Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин күз тиюдән саклану өчен киңәшләрен бирде. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.
«Чыннан да күз тию бар ул. Без үзебез дә сизмичә, иң якын дусларыбыз, балаларыбыз, оныкларыбыз һәм башкаларга күз тидерә алабыз. Матур әйбер күргәч, „Сөбханалла“ дияргә кирәк. „Сөбханалла, оныгым йөри башлаган“, „Сөбханалла, бигрәк матур яза“. Эш булса да, бизнес булса, шулай диегез. Әгәр нидер булуын сизсәгез, бар әйбер дә кулдан киткән кебек булса, бу күз тигән сүз. Бу очракта сакланырга кирәк. Һәрвакыт Тәһарәт булырга тиеш», — ди ул,
Хәзрәт иртән укый торган догаларны видеода әйтеп күрсәтә. Йөз тапкыр әйтелә торган сүзләре язып алырга тәкъдим итә.
«Биш сүрә укып, үзегезне өшкерегез», — ди хәзрәт һәм санап китә. «Фатиха» сүрәсен өч тапкыр укыгыз, «Аятел көрси»не бер тапкыр укыгыз. Аннары «Көлхуаллаһу», «Фәләк» һәм «Нәс» сүрәләрен өчәр тапкыр укырга кирәк. Шуннан соң хәзрәт үзеңне өшкереп җибәрергә киңәш итә.
Ул мондый әйберләргә ышанмаган кешеләргә дә мөрәҗәгать итә. «Сез өшкереп карагыз әле. Әгәр булып чыкмаса, безгә мөрәҗәгать итегез. Мәчеттә өшкерербез. Күз тию бар, ул бик начар әйбер», — ди хәзрәт.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:
- Яулык бәйләгән кызларга бизәнергә ярыймы?
- Ирең синең турыда кайнанаңа зарланса, нишләргә?
- Ир-атны гаиләсеннән тартып алып, үзеңә каратырга ярыймы?
- Бассейнда йөзгәндә мөселман ирләренең киеме нинди булырга тиеш?
- Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?
- Авырлы хатын ураза тотарга тиешме?
- Әҗәттән котылу өчен нинди дога укырга?
- Мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярыймы?
- Күрем вакытында ураза тотмаган өчен акча бирергәме?
- Хатын-кызларга мал чалырга ярыймы?
- Үлгән туганнар төшкә керсә, нишләргә?