Эльмира Сөләйманованың администраторы зиратка барган: «Дустымның каберенә беренче баруым»
Администраторы Алсу Хәсәншина җырчы Эльмира Сөләйманованың каберен зиярәт кылган. Алсу якын кешесенең каберенә ул яраткан ак роза чәчәкләре алып барган… Хис-кичерешләре хакында ул «Интертат»ка да сөйләде.
Күңелемә шулхәтле дә авыр булды... Йөкле булуым сәбәпле, дустым белән хушлаша алмадым. Эльмира вафат булып 2 атна узуга, әни булдым…. Шуңа да дустымның каберенә әле беренче генә баруым. Чәчәкләрне концертларында һәм туган көнендә бүләк итә идем. Чәчәкләр күтәреп Эльмираның каберенә барырга туры килер дип, беркайчан да уйламаган идем, – диде ул.