news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Каманың Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы фаҗигале һәлак булды: «Без ятим калдык...»

Кичә, 11 декабрьдә, көндезге өчләр тирәсендә Түбән Каманың Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы 34 яшьлек Владислав Никишин һәм рульдә булган 65 яшьлек Анатолий Горбуновның бик куркыныч юл фаҗигасендә гомерләре өзелә. Шушы җирлеккә кергән авылларда яшәүчеләр өчен бу – бик олы хәсрәт, юкса «без ятим калдык...» диярләр идеме алар?!

news_top
Түбән Каманың Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы фаҗигале һәлак булды: «Без ятим калдык...»
Фото: © https://t.me/radmirbelyaev

Юл һәлакәте якынча Түбән Кама һәм Ширәмәт авылы арасында була. Chevrolet Niva коймага килеп кергән һәм каршы як полосага чыккан, аннары Sitrak йөк машинасына бәрелгән. Ир-атларның алган җәрәхәтләре исән калырлык булмый. «Интертат» халык өчен янып-көеп яшәгән авыл җирлеге башлыгы Владислав Никишин һәм авыл җирлеге советында тракторчы булып эшләгән, шулай ук, авыл белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә булышып йөргән Анатолий Горбунов турында якты истәлекләр барлады.

«Ул үзенең бөтен күңелен авыл тормышына бирде»

Мәрхүм ир-атларның икесен дә иртәгә соңгы юлга озатырга әзерләнәләр. Хушлашу мәрасиме 10.00 сәгатьтә авыл чиркәве янында узачак, дип хәбәр итте авылдашлары. Ике гаиләгә дә ярдәм йөзеннән акча җыела (язманың азагында реквизитлар күрсәтелгән). Никишиннар гаиләсе өчен акчаны Ширәмәттә яшәүче Альбина Насыйбуллина җыя. Аның белән элемтәгә кергәч, Владислав Никишин аңа туган тиешле кеше дә, шулай ук, бик якын мөгамәләдә булган гаилә дусты да булуын белдем.

Безнең кызлар бергә бассейнда йөзәләр, кече балаларыбыз бергә бакчага йөрделәр. Көн саен аралашабыз, бик тыгыз элемтәдә. Балаларыбызны көнгә 2 тапкыр бассейнга йөртәбез.

Владислав Иванович – һәр көнен безнең өчен генә, гаиләсе өчен генә яшәгән кеше. Ул үзенең бөтен күңелен авылга багышлады. Шушы җирлектә туган, шушы авылда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә белем алган. Классташы Татьянага өйләнеп, 2 бала үстерәләр. Кызлары Настя – перспективалы йөзүче. Ул кызының үсешен гел кайгыртты, – дип сөйли башлады Альбина ханым.

Фото: © Альбина Насыйбуллина җибәрде

Владислав Никишин тормыш иптәше Татьяна белән 2 бала тәрбияләп үстергән. Кызлары 2012 елгы – 7 нче сыйныфта укый, уллары 2018 елда туган – быел 1 нче сыйныфка кергән. Хатыны Татьяна мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы икән.

Альбина Насыйбуллина әйтүенчә, Владислав Никишин, бик перспективалы яшь белгеч булса да, элегрәк үзен башка оешмаларда сынап караган булса да, авырлыкларга карамастан, гомерен авыл җирлегенә багышларга ниятләгән. Кыр эшләре, төзелеш, көнкүреш сораулары – һәммәсе дә аның игътибар үзәгендә булган. «Туган җиргә кендеге бәйләнгән», – диләр андыйлар турында.

Ширәмәт авыл җирлеге белән 5 ел идарә итте. Быел сентябрьдә икенче срокка сайлап куелды. Ни өчен авылда калдымы? Ул һәрвакыт: «Зур оешмаларда эшләдем – өйдә булмадым, ә мин яшәргә, балалар ничек үскәнен күрергә телим», – диде.

Аның соңгы 2 елда яратып әйтә торган сүзе бар иде. «Башта, беренче бишьеллыкның башында, бераз ялгышрак эш иттем кебек: гел көнкүреш сорауларын гына хәл иттем, хәзер, бишьеллыкның азагына, мин, үземнән соң нинди эз калыр, миннән соң дәвам итүчегә эшләве ничек булыр, дип уйланам, шуңа өлеш кертергә телим», – ди иде. Авыр булып, талчыгып киткән вакытлары да булгандыр инде, чөнки ул срогын озайтмаска да уйлаган иде. Аннары барыбер сайлауда катнашырга ниятләде, чөнки үзеннән соң ниндидер нәтиҗәләр калуын теләде.

Үзара салым акчасы җыелып, төрле эшләр башкарылды. Аның башлангычларын халык гел хуп күрде. Зиратларны җыештырдык, койма тоттык, иске агачларны чыгардык. Быел эшләр төгәлләнде, ул ноябрьдә: «Бу – оешкан төстә соңгы өмә, алга таба һәркайсыгыз мөстәкыйль тәртиптә тотуны кайгыртырсыз», – дигән иде. Аның алдагы 5 елга планнары төзелеп куелган, ниятләре зурдан иде. Әле 1 ай элек кенә «язын шул-шул эшләр тора» дип, планнар корып утырдык, – дип күз яшьләре аша уртаклашты Альбина ханым.

Фото: © Владислав Никишинның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсеннән

«Кар күп, фонарь янмый, торба тишелде...» – дип кем генә язса да, яшен тизлегендә хәбәргә чыга иде»

Владислав Никишин әле 5 декабрьдә генә Мәскәүгә яшь аграрийлар форумына барган булган, анда яшь идарәчеләр бөтенроссия конкурсында катнашучыларны бүләкләгәннәр. Бу хакта ул «ВКонтакте» челтәрендә үз сәхифәсендә дә язган. «Бик җиңәсем килгән иде, бу юлы булмады, алга таба өйрәнермен, тырышырмын», – дип язган.

Җиңүче булмаса да, Альбина Насыйбуллина аның берничә мең кешедән 200 кешелек финалистлар исемлегенә эләккәнен әйтте.

Ул, авыл тормышы белән генә яшәп калмыйча, үзен шәхес буларак үстерүгә дә игътибар бирде. Беркемгә «юк» димәде, аңа шәхси очрашуларга ярсып, ачу белән килсәләр дә, аннан өмет, ышаныч белән китәләр иде. Гел бөтенесен җиренә җиткереп аңлата белде. Гаҗәп кеше иде ул: әйтик, тракторчы авырып китте, ди, күп итеп кар ява, ул үзе рульгә утырып, авыллар буйлап, кар чистартырга чыгып китә иде. Кирәк булса, теләсә нинди авыл хуҗалыгы техникасына утырып чыгып китә ала иде. Подрядчылар белән дә уртак тел тапты. Төзелеш эшләре дә әйбәт барды. Былтыр күпер җимерелеп, авария хәлендә дип әйтелгәч, әллә ни булышучы булмады, ул, үз башлангычы белән, авылның бер ягыннан икенче ягына йөрерлек итеп эшләтеп куйды. Ул гел элемтәдә – «кар күп, фонарь янмый, торба тишелде...» дип кем генә язса да, яшен тизлегендә хәбәргә чыга иде, җавапсыз калдырмады.

Фото: © Альбина Насыйбуллина җибәрде

Быел Бөек Ватан сугышында, хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнарга үзара салым акчасына һәйкәлләр төзеттек. Көздән үк махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә тагын бер һәйкәлгә урын хәстәрләп куелды. Без үзебезнең авыл группасында киләсе елда мәдәни-ял урыннарын ямьләндерү, төзекләндерү турында фикер алыштык. Ул һәр сорауга җаваплы карый, бернигә битараф түгел, һәркемнең теләген исәпкә ала, тыңлый иде.

Быел 1 июньдә, беренче тапкыр, аның инициативасы белән балалар Сабан туен үткәрдек. Бөтен балаларны балалар бакчасы янында җыйды, сценариен төзүгә кадәр үзеннән дә өлеш кертеп, спорт мәйданчыгында ярышларда, уеннарда да үзе катнашып, бөтен юнәлешләрдә актив булды. «Иң дус класс» конкурсында сәхнәгә чыгып, хәрби тематикага җыр да башкарды. Без ятим калдык, аның кебек кеше булмас инде ул. Иртәгә соңгы юлга озатачакбыз инде… – диде Альбина Насыйбуллина.

Фото: © Альбина Насыйбуллина җибәрде

«Кая гына карасак та, һәркайда – Владислав… Әле тәүлек тә узмаган, ә ул инде безгә һәркайда җитми...»

Владислав Никишин турында җылы сүзләрен Ширәмәт мәктәбе директоры Елена Перова да әйтте.

Владислав Иванович – минем укучым, гел максатына омтылучан, шук, тынгысыз малай иде, гел нәрсәдер эшләү иде уенда. Лидер булды, хәрәкәт, гамәл кешесе булды. Авыл җирлеге башлыгы буларак аның белән эшләве җиңел иде, аннан гел аңлау тойдык, ул кешеләр белән уртак тел таба белде.

Соңгы тапкыр бергә халыкны кабул иткәнне хәтерлим әле. Кешеләр бит төрле эмоцияләр, проблемалары белән килә, ә киткәндә, аннан канәгатьлек алып, тынычланып, проблемалары хәл ителәсенә ышанып китәләр. Ул һәркемгә ягымлы, җылы сүз таба белде, киңәшләрен бирә иде. Көн-төн эшләде, СВОда, Әфганстан, Чечняда хезмәт иткән хәрбиләр хөрмәтенә һәйкәл эшләнә башлаган иде. Әле беркөнне генә кайбер авылдашларның туган-үлгән вакытлары буенча белешмә сорады. Ул бөтен сорауларга күңелен бирә белде: гади бер сукмактан, берәр әбекәйгә ярдәмнән алып зиратны тәртипкә китерү һәм башка зур эшләргә кадәр. Һәркемнең хәл-әхвәлен белешеп торды, тәүлегенә 24 сәгать эшләде.

Кызы 7 нче класста, йөзү буенча спорт мастерына кандидат булып тора, уку алдынгысы. Улы 1 нче класска керде. Балаларының уңышларына бик сөенә иде. Кая алып барырга кирәк, гел йөртте. Балаларга авыр инде, андый игътибарлы, ягымлы, кайгыртучан әти җитмәячәк аларга.

Зур хәрефтән Молодец ул! Кая гына карасак та, һәркайда – Владислав… Әле тәүлек тә узмаган, ә ул инде безгә һәркайда җитми… – дип сөйләде Елена Перова.

Фото: © Владислав Никишинның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсеннән

«Халык белән бер дулкында булды»

Авыл китапханәчесе Марина Копанева да Владислав Никишинның авыл халкы өчен җанатып торганын әйтте.

Владислав Иванович – бик ярдәмчел, энергиясе ташып торган, зур планнар корган, үз эше өчен янып торган кеше иде. Халык белән гел элемтәдә булды, аңа кадәр андый җитәкчебез булмады, дияр идем. Халык белән бер дулкында була белде ул. Группаларда да каядыр «ут янмый» дипме, я башкасын язсаң, «все, принял» дип, шунда ук җитешсезлекне хәл итә иде. Күпер җимерелгәч, зур проблема туган иде бездә. Шул күперне төзекләндереп, юлны ачтылар. Ул юл безнең өчен бик мөһим иде, Казан юлына да шуннан чыгып була иде, юкса, урап узарга туры килде, җайсыз булды.

Анатолий Юрьевич Горбунов та, 65 яшендә булуына карамастан, авыл сулышын тоеп, авыл җирлеге идарәсендә эшләде. Владислав Иванович белән бергә авыл өчен изге, игелекле эшләрдә йөрде. Тракторчы да иде, башка эшләрдә дә алар кулга-кул тотышып, гел бергә иделәр, – дип сөйләде ул.

«Анатолий Юрьевич, пенсиядә булса да, гел булышты, тракторда эшләде»

Анатолий Юрьевич тормыш иптәше белән 1 кыз, 1 малай үстергәннәр, 4 оныклары бар. Авыл җирлегендә сәркатип булып эшләүче Розалия Насыйбуллина Анатолий Горбуновның шул оныклары өчен сөенеп туя алмаган дәү әти булуын әйтте.

Анатолий Юрьевич, пенсиядә булса да, гел булышты, тракторда эшләде. Шат күңелле кеше, гаиләсен кайгыртып яшәде, оныкларын бик яратты, алар турында яратып сөйли иде. Авылда аны бик хөрмәт иттеләр, һәркемгә гел булышырга гына торды.

Кичә ул авыл җирлеге башлыгын шәһәргә алып барган булган, тик менә фаҗигагә очраганнар шул. Безнең өчен бик зур югалту, – дип бүлеште Розалия ханым.

«Бөтен авыл ятим калды» дигән сүз – метафора түгел, ачы хакыйкать»

«ВКонтакте» соцчелтәрендә «Ширәмәт авылы» төркемендә дә Владислав Никишин турында йөрәк түрләреннән чыккан кичерешләре белән уртаклашучылар бар.

Ул үз авылы өчен чын «әти» иде. Вазифа биләп торучы гына түгел, бөтен йөрәген биреп, кулларын һәр эшкә салган кеше. Бөтен дөньяны тотып торырдай, авылны, гаиләсен, киләчәкне кайгырткан шундый кеше киткәч, бик куркыныч. «Бөтен авыл ятим калды» дигән сүз – метафора түгел, ачы хакыйкать. Ул – авылларга яңа сулыш өрүче иде. Чистартылган чишмәләр, төзелгән юллар, геройлар турында хәтер – озак елларга ул калдырган эз… – дип язган Наталья Щербакова.

Ширәмәт авыл җирлеге депутаты Татьяна Уфимцева: «Владислав Никишин – олы, изге йөрәкле, хуҗалык эшләренә җаваплы, үз җирен яратучы патриот. Ул халыкны кайгыртты. Аның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә Ширәмәттә күперләр төзекләндерелде, асфальт юл түшәлде, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл куелды, участок хастаханәсе яңартылды. Авыл җирлеген үстерү буенча планнары зурдан иде әле…

Анатолий Юрьевич Горбунов – ышанычлы, үз эшенә тугры, тәҗрибәле йөртүче иде. Бәхетсезлеккә, кичәге юл аларның икесе өчен дә «үлем юлы» булды… Владислав Иванович һәм Анатолий Юрьевичның гаиләләре, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз...» – дигән.

«Татар-информ», «Интертат» редакциясе, шулай ук, әлеге гаиләләрнең ачы хәсрәтен уртаклаша, күркәм сабырлыклар тели. Урыннары оҗмахта булсын!

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитларны калдырабыз.

  • Никишиннар өчен ярдәм: Т-БАНК, +7 919 633-70-82 номерына (Альбина Насибуллина)
  • Горбуновларга ярдәм: СБЕР картасы, +7 (987) 214-35-12 номерына (Марина Копанева)
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар