«Көрәште, яхшыга өметләнеп яшәде...»: Журналист Радик Фәрхуллинны соңгы юлга озаттылар
Бүген Казанда «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесенең яңалыклар хезмәте продюсеры, танылган журналист Радик Фәрхуллин белән хушлаштылар. Аны соңгы юлга озату мәрасиме телерадиокомпания бинасы алдында үтте.

Ике дистә елдан артык гомерен Татарстан телевидениесенә багышлаган Радик Фәрхуллинны авыр чир җиңгән. Ул 50 яшьлеген каршылый алмыйча, 49 яшендә бакыйлыкка китеп барды.
«Авыру белән 12 елдан артык көрәште, яхшыга өметләнеп яшәде»
Иртәдән бер-бер артлы кайгы уртаклашулар чыкты.
«Журналистлар җәмәгатьчелегенең күренекле вәкиле, киң күңелле һәм оригиналь иҗади почерклы профессионал, абруйлы җитәкче иде. Радик Фәрхуллин үзенең аналитик материаллары һәм журналист тикшерүләре белән тамашачыларының һәм хезмәттәшләренең хәтерендә калды. Аны Татарстан Республикасының югары җитәкчелеге эшчәнлеген яктыртучы махсус хәбәрчеләр составындагы намуслы хезмәте өчен дә югары бәяләделәр. Телевидение үсешенә лаеклы өлеш кертте», – дип кайгы уртаклашуны белдерде ТР «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Россия Журналистлар берлегенең Татарстандагы бүлеге рәисе, «Яңа Гасыр» ТРК АҖ генераль директоры Илшат Әминов:
«ТНВ» медиахолдингы авыр кайгы кичерә. 49 яшендә, озакка сузылган көчле авырудан соң Радик Нурислам улы Фәрхуллин вафат булды. Аның эшенә тугрылыгы, профессиональ карашы, үз идеаллары һәм ышануларыннан тайпылмавы, шулай ук кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте хезмәттәшләре һәм телевизор караучылар арасында лаеклы абруй һәм танылу китерде.
Радик Нурислам улы – Татарстан Республикасының яңа спутник телевидениесе нигезендә торган телевизион хезмәткәрләрнең берсе. Телевидениедә 25 ел эшләү дәверендә ул телевизион журналистикада чын профессионал, «ТНВ» медиахолдингының кыйммәтле кадрына әверелде. Ул аңа 22 ел гомерен багышлады.
Радик Фәрхуллин «Новости Татарстана» мәгълүмати программасының корреспонденты һәм алып баручысы булып эшләде. Мәгълүмати сюжетлар, зур аналитик материаллар, шулай ук журналист тикшерүләре дә кулыннан килә иде. Радик Нурислам улы Президент пулы, шулай ук ТР Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советының махсус хәбәрчеләре составында эшләде.
Аның Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге зур рәсми вакыйгаларны иҗади яктан яктыртуы журналист эшенең үрнәге булып торды. 2005 елның октябрендә Радик Фәрхуллин рус телендәге мәгълүмати программалар дирекциясенең баш мөхәррире итеп билгеләнде. 2012 елның сентябрендә яңа «ТНВ-Планета» телеканалының мәгълүмати тапшыруларның баш мөхәррире булды.
2016 елдан ул «Новости Татарстана» көндәлек яңалыклар чыгарылышларының продюсерлык эше белән шөгыльләнде.
2007 елның августында Радик Фәрхуллин ТР Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2010 елның маенда «Бәллүр каләм» республика журналистлар конкурсының «Журналистикада исем» номинациясендә лауреат булды, 2013 елда, милли телевидение үсешенә керткән өлеше өчен, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы белән бүләкләнде.
2023 елда, тармак үсешенә керткән зур өлеше өчен, «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» булды. Сайлаган һөнәренә чиксез мәхәббәте аның карьерасын гына түгел, язмышын да билгеләде. Ул соңгы көннәренә кадәр үз вазыйфасына тугры калды. Радик Нурисламович каты авыру белән 12 елдан артык көрәште, яхшыга өметләнеп яшәде һәм ахырга кадәр хезмәтен дәвам итте. Бөтен республика һәм бөтен дөнья татарлары аны белде һәм яратты.
«ТНВ» медиахолдингы хезмәттәшебез, дустыбыз, көрәштәшебез Радик Фәрхуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
«Кадрдагы ромашкаларга кадәр игътибар итә иде»
Үлем хәбәре иртән генә таралса да, бүген үк мәрхүмне соңгы юлга озаттылар. Аның белән хушлашыр өчен, «ТНВ» ишегалдына бик күп кеше җыелган иде: якыннары, сабакташлары, хезмәттәшләре… Кемнең кулында розалар, кемдә – кызыл канәфер.
Озак еллар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтен җитәкләгән журналистика ветераны, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Гөлнира Абдрахманова истәлекләре белән уртаклашты.
Эшләгән елларда мин Радик белән бик озак хезмәттәшлек иттем. Ул «ТНВ»ның рус редакциясен алып барды. Чәчү һәм урып-җыю вакытында тыгыз эшләдек. Терлекчелек һәм башка өлкәләрдә дә бездә көн саен яңалык була иде. Һәм ул авыл хуҗалыгы тармагын бервакытта да читкә куймады. Кәефсез, күңел төшенкелегенә бирелгән чагын хәтерләмим. Ул шулкадәр йомшак, ихлас күңелле, тормышны яратучан иде. Очрашканда да кулларын җәеп каршы ала иде.
Әле аның тагын бер ягы бар иде. Кайвакыт кырларны төшерәбез дә, «ТНВ»га алып килә идек. Нәкъ шул вакытта мин аның табигатьне яратуын күрә идем. Кырларны күрсәткәндә, кадрдагы ромашкаларга кадәр игътибар итә иде.
Ярминкәләр гөрләгән чорлар исемә төшә, Юлай. «Да, хлеб – всему голова, Гульнира, без молока, без хлеба – жизни нет», – дияргә ярата иде. Бик авыр һәм кайгылы хәбәр булды. Ярдәмчел, кешелекле иде, үз эшен бик яратып башкарды. Хөрмәткә лаек кеше. Көр тавышлы, куелган матур тавыш…
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов та чыгышында, Радик Фәрхуллинның көчле рухлы, шат күңелле булуын ассызыклады. «Иде» дип сөйләшергә туры килүе бик кызганыч. Безнең гаилә өчен бу – зур югалту. Искиткеч дәрәҗәдә тәртипле һәм тәрбияле кеше иде. Нурлы кеше иде. Һәр мәсьәләдә хәлгә керә белде, характеры нык иде, фикерен әйтә белде», – дип өстәде ул.
«Кирәк чакта, кадр артында татар телендә дә сөйләде»
«Шаян ТВ» телеканалының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова да үзенең хатирәләрен сөйләде.
Радик Фәрхуллин бик ачык күңелле, шат йөзле хезмәттәшебез иде. Ул гаилә җанлы иде. Соңрак гаилә коргач, кызы әле бәләкәй. Кызы белән безнең «Шаян ТВ» телеканалында да чыгыш ясаганы булды. Якты шәхес, ярдәмчел булып истә калды. Ул чын журналист булды һәм Татарстан журналистикасында матур эз калдырды. Аның күпсанлы репортажлары, кызыклы сюжетлары һәм көнүзәк тапшыруларын халык һәрчак хәтерендә саклар. Ике телле журналист иде. Кирәк чакта, кадр артында татар телендә дә сөйләде. Иң мөһим сыйфатларының берсе – тирән мәгънәлелек. Ул яшьләргә карата да ярдәмчел булды. Аның безнең арадан китүенә ышана алмыйбыз, – диде ул.
«Болгар» радиосы журналисты, ТР атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Люция Шәрәфиева:
Якыннан аралашкан юк иде, әмма күрешкәндә исәнләшә, хәлләр сораша торган иде. Ул бик уникаль журналист булып танылды. Акыллы кеше иде. Кызы Алисәсен нык яратуын күреп, белеп тордык. Бик күп матбугат хезмәтләре белән матур итеп эшләгәнен беләбез. Күпләр өчен остаз булган.
Радик абыйны соңгы юлга озату мәрасименә аның әнисе дә килгән иде. Аңа әлеге мәрасимдә катнашу никадәр авыр икәнен – кайгылы ананың күз яшьләре аша аңларга мөмкин иде. Фәрхуллинның бертуган абыйсы килгән халыкка рәхмәт сүзләрен әйтте. Ул, мәрхүмнең васыяте буенча, «ТНВ»га ике диск тапшырды.
Килгән һәр кеше мәрхүм белән хушлашты, чәчәкләр салдылар.
Радик Нурислам улын, үзе теләгәнчә, Мирный бистәсендә урнашкан зиратта җирләделәр.
Радик Фәрхуллинның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлык телибез. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!