Кибеттә сатыла торган мәче ризыгы хәләлме?
Балык аксымыннан әзерләнгән ризык яисә ите 50 проценттан артмаган ризыклар алырга киңәш ителә.
Татарстан Диния нәзарәте сайтында мәчеләр ризыгы хакында фәтва чыкты.
Әссәламү галәйкүм! Кибетләрдә мәчеләр өчен махсус ризык сатыла, аларның ите, әлбәттә, хәләл түгел. Мондый ризыкны мәчегә ашатырга ярыймы?
Үә галәйкүм әссәлам! Хәзер мәчеләр өчен чыгарыла торган ризыкның составында хайван компонентлары да (ит, ит ризыклары, балык) һәм үсемлек компонентлары да (яшелчәләр, бөртеклеләр) бар. Димәк, мондый әзер ризыкның составында хәләл булганы да, нәҗесе дә, бигрәк тә хәләл булмаган ит еш очрый дигән сүз.
Имам әл-Касаниның «Бәдаиг әс-сәнаиг» китабында болай диелә:
«Әбү Хәнифәдән, Аллаһ аннан разый булсын, китерелә: „Хәрам белән кушылган, әмма хәләл өлеше күбрәк булган әйберне сату тыелмаган“. Димәк, әгәр хәрам күбрәк икән, аны сату тыела, мәсәлән, тычкан төшкән май яисә камырны. Шулай ук Мөхәммәд [ибн әл-Хәсән] үләксә мае төшкән май турында болай дигән: „Әгәр үләксә мае күбрәк икән, андый майны сатарга ярамый“, чөнки хәләл артыграк булганны куллану ярый <…> әгәр хәрам күбрәк булса, аны куллану ярамый».
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, без сезгә төп компоненты балык аксымы булган әзер ризыклар яисә ите 50 проценттан артмаган ризыклар сатып алырга киңәш итәбез. Ә Аллаһ яхшырак белүче, диелә хәбәрдә.
Түбәндәге сорауларга җаваплар чыккан иде:
- «Әгузү билләһи мин әш-шәйтани-р-раҗим» (истигаза) гыйбарәсе турында аңлатма
- Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?
- Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?
- Намазны нәрсә боза?
- Кемнәр намаз укырга тиеш?
- Намаз укыганда Коръәнне кулда тотып, Китапка карап уку рөхсәт ителәме?
- Су хайваннары хәләлме?
- Нәҗес келәмгә эләксә, ничек чистартырга?
- Тәһарәт ала торган су нинди булырга тиеш?
- Мөселман кызларына кедалар, кроссовкилар киеп йөрергә ярыймы?
- Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?
- Намаз вакытында телефон шалтыраса, аны сүндерергә ярыймы?