news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мисвак урынына теш щеткасы кулланырга ярыймы?

news_top
Мисвак урынына теш щеткасы кулланырга ярыймы?
https://pixabay.com/

Татарстан Диния нәзарәте сайтында мисвак куллану турында сорауга җавап биргәннәр.

Әссәламү галәйкүм! Тәһарәт алганда мисвак куллану мәҗбүриме? Мисвак урынына теш щеткасы кулланырга ярыймы?

Үә галәйкүм әссәлам! Мисвак куллану – тәһарәтнең сөннәт өлешенә карый, шунлыктан аннан читләшергә кирәкми.

Имам Әл-Мәүсыйли “Әл-Ихтыяр” исемле хезмәтендә болай яза:

“Мисвак куллану – сөннәт, чөнки Пәйгамбәребез (сгв) аны гел кулланган һәм “Минем дустым Җәбраил миңа мисвак кулланырга киңәш итте”, дия торган булган” (Ибне Мәҗә).

Мисвакны теш щеткасы белән алыштырырга ярый, әмма гарак агачының ботаклары, тамырларыннан ясалган чистарткычны, ягъни мисвакны куллану хәерлерәк, чөнки аны Пәйгамбәребез (сгв) кулланган.

Ә Аллаһ яхшырак белә!

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар