Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчы истәлегенә концертта: «Биредә утыруы бик авыр»

Чаллыда Эльмира Сөләйманова истәлегенә узган концертка җырчының якыннары – балалары белән ире Дмитрий, киленнәре Дилүсә һәм башка туганнары килгән иде. «Интертат» концерттан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчы истәлегенә концертта: «Биредә утыруы бик авыр»

«Күңел кошы»

Сары чәчәкләрне юрамадың,

Юрамадың һич тә сагышка...

«Барс Медиа» компаниясе Чаллыда Эльмира Сөләйманова истәлегенә оештырган концерт әнә шундый моңсу шигъри юллар белән башланып китте. Җырлары сагышлы булса да, гел елмаер иде Эльмира. Кызганыч, бүген тамашачысына экран аша гына балкыды ул, ә янәшәсендә «күңел кошы» канат кагынды. Эльмира ул җырын бик яраткан, үзен дә сәхнәләрдән «күңел кошы» дип игълан итүләрен теләгән. Аның истәлегенә үткәрелгән концерт та «Күңел кошы» дип исемләнгән иде.

Зал шыгрым тулы. Концертка билетлар тиз арада сатылып беткән. Әлеге хәйрия чарасының инициаторы һәм алып баручысы Динә Латыйпова, Эльмираның һәрчак шат күңелле булуын искәртеп, «концертны күңелсез итмик» дисә дә, зал елады. Чөнки бирегә очраклы рәвештә килеп эләккән кеше бармак белән генә санарлык булгандыр. Концертка Эльмираның иҗатын хөрмәт иткән, вакытсыз үлемен үз йөрәге аша үткәргән өлкән, урта яшьтәге апа-абыйлар җыелган. Алар затлы да, шул ук вакытта гади һәм оялчан да. Диктофон белән яннарына килеп баскач, югалып калалар. Нәрсәдер әйтәм дип омтылганнарының да күз төпләре дымлана.

«2005 елның декабре һәм 2022 елның декабре… Язмыш..»

Концертта Алсу Азат Фазлыевлар, Динә Рафаэль Латыйповлар, Чәчкә, Ильмира Нәгыймова, Илназ Бах, Илдар Әхмәтов, Илшат Сафин, Әлфинә Әзһәмова, Мурат Гайсин, Дилә Нигъмәтуллина, Руслан Трапезников, Илвира Хамматова, Раяз Фасыйхов һәм башкалар җырлады. Җырчыларның күбесе Эльмира Сөләйманова репертуарыннан җырларны махсус өйрәнгәннәр.

«Барс-Медиа» компаниясенең концерт бүлеге җитәкчесе Талия Арысланова әйтүенчә, концертка бөтен теләк белдергән җырчылар да килә алмаган. 29 октябрьдә Казанда булачак концертның киңрәк программа белән һәм күбрәк җырчылар катнашында узачагы көтелә.

Җырчының зур сәхнәгә тәүге адымнары, аның халык яттан диярлек белгән популяр җырлары, тормыш, иҗат, гаилә темасына фәлсәфи фикерләре видеоэкраннар аша яңгыратылды.

Эльмира иң беренче тапкыр зур сәхнәгә «Барс-Медиа» компаниясе уздырган «Йолдызлар фабрикасы» аша, «Кабат» триосы составында аяк баскан иде. Аларның «Адашма җилләрдә» дигән җырын барыгыз да хәтерлисездер. Күпләрнең яшьлек җыры да әле ул. Экраннарда «Кабат» төркеме җырлаганда, кабат хисләргә төренеп утырдык. Соңыннан трионың солисты Руслан Трапезников шушы җырны яңа аранжировкада ялгызы гына башкарды.

Эльмираның язмышына ике тапкыр «мөһер суккан» чара – ел саен уздырыла торган «Татар җыры» фестивале. Әлеге фестиваль аны халыкка чын артист итеп танытты. Эльмираның китеп баруы да шушы фестиваль көннәренә туры килде. Фестиваль белән бәйле хатирәләрне Динә Латыйпова яңартты:

Бер елны «Татар җыры» алдыннан режиссерлар Эльмираның сәхнәгә киеп чыгачак күлмәген ошатмаганнар. Концерт башланырга нибары 2 сәгать вакыт калган, инде нишләргә? Эльмира бернәрсә дә уйлап тормады: «Мин сез теләгән күлмәкне табам», – диде һәм 2 сәгать эчендә бөтен Казанны айкап, нәкъ менә режиссерлар теләгән күлмәкне табып киде һәм «Татар җыры – 2013» фестивалендә иң матур күлмәктән, иң матур җырын башкарды.

Һәр елны декабрь аенда була торган бу фестиваль аның күңелендә матур хатирәләр белән кабатлана торды. 2005 елның декабрендә ул шушы фестивальдә тәүге адымнарын ясады. Һәм, ни өчендер, кабат декабрь. Язмыш… 2022 елныж 16 декабрендә, «Татар җыры» сәхнәләрдә урын алган көнне, Эльмирабыз безнең белән саубуллашты, – дип сөйләде Динә апа.

«Казан ачлары, әйдәгез, ашатам»

Сәхнә читенәрәк 2 урындык куйганнар иде. Эльмираның иҗатташ дуслары түргә басып җырлыйлар да, Динә Латыйпова каршына утырып, Эльмира турында истәлекләрен сөйлиләр. Гадәттә, урындыкка юбилярларны утыртып куялар бит инде. Әллә шуңа, әллә гомер бакый халык алдында басып җырлаганга, артист халкының кайберләре иллә дә уңайсыз хис итте үзләрен шул урындыкта. Сизелеп торды. «Каушыйм әле мин монда», – дип, Ильмира Нәгыймова бу турыда үзе дә әйтеп куйды.

Ильмирага Эльмира Сөләйманова 25 яшендә фаҗигале төстә югалткан апасын алыштырган.

Без гел бергә идек аның белән, шулхәтле дуслаштык. Гастрольләргә дә бергә йөри идек. Бөтен эч серләрен дә беләм Эльмираныж, тик сөйлисем генә килми. Сер – сер булып калсын, – диде ул. Ильмира аның иң яраткан җырларының берсе булган «Күңел кошы»н баянга башкарды.

Күп еллар Эльмира белән иңгә-иң эшләгән җырчы Илвира Хамматова Эльмираның беркайчан да матди байлыкка табынмавын искәртте.

Кая гына барсак та, нинди генә хәлгә юлыкса да, «үтә ул» дип елмаеп, кеше гайбәте сөйләмичә, сүз таратмыйча, бар кешене үз янәшәсенә туплап яшәгән җырчы булды. Матди чыгымнар таләп итә торган тормышта да Эльмираның акчага карашы үзгә иде. Ул акчага бәйле түгел иде. Башка дөньяда – иҗат дөньясында яшәде, – диде Илвира.

Иң кызык истәлекне Раяз Фасыйхов сөйләде бугай. Һәрхәлдә, истәлек концертында елмаерга базмый утырган тамашачыны җанландырып җибәрде, көлдереп алды. Аның сүзләренчә, аш-суга уңган Эльмира Сөләйманова сәхнәдәшләрен дә сыйлап кына торган.

Автобус белән гастрольләргә киткәндә, Казаннан кузгалу белән минем Люция пешергән тавык белән бәрәңгене ашап бетерәбез. Иртән чыгып китеш бит инде… Бөтен кешенең дә хатыны минеке кебек түгел, иртән торып, ашарга пешереп озатып калмый. (Мактаныйм әле). Барабыз-барабыз да, Мамадышта туктап, курка-курка чәй эчәбез. Җәвит Шакиров шунда мантый ашап, юлда ничә тапкыр туктаганын бөтен халыкка сөйләде бит. Ә инде Чаллыда безгә Эльмира Сөләйманова да өстәләсен белсәк, Мамадышта туктап тормыйбыз. Чөнки аны тормыш иптәше ике шыплап тулган сумкасы белән озата. Кыш булсынмы анда, изүе ачык булыр, автобуска килеп керер дә: «Нәрсә, Казан ачлары, әйдәгез, ашатам», – дип көлеп җибәрер иде, – дип сөйләде Раяз Фасыйхов.

Дуэтлар җырлаган дусты Илназ Бах Элмира белән соңгы тапкыр күрешүләрен искә алды.

Узган елның ноябрь аенда Яңа ел съемкаларында күрештек. Шул вакытта ук аның хәле авыр булган икән. Мин моны съемкалардан соң гына аңладым. Шундый нык авырып та, үзен кызганмыйча килгән, дип уйладым.

Телефоныма Эльмираның вафаты турында хәбәр килгәндә, без Уфада идек. Башта күз алдына, олы яшьтәге кеше буларак, Флера апа Сөләйманова килде. Ачып-ачып карадым... Әмма бу хәбәр Эльмирабыз турында булып чыкты…

Мурат Гайсин да җырлады. Аңа экраннардан Эльмира Сөләйманова кушылды. Бу мизгелдә кесәләрдән кулъяулыклар кат-кат чыкты, халык елады да елады.

Рамил Галимҗанов белән Эльмира Сөләйманова башкаруындагы «Димәк мин яшим синдә» җыры элек тә күңелләрне айкый торган иде. Гомумән, Эльмира белән Рамилне пар дип санаучылар да күп булды. Тавышлары белән бер-берсенә идеаль туры килеп торган дуэтларга шулай мәхәббәт «тагып» куярга яраталар инде бездә. Бу концертта да иң күп чәчәк бәйләмнәрен, иң күп алкышларны нәкъ менә Рамил Галимҗанов яулады. Бер апа, Рамил икенче куплетны җырлый башлау белән сәхнәгә менеп баскан иде… Җырлап бетергәнче күзен дә алмый Рамилгә карап, кырыенда басып торды – кочаклап-үбеп, рәхмәтләрен әйткәнче төшеп китмәде.

«Эльмира, безне кичер, сеңлем…»

Динә Латыйпованың мәрхүмә Эльмира рухы алдында гафу үтенгән мизгеле дә берәүне дә битараф калдырмагандыр.

– Беребез дә мәңгелек түгел, барыбызга да шунда барасы. Тик аяныч, кемдер иртәрәк китә шул. Узасы күперләр кала, утыртасы агачлар кала, үсәсе балалар кала… Яратып туя алмаган сөйгән ярлар, әни, туганнар кала...

Без киткәннәрнең каберенә чәчкәләр китерәбез. Эльмираның да каберенә чәчәкләр илтәләрдер. Эльмира, син бит бу чәчәкләрне сәхнәдә алырга тиеш идең…Без кайчагында бу дөньяда кеше исән чагында аның кадерен дә белеп бетермибез. Эльмираның да үзе исән чагында бу хәтле барлыгын белдекме соң? Без кайчагында дөньялыкта кадер-хөрмәт күрсәтергә өлгермибез шул, ә аннан соңга калуыбызны аңлыйбыз. Эльмира, әгәр вакытында кадер-хөрмәт, игътибар күрсәтеп өлгермәгән булсак, кичер, сеңлем… – дип үзәк өзгеч сүзләр әйтте Динә апа.

«Балалар әниләрен еш искә төшерә»

Концертта Эльмираның әнисе Фирдания апа юк иде. Артистларга бәлешләргә кадәр салып алып килгән ул, ләкин үзендә залга үтеп, концертны карарлык көч таба алмаган.

Килде, җаныкаем... Кочаклаштык, елаштык… Чыннан да бик авыр аңа, рәхмәт әйтә дә, тукталып кала, сөйли дә алмый. Аллаһы Тәгалә аңа сабырлыклар насыйп итсен.

Мин Эльмираны озатырга килә алмадым. Бөтен гаиләбез белән грипп йоктырган чагыбыз иде. Җидесенә килермен дидем, килә алмадым.. Әнисенең күзләренә карый, аны юата торган сүз таба алмадым. Өстемдә торды инде. Концерт оештыру тәкъдиме белән «Барс-Медиа»га мөрәҗәгать иткәч, алар көзгә оештырырга вәгъдә бирделәр. Һәм менә, Аллаһка шөкер, уздырып җибәрдек бу концертыбызны, өстемнән йөк төшкәндәй булды, – диде Динә апа.

Сүз уңаеннан, концерттан җыелган барлык акчалар да Эльмираның гаиләсенә тапшырылачак.

Фото: © социаль челтәрләр

Концерт башланыр алдыннан залга балалары белән Эльмираның тормыш иптәше Дмитрий Крапивин үтте. Нәкъ мин утырган рәтнең икенче очына килеп утырдылар алар. Кызы Диана концертны башыннан ахырына кадәр видеога төшереп барды, әбисенә күрсәтергә, үзләренә истәлек итеп сакларгадыр…

Тәнәфестә Дмитрий белән улы Артем янына килеп, сак кына сүз каттым.

Сөйләнгән сүзләрне аңлап бетермәсәм дә, концертны сокланып карыйм… Бүтән башкаручылар аша Эльмираның бөтен җырларын искә төшереп утырам. Тик… биредә утыруы бик авыр… – дип, концерттан хис-тойгылары белән уртаклашты ул.

Дмитрий үзенең дә, балаларның да хәлләре әйбәт булуын, тик, өзелеп, әниләрен сагынуын әйтте.

Балалар әниләрен еш искә төшерә. Артемга барысын да аңлаттык, әнисенең каберенә дә алып бардык. Ләкин Эльмира янына күбрәк кызым Диана белән йөрибез. Балаларны тәрбияләүдә әбиләре бик нык ярдәм итә. Минем әни белән бергә яшибез. Эльмираның әнисе кунакка килеп йөри. Алар ярдәменнән башка булмас иде, – диде ул.

Дмитрий Эльмираны бик еш төшендә күрүен дә әйтте.

Төшләремә керә… Нәкъ менә мондагы кебек, – дип, Эльмираның сәхнә түреннән елмаеп торучы портретына таба ымлады да, күңеле тулып, яшьле күзләрен улына күрсәтмәскә теләгәндәй, читкә борылды ул.

Әлеге мизгелләрдә Артемны да, әтисен дә кысып-кысып кочаклап, ниндидер сүзләр белән юатасым килде. Сүзләрен таба алмадым. И Аллам, ярдәм бир якыннарын югалтканнарга…

Фото: © социаль челтәрләр

Концертка Эльмираның бертуган энесенең хатыны Дилүсә Кашапова дә килгән иде.

Концертның башыннан ахырына кадәр күз яшьләремне тыеп тора алмадым. Шул ук вакытта Эльмирамның иҗатын шуның кадәр халык яратуына сөендем. Залны тутырып килгәннәр.

Минем Эльмираның концертларын залда утырып караганым булмады. Һәрвакыт сәхнә артында булам, аңа киемнәрен алыштырышырга ярдәм итеп йөрдем. Берәр кайчан Эльмираның концертын үзеннән башка карармын дип, башыма да китермәгән идем.

Энем белән әни дә концертка кадәр килеп киттеләр. Әнинең Динә апа янына кереп чыккан арада да хәле начарланып алды. Ул әлеге концертны берничек тә карый алмас иде…

Эльмира безгә җитми. Балалар да сагына инде. Артем быел укырга барганда: «Мине мәктәпкә әнием озатырга тиеш иде», – дип моңсуланып алды. Балалар әтиләре белән кунакка килеп йөриләр. Диана әнисен төшләрендә еш күрүен сөйли. Артемнан әнисе турында сорашмаска тырышабыз, күңелен яралаудан куркабыз, – диде ул.

Залда Эльмираның башка туганнары да күп иде. Моны Дмитрий белән бик җылы итеп күрешүләреннән аңладым.

«Үз-үзен тотышы, әдәпле булуы белән күңелгә кереп калды»

Ә тамашачылар, алда билгеләп үткәнемчә, үтә тыйнак иде бүген…Ачылып сөйләшкәннәре Эльмираны саф күңелле, гади булганы өчен яратуларын әйтте.

Флорида Садыйкова:

Эльмира бер тапкыр безнең Башкортстандагы Караидел районы Сөләйман дигән авылга кайткан иде. Шул вакытта яратып калдык без ул ягымлы кызны. Шуннан бирле хөрмәт итеп, концертларына килә башладык.

Чаллыдан Фәридә апаны Эльмираның үзенә охшатып, туганы түгелме икән, дип туктаттым. Эльмира белән охшаш булуларын ул үзе дә кире какмады.

Эльмираның Чаллыдагы тамашачысы мин. Яшьли китүе күңелне җәрәхәтләде. Үз-үзен тотышы, әдәпле булуы белән күңелгә кереп калды. Аны бары тик яхшы яктан гына искә алабыз, – диде ул.

Элмираның җырларын яратучы Кадрия апа Нуретдинова концертка кызы Айзирәк Солтанова белән килгән.

15 декабрь көнне «Ютуб»тан Эльмираның концертын карый-карый, чыршы бизәдек. Ә икенче көнне иртән аның үлем хәбәрен ишеттек, – диде Айзирәк. – Эльмираның бер концертын да калдырмый йөрдек, иҗатын бик ярата идек. Концерт башланганнан бирле тыела алмый елыйм, күз яшьләрем коела гына, – дип кушыла аңа Кадрия апа.

Эльмира үзе дә күкләрдән елмаеп күзәткәндер иң якын кешеләрен һәм иҗатташ дусларын бергә җыйган концертны. Концертта яңгыраган һәрбер җыр талантлы җырчыбыз рухына дога булып барып ирешсен иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100