Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу – туры трансляция

Бүген Чаллыда җырчы Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга озаталар. «Интертат» хушлашу мәрасиме турында хәбәр итеп барачак.

news_top_970_100
Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу – туры трансляция

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. «Интертат» туры трансляцияне төгәлли

 

Эльмираның әнисе оныгы Диананы кочаклап тора

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

Кызыл курткада – Эльмираның әнисе, зәңгәр курткада – энесе Марат

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

10.20

Эльмира Сөләйманова белән Кече Шилнә зиратында хушлаштылар. Аны танышлары хушлашу сүзләрен әйтте.

Тукай районы Кече Шилнә зиратында Эльмира Сөләйманова белән хушлашу мәрасиме узды. Аның дуслары, танышлары, хезмәттәшләре хушлашу сүзләрен җиткерде.

«Бер калакны икегә бүлеп ашадык. «Мин йолдыз» дип, күккә күтәрелмәде. Аерым бүлмә алып кермәде. Һәрвакыт безнең белән булды. Һәрвакыт безнең өчен эшләде, безгә эш тапты. Аның белән сәхнәгә чыгу минем өчен иң бәхетле көннәрнең берсе булып калыр. Аның белән сәхнәдә басып тору – ул үзе яшәеш.

Аның җырлавын халык ярата. Халык кул чапканга без сөенеп туя алмый идек. Ничек кенә чирләгән вакытлары булса да, беркайчан да «плюска» җырламады. Без куркып тора идек, җырлый алыр микән, дип. Җырлап җибәрә, җәелеп китә. Моңлы, ургып аккан чишмә кебек. Тыныч йокла, Эльмира, тыныч йокла, матурым! Без сине беркайчан да онытмабыз», – диде баянчысы Фәйзелхак Хәлимов.

«Барс Медиа» компаниясе вәкиле – компаниянең Чаллыдагы вәкиле Лениза – компания исеменнән кайгы сүзләрен җиткерде. «Эльмира үзе киткәннән соң җырларын калдырды. Кеше китә, нуры кала. Ул безнең белән булмаса да, аның җырлары калды. Аның бу җырлары һәрвакыт безнең белән калыр. Җырчылар күп, күбесенең тавышы бар, әмма сирәгенең генә русчага тәрҗемә ителми торган «моңы» бар. Эльмира моңлы җырчы иде. Моңлы җырчы Эльмира Сөләйманова. Аның җырлары мәңге безнең белән калачак. Эльмира безне – кызларны бергә җыя иде. Ул шулкадәр позитив – «ыштансыз» дип әйтә торган беркатлы иде. Ул мәңге безнең күңелләрдә калачак.

Бүген Казанда – «Татар җыры». Эльмираны искә алачаклар. Ул – мәңге безнең күңелләрдә. Ул – безнең күңел кошыбыз», – диде ул.

«Балаларны садикка бергә бирдек. Кызларыбызны бергә кияүгә бирербез, дигән идек. Күршедә яшәдек. Хәзер кызлар 9нчы классны бетерә. Авыр кайгыны уртаклашам. Безнең күңелдә шундый яхшы, матур булып калыр. Без сине бик яраттык, Эльмира», – диде танышы. Балалары кечкенә булу сәбәпле (Артемга – 8, Дианага – 16 яшь) һәм әниләрен исән чагындагыча хәтерләп калсыннар дип, улын зиратка алып килмәгәннәр. Малай Эльмираның кайнанасы белән калган.

10.05 Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылында җирлиләр. Кызыл курткада – әнисе.

Эльмира Сөләйманованы өеннән алып чыгып киткәндә, ул яшәгән йорт янына килгән тамашачылары алкышлап калды.

09.44 Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов Эльмира Сөләйманова турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп тора алмады.

«Югалту» дигән сүз белән генә чикләнү авыр. Ул минем өчен бик якын кеше иде, безнең гаилә дустыбыз иде. 20 ел элек гастрольләргә чыгып киткәндә танышкан идек. Яшь кыз иде, бик тырыш. Бер эштән дә курыкмады. Аннан соң, зур сәхнәләргә чыккач, ул мине искә алып, һәрвакытта миңа ярдәм кулы сузып килде. Шуңа бик зур рәхмәтлемен.

Туганнарына сабырлык. Тамашачыларга әйтер сүзем бар – Эльмира Наил кызын догалар белән искә алыйк. Урыны җәннәттә булсын. Гел уйламадым Эльмираны җирләрбез дип», – диде Дәниф Шәрәфетдинов һәм үксеп елап җибәрде.

«Аллаһ Тәгалә биргән гомерне яшибез. Кемдер 40, кемдер 50, кемдер 80, кемдер 100гә кадәр яши. Эльмирабыз, кырыгын тутырып, безнең белән саубуллашты, арабыздан китеп барды, туганнарының, балаларының, тормыш иптәшенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын, урыны җәннәттә булсын», – диде җырчы Ринас Әхмәтов.

«Бу – безнең арабызда гына, Татарстан өчен генә авыр югалту түгел. Киткәннәр китә дә бара, калганнарга сабырлык, исән-имин гомер белән яшәргә насыйп булсын. Иренә, әнисенә, балаларына – бәгырькәйләренә сабырлык. Зур югалту барыбыз өчен дә», – диде Чаллы артисты Сәрия Нәбиуллина.


08.00 Хушлашырга килүчеләр җырчы яшәгән йорт янына кичә көндез, кич һәм төн буе килгән, иртән дә алар шул йорт янында.

«Бик чибәр, бик-бик-бик дип әйтеп була аны бар яктан да. Бергә үстек шушы комплекста. Бик зур югалту. Туганнарына, дусларына, якыннарына сабырлык телибез. Җырларын бик ярата идек. Үзенчәлекле аның тавышы. Күңеле кереп ята иде җырларына, моңлы, тирән мәгънәле, аңа гына хас сагышлы», – дип сөйләде аның танышлары.

Хушлашырга килүчеләр аның балалары ялгыз калуын искә алды.

Җырчының якыннары әйтүенчә, бүген «Татар җыры» булу сәбәпле, коллегалары төнлә килеп саубуллашкан.

Бу минутларда Чаллыдагы йорты янында Диләрә Илалетдигова, Рамил Галимҗанов, Ринас Әхмәтов хушлашырга килгән.

Кичә матбугат чараларында, җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу Тукай районы Кече Шилнә авылы мәчете янында узачак, дигән хәбәр таралган иде. Җырчының энесе Марат әйтүенчә, бу мәгълүмат дөрес түгел. Мәчет янында хушлашу булмый, хушлашырга теләүчеләр Кече Шилнә зиратына 10.00 сәгатькә килә ала.

Эльмираның энесе әйтүенчә, Кече Шилнәдә беркемнәре дә яшәми. Матур, якты авыл, аннары ире тумышы белән шул яклардан булганга, Шилнәдә җирлиләр.

Кече Шилнә – Чаллы янындагы 1000 кешелек авыл, анда яртылаш руслар, яртылаш татарлар яши.

Хәзерге вакытта җырчы яшәгән йорт янына халык килүдән туктамый. Кешеләр төн буе агылган. Хушлашырга килүчеләр йорт ишегалдында, подъездларда тулган, инде анда урын юк диярлек.

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды 

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Эльмира Сөләйманованың соңгы интервьюсы: нибары 7 секунд... 

Эльмира Сөләйманованың энесе: «Барысы да әйбәт иде, ул авырмады, салкын тигән иде аңа»

Эльмира Сөләйманова белән хушлашырга килгән Дәниф Шәрәфетдинов елап җибәрде 

Эльмира Сөләйманова: «Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул...» 

Җырчы Эльмира Сөләйманова җырлары 

Җырчы Эльмира Сөләймановага инфаркт булуы билгеле 

Җырчы Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр 

Хушлашырга килүчеләр Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга алкышлар белән озатты 

Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу - туры трансляция 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100