндә. Ул бик тә эшлекле кеше иде. Мин премьер-министр урынбасары булгач, нәкъ аның кабинетына кердем һәм дәвамчысы булдым, аның тәҗрибәсен һәм карашларын өйрәндем. Аның матур традицияләрен дәвам итәргә тырыштым. Һәрвакыт, моңарчы да аның белән элемтәдә эшләдем. Ул чын мәгънәсендә җитәкче булды. Ул журналистлар эшенең нечкәлекләрен аңлады, һәм бу – каләм әһелләре өчен олы бәхет булды. Бик яхшы медиаменеджер да булды, күпләр белән уртак тел тапты. Ул Татарстан Иҗтимагый палатасының беренче рәисе булды, һәм ул эшли башлаган вакытта, анда хәтта урындык та юк иде», – дип хатирәләрен уртаклашты ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Фото: © «Татар информ» архивы
«Миңа һәрвакыт хәерхаһлы булды. Һәр кешегә булыша торган кешелекле һәм кечелекле шәхес булды», – дип искә алды «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, танылган шагыйрь Ләбиб Лерон.

Фото: © «Татар информ» архивы
«Бик кайгылы хәбәр! Ул – бер дәвер шәхесе. Иҗади интеллигенциянең милли лидер булган авыр 1990 еллар дәвере. Ә Илгиз Кәлимуллович зыялылар белән тыгыз аралашты, барысын да белде, ярдәм итте, юнәлеш бирде. Ул республикабызның күп кенә иҗат әһелләре өчен таныш, якын кеше. Иң катлаулы елларда ул нәкъ менә шушы өлкәдә вице-премьер булды. Язучылар берлеге, Рәссамнар берлегендә тәүлекләр буе дәвам иткән съездлар дәвере иде бу, безнең Журналистлар берлеге дә калышмады. Дискуссияләр кайнады…
Минем өчен Илгиз Кәлимулла улы – якын кеше. Аның фатихасы белән 1995 елда Журналистлар берлеге съездында мине рәис итеп сайладылар. 1998 елда аның тәкъдиме белән мин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының генераль директоры булдым», – ди III-VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, 1989-1998 елларда «Молодежь Татарстана» газетасының баш мөхәррире, 1998-2004 елларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Римма Ратникова.
Илгиз Хәйруллин белән хушлашу Казанның А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә дүшәмбе, 24 февраль көнне узачак. Хушлашу мәрасиме 8:00 дә башлана, 9:00 дә митинг-хушлашу булачак. Илгиз Хәйруллинны шул ук көнне Арча зиратында җирләячәкләр.