Резидә Шәрәфиева турында якыннары: «Резидәбез янәшәбездә сыман, ул гел безнең белән...»
Шушы көннәрдә татар мәдәнияте зур югалту кичерде – мәкерле чир арабыздан Татарстанның халык артисты, кабатланмас тавышлы җырчы Резидә Шәрәфиеваны алып китте. «Интертат» якыннары, дуслары белән сөйләшеп, җырчы турында якты хатирәләрне барлады.

Иртәгә Резедә Шәрәфиеваны җир куенына салганга 3 көн була. Резедә Дамир кызына догада булыйк.
«Резидә апа сүзеннән чыкмадык»
Дилбәр Серова – Резидә Шәрәфиеваның бертуган сеңлесе:
Апабыз бик изге күңелле кеше иде. Бөтен дөньясы белән үзен бирергә әзер кеше иде ул. Була бит шундый вакытлар – сиңа авыр. Мөмкинлеге бармы аның, юкмы, ул йөгереп килеп җитә, сиңа ярдәм итә. Авырып торсаң, хәзер дарулар, табиблар эзләп китә. Сине дәвалый башлый, үләннәр төнәтеп эчертә. Без апам белән ерак яшәмәдек. 11 чакрым гына арабыз. Көненә өчәр тапкыр килеп киткән вакытлары да булыр иде. Андый апа беркемдә дә юктыр…
Гаиләбезнең баш «командующие» да иде ул. Планнарны ул ничек төзи – шулай була. Аны барыбыз да бик хөрмәт иттек. Һәрберебезнең үз тормышы булса да, Резидә апа сүзеннән чыкмадык. Без моны шулай тиеш дип кабул итә идек. «Хәзер безгә кем команда бирер икән, кызым? Кем әйдәп барыр икән?» – ди әле бүген әниебез. Әниебез, Аллаһка шөкер, бик көчле.
Апа белән соңгы көненә кадәр бергә булдык. Ул «яшим» дип яшәде. Без, гомумән, начар әйберләр уйламадык, тыңламадык, укымадык. Үзенчәлекле сәхнә киемнәре, бижутерияләр карадык. Концертлар өчен җырлар, шигырьләр әзерләдек. Апа икенче елга юбилеен зурлап уздырырга теләде. Мин инде «матур картиналар да ясыйсың бит син» дип, буяулар да алып куйган идем. Аларга тотынмады, «концертка әзерләнәм» диде. Гел сәхнәне уйлады.
Кызы Зөләйхага бик дөрес, яхшы тәрбия биреп китте. Ул бөтен әйберне аңлый. Әле менә документлар буенча йөрдек, апаның эшенә бардык. Зөләйха быел университетның беренче курсын «дүртле», «бишле» билгеләренә генә тәмамлады.
Барыбыз да рухыбызны төшермәскә, көчле булырга тырышабыз. Резидәбез дә янәшәбездә сыман, ул гел безнең белән... Шулай язылган булгач, Ходайдан бирелгән гомерне бер секунд та артык яшәп булмый...
«Ике сутка тоташ бушка җырладылар!»
Равил Сабыр – язучы, драматург, Резидә Шәрәфиеваның авылдашы, күршесе:
– Их, Резидә апа!.. «Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!»
Наратлы Кичүдә күрше йортларда үстек без, 2-3 өй аркылы гына тордык. Резидә апа – алар гаиләсендә иң олы бала иде. Аннары сеңлесе Дилбәр апа, Илһам һәм Илдар исемле энеләре бар. Мәктәптә укыган вакытта мин Илһам белән бик дус идем. Еш кына аларда бергәләп уйный, вак-төяк эшләрне дә бергәләп эшләп куя идек. Хәтерлим, Резидә апаның Минзәлә педучилищесында укып йөргән вакытлары. Кайтып керде дә: «Тәк! Олы Шәрәфиев – Илһам була инде бу – су алып кайтасың! Бәләкәй Шәрәфиев, утын алып керәсең!» – дип «командовать» итә башлады. Малайларга, билгеле, ошамый инде, уеннары бозылгач. «И-и-и, кайтты инде теге, хәзер эшләтергә тотына», – дип, борын астына мыгырданып йөриләр иде.
1995 елның 18 мартында Римма белән минем туебыз булды. Резидә апа белән Равил Галиевның күтәрелеп кенә килгән чаклары. 2 сутка тоташ бушка җырладылар! Мине, әнине, күрше буларак якын итеп, дус итеп. Безнең туй авыл клубында узды. Залдан кино карый торган креслоларны чыгардык та, өстәлләр тезеп, кунаклар өчен урыннар ясадык. Беренче көнне – туй барышында шул залның сәхнәсендә, икенче көнне кунакларны чәйләр эчертеп, автобусларга утыртып җибәргәндә җырладылар.
Равил Сабыр архивыннан. «1995 елның 18 марты, Наратлы Кичү авылында Равил һәм Римма Сабировларның туе»
«Челнинские известия»да баш мөхәррир урынбасары булып эшләгәндә, газетаның юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнеп йөрибез. Баш мөхәррир Зөлфия Солтанова: «Берәр статуслы татар эстрадасы җырчысы чакырырга иде», – ди. Мин, шундук Резидә Шәрәфиеваны тәкъдим иттем. «Кыйммәт сорамасмы?» – дип икеләнеп торганнарын күргәч: «Сөйләшеп карыйк әле», – дидем. Резидә апага шалтыратуга: «Ул көнне какрас Уфадан Казанга кайтышым була, рәхәтләнеп Чаллыга кереп җырлап китәм», – диде. Әле анда тагын бер кызык хәл булды. Иң соңгы «маминтта» гына кайсыдыр бер җырчының килә алмавы билгеле булды. Зөлфия ханым итагатьле генә итеп сорап куйды: «Резидә, ә сез инглизчә яки русча җырламыйсызмы?» – диде. «Инглизчә дә җырламыйбыз! Урысча да җырламыйбыз! Без татарча җырлыйбыз!» – дип кырт кисте шул чакны Резидә апа. Бәйрәмнән соң аның белән элемтәгә кереп, безне юбилейда котлаган хөрмәткә, зур интервью әзерләп бастырып чыгардык аннары.
2024 елның февралендә туганнар белән, зурлап, минем 50 яшьлек юбилеемны уздырган идек. Тормыш иптәшем Римма белән кемне чакыру турында уйлашып та тормадык. Туебызда Равил Галиев белән Резидә Шәрәфиева җырлагач, юбилейга да аларны дәшәргә булдык. Шикләнебрәк, «ризалашырмы, вакыты булырмы» дип кенә шалтыраткан идем: «Син нәрсә, Равил! Әбәзәтелне киләбез!» – дип, берсүзсез ризалашты Резидә апа.
Шул юбилейда мин аларга зур экраннан безнең туйда җырлаган видеоларын күрсәттем, яшь вакытларын. Шаккаттылар үзләрен күреп! Резидә апа өчен дә, Равил Галиев өчен дә бик зур сюрприз булып чыкты ул.

Фото: © Равил Сабыр архивыннан. «Юбилеемда бергә төшкән фото»
Резидә апа каядыр китәргә ашыга иде, мәҗлес беткәнне көтеп тормады. Озата чыктым. «Резидә апа, миннән күпме соң инде?» – дим. «Кит әле моннан! Мине үпкәләтәсең килмәсә, андый сүз сөйләмә. Мин бит сине якын итеп килдем», – дип, бер тиен дә акча алмыйча, китеп барды.
Без еш аралаша идек, дип әйтмим, аеруча соңгы елларда күрешүләр сирәгәйде. Ләкин хәлләребезне белешеп торырга тырыша идек. Соңгы тапкыр кыш көне, энесе Илһамның кырыгына кайткач күрешкән идек, – дип, хатирәләре белән уртаклашты Равил Сабыр.
Равил Сабыр архивыннан. «1995 елның 18 марты, Наратлы Кичү авылында Равил һәм Римма Сабировларның туе»
«Йөрәгем кабул итми аның китүен. Үземне бик ялгыз хис итәм»
Равил Галиев – Татарстанның халык артисты, Резидә Шәрәфиеваның якын дусты:
Резидәне югалтуның ачысы, әрнү көннән-көн арта гына бара… Бу халәттән кайчан чыгарбыз, белмим… Дөресен әйткәндә, әлегә Резидәнең җырларын тыңлый алмыйм, фотоларын карау да авыр. Ничектер күңелем, йөрәгем кабул итми аның китүен. Үземне бик ялгыз хис итәм. Баштарак моның нәрсә икәнен аңламаган да идем… Җәмәгатем Ландыш: «Берүзең калдың бит, Равил», – дигәч, аңлау килде. Чынлап та, мин берьялгызым калганмын икән бит…
Резидә янына әле 1 атна элек кенә барып кайткан идем. Ул мине үзе чакырды. «Равил «киләм» дип әйткән иде, һаман күренми әле», – дип, сеңлесе Дилбәр аша әйттерде. Тиз генә җыенып чыгып киттем. Сеңлесенең йортында озак кына сөйләшеп утырдык.
Резидә «яшәмәячәкмен» дигән уйны башына бөтенләй кертмәде. Күзләре яшәүгә дәрт белән янып торды. Шуны күреп, шулкадәр сөенеп кайтып киткән идем. Соңгы вакытта әкрен генә ризык та кабул итә башлаган иде. «И Равил, карабодайның ничек тәмле икәнен белсәң икән син. Шундый да тәмле икән бит ул», – дип елады. «Кесәл дә шундый тәмле икән, Равил», – диде… «Хәл керә, авырлыгым арта», – дип сөенде. «Резидә, тернәкләнәсең, Аллаһ теләсә, ризык үткәч, барысы да яхшы булачак», – дидем.
«60 яшкә сценарий язам», – дип, планнары белән уртаклашты. «59 яшемне билгеләп булмады бит, бергә үткәрербез, Аллаһ теләсә», – дип, киләчәккә зур өметләр белән, яшәү, эшләү, иҗат итү хыялы белән янды.
Равил Галиев архивыннан:
Резидәнең дөнья күрмәгән бик яхшы җырлары калды. Шуларның берсен, гаилә, туганнарга багышланганын, Ринас Әхмәтов иҗат иткән иде. «Карале, бу бит синең җыр булган, Резидә», – дидем. Шулкадәр гаилә җанлы кеше булганга, аңа бик тәңгәл җыр иде бу. Резидә шундый матур яшәде, шундый кешелекле, ярдәмчел булды. Бигрәк тә аның туганнарына карата мөнәсәбәте сокландыргыч иде. Тик ул алардан, җавап итеп, беркайчан да, бернәрсә дә көтмәде. Ерак туганмы ул, якын туганмы – бөтен нәселен җыеп тотты.
Без 30 елдан артык бергә иҗат иттек. Дус яшәдек, барысын да бергәләп уздык. Менә хәзер шул кешемнең янәшәмдә булмавын аңлау бик авыр. Ниндидер бер стенага барып төртелгән сыман булып калдым. Ул стена яңадан җимерелерме, белмим... Югыйсә, бик шатланып кайтып киткән идем Резидә яныннан. Мин болай да, беркайчан да өметемне өзмәдем, Резидә яшәр сыман тоелды. Чөнки аннан пессимистик сүзләр ишеткәнем булмады. Шулкадәр көчле рухлы булуына сокландым.
Тормыш иптәшем белән Баулыдан кайтып барабыз. Кичке 9 тулып килә. Ландыш юл кырыена чыгып туктарга кушты. Нәрсәдер булганын сизенеп, туктадым… «Резидә киткән», – ди. Без Резидәнең якыннары белән дә, аны дәвалаган табиблар белән дә гел элемтәдә булдык. Табибы телефоныма: «Резидә 5-10 минут элек кенә китеп барды», – дип хәбәр язган… Аяз көнне яшен сукты, диләр бит әле. Мин дә әнә шундый халәттә калдым.
Резидәбез хәзер юк. Бергәләп төзегән планнарыбыз челпәрәмә килде. Соңгы елларда тыгыз эшләмәсәк тә, һәр елны программа әзерләп, зур шәһәрләрдә концертлар куя идек. Безнең иҗат һәрвакыт дәвам итте. Мин хәзер нишләргә дә белмим…

Фото: © Равил Галиев архивыннан.
Резидә чит-ят кешеләрнең дә зар-моңнарын үзенә җыйды. Мин аңа аптырый да идем инде. «Нигә тыңлыйсың бөтен кешене, кирәкме ул сиңа?» – дип, ачулана да идем үзен. Барысы да аңа проблемаларын, ах-зарларын сөйли, ә ул тыңлый, киңәшләрен бирә. Үзенең сәхнәгә чыгасы, әзерләнәсе бар. Шулкадәр үк киң күңелле булырга кирәк бит…
Резидә бик назлы, шул ук вакытта таләпчән дә әни булды. Шундый кешеләр була бит: бертөрле коры, хәтта, усалрак дип тә әйтергә була. Ләкин гадел, нинди дә булса ситуациянең азагы ничек бетәчәген алдан белүче. Кызына карата менә шундый тәрбия иде Резидәнең. Ул бит – киләчәктә тормыш иптәше, үзе дә әни булачак бала. Резидәнең кызына шуларның барысын да өйрәтеп, аны киләчәккә әзерләп калдырасы килде. Таләпчәнлеге дә бар иде. Ул, гомумән, бөтен кешегә карата да таләпчән булды. Төгәл, ниндидер эшне кабатка калдыру юк, барысын да минуты-секунды белән хәл ителергә тиеш. Без ул яктан бер-беребезгә бик туры килә идек. Мин бит артык кызу кеше түгел. Чүлмәгенә күрә капкачы, диләр бит әле.
Зөләйхага әнинең бик кирәк вакыты… Әмма, Аллаһы Тәгалә барысын да үзе белә… Әтисе исән-сау, Аллаһка шөкер. Фәнис – бик булдыклы, көчле кеше. Аллаһы теләсә, кызын аякка бастырыр. Әти буларак ул бөтен бурычларын үтәячәк, мин шикләнмим дә. Рәйхана апа озын гомерле булсын инде. Әби дә бик якын кеше бит, менә шундый әнисез калган минутларда Зөләйхага ул хәзер бик зур терәк. Барлык якыннарына түземлек, сабырлык. Бөтен кеше өчен дә бик авыр вакытлар.
Таныш егетләребезгә хәтле шалтыратып еладылар бу хәбәрдән. Олы-олы ир-атлар, Резидәне белгәннәр, әлбәттә. Чөнки минем бөтен дусларым Резидә белән аралаша иде. Бу 30 ел эчендә барысының да өендә булдык, дуслашып беттек. Алар да елый-елый сөйлиләр Резидәбез турында.
«Кая гына булса да, шул ук ягымлы, ярдәмчел, затлы Резидә булып калды»
Инзилә Сәлимова – Татарстанның атказанган артисты, Резидә Шәрәфиеваның яшьлек дусты:
1995 елның маенда «КамАЗ» мәдәният йортына, Ринат абый Гобәйдуллин җитәкләгән «Сердәш» ансамбленә килдем мин. Беренче конне үк Ринат абый мине жырлатып карады. Бу вакытта бүлмәдә Равил Галиев, Раил Габдрахманов һәм Резидә Шәрәфиева бар иде. «Үскәнем, без сине ансамбльгә алабыз. Тик иртәгә үк Ютазы якларына гастрольләргә чыгып китәргә кирәк», – диләр.

Фото: © Инзилә Сәлимова архивыннан. «Сердәш» ансамбле, 1995 ел.
Аптырап калдым, чөнки әзер түгелмен. Бер генә сәхнә киемем дә, бизәнгеч әйберләрем дә юк.
Резидә шул көнне үк миңа үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Бик матур туфлиен бүләк итте, ялтыравыклы беләзеген, муенсасын салып, тагып куйды. Ул шундый юмарт иде.
Гастрольдән кайткач, торырга бүлмә булганчы, беренче тормыш иптәше белән алар мине үзләренә яшәргә кертеп тордылар. Икесе дә киң күңелле, олы йөрәкле, кунакчыл кешеләр иде. Бераздан миңа алар яшәгән йортның югары катыннан бүлмә бирделәр. Резидә белән эшкә көн саен 3 тукталыш җәяү йөрдек. Шул араның рәхәтлеге. Бетмәс-төкәнмәс сүзләр, серләр, сөенечләр, алга планнарны сөйләшеп, эшкә килеп җиткәнне сизмичә дә кала идек.

Фото: © Инзилә Сәлимова архивыннан. 1995 ел.
Резидә бик тәмле итеп ашарга пешерә иде. Компот-кайнатма ясауларның барысын да мин аннан өйрәнеп калдым.
Резидә Казанга киткәч, еш булмаса да, аралашып тордык. Ул кая гына булса да, шул ук ягымлы, ярдәмчел, ипле, затлы, зиннәтле, киң күңелле Резидә булып калды.
«Сәламәтлегемә бер дә акча кызганмыйм, диде»
Айгөл Нәбиуллина – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
– Мин Резидәне 2001 елдан бирле беләм. 10 ел Казан филармониясендә бергә эшләдек. Беренче вакытларда Резидә филармониягә эшкә Чаллыдан йөрде. Казанда фатиры юк иде. Чаллыда яшәп, Казанда эшләде. 2004 елда гына, фатир биргәч, Казанга күченеп килде.
Резидә турында сөйләгәндә, аның гадилеген, нинди генә югары дәрәҗәле җырчы булуына карамастан, үзен һәрчак тыйнак, гади итеп тота белүен билгеләргә кирәк. Беркайчан масаймады, бөтен кешегә ачык булды.
Резидә белән гастрольләргә бик күп йөрдек. Берсендә поездда каядыр барабыз. Мин китап укыйм. «Кычкырып укы әле, Айгөл», – ди Резидә. Купеда барган җырчыларга юл буе кычкырып китап укып барган идем.
Кайсыдыр елны атна-ун көн Бәрәңге районында концертлар белән йөрдек. Бер депутатның сайлау алды концертлары иде ул, ялгышмасам. Салкын, кунакханәдә кайнар су юк, бүлмәләр җылытылмый. Резидә белән, җылыну өчен, икәүләп җәяү йөрергә чыга торган идек.

Фото: © Айгөл Нәбиуллина архивыннан
Узган ел ноябрь башында Татар конгрессы җитәкчелегендә Екатеринбург, Курган, Чиләбе якларына бардык. Аэропортка илтәсе машина башта мине, аннан Резидәне кереп алды. Резидә чыгып килә, кулында бер банка. «Нәрсә бу, Резидә?» – дип кызыксындым. «Мин, Айгөл, сәламәтлегемә бер дә акча кызганмыйм. Кытай кешесеннән атна саен шушы әйберне ясатып алам», – дип сөйләде. Гастрольләр буе шул сыеклыкны эчеп йөрде. Әлеге сәфәрдә бик күп сөйләштек. Ул вакытта энесе каты авырый иде. Резидә аның өчен дә бик борчылды.
Резидәнең соңгы чыгышы быел февраль ахырында «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган «Әниемнең җылы кочагы» концертында булгандыр. Концертта бик нык ябыккан булуына игътибар иттек. «Ашый алмадым бит, хәзер аппетитым ачылды, ашый башладым. Тавышым да көйләнә», – диде. Аның ноябрьдә үк тавышы беткән иде инде, пышылдап кына сөйләшә иде. Шул Чиләбе якларында вакытта «йоткылыгымны яндырдым» дип сөйләп торган иде. Бәлки, авыруы шул вакытта ук башланган булгандыр.
Мартта аңа диагнозын әйткәннәр. Шуннан соң сәхнәгә чыкмады инде, – дип сөйләде Айгөл.

Фото: © Айгөл Нәбиуллина архивыннан