Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәченең селәгәе нәҗесме?

Мәче эчкән суны гына тәһарәт өчен куллану ярамый.

news_top_970_100
Мәченең селәгәе нәҗесме?
Владимир Васильев

Татарстан Диния нәзарәте чыгарган фәтвада мәчеләрнең селәгәе нәҗесме икәнен аңлатылган.

Әссәламү галәйкүм! Белүемчә, ерткыч хайваннарның селәгәе, нәҗесе — авыр нәҗесләрдән. Мәче дә ерткыч хайваннар төренә карый бит, димәк, аның дә селәгәе нәҗес була? Ә өйдә мәче тоту ярый, диләр. Аңлатыгыз әле.

Үә галәйкүм әссәлам! Мәче — ерткыч хайван, димәк, аның селәгәе нәҗес санала, әмма хәнәфи мәзһәбендә шундый кагыйдә бар: теге яки бу мәсьәлә буенча карар чыгарганда, ачык дәлил — аять, хәдис яисә сәхабәләрнең фәтвәсе булганда, мантыйк (логика) һәм кыяс (аналогия) исәпкә алынмый.

Бу очракта галимнәребез Пәйгамбәребезнең (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) түбәндәге хәдисенә таяналар:

«Ул (мәче) — нәҗес түгел, ул бит сезнең белән бергә яши» (Тирмизи, Әхмәд һ.б.).

Үзенең «Әл-Мәбсүт» хезмәтендә имам Әс-Сәрахси бу хәдисне түбәндәгечә шәрехли:

«Ул (хәдис) — сәбәпкә (мәченең чиста хайван булуына) ишарә».

Шулай итеп, мәче, аның селәгәе, йоны чиста санала. Бары тик мәче эчкән суны гына тәһарәт өчен куллану ярамый, чөнки мәче чиста булмаган ризык ашаган булырга мөмкин. Ә Аллаһ — яхшырак белүче, диелә бу хәбәрдә.

Татарстан Диния нәзарәте түбәндәге сораулар буенча фәтва чыгарган иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100