Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова: "Ел буе чирләп чыктым"

Күптән түгел генә Эльмира Сөләйманова белән Рамил Галимҗанов дуэты таркалуы хакында хәбәр иткән идек. Бергә эшләү дәверендә җырчылар саллы репертуар туплады, үз тыңлаучыларын булдырды. Тик җырчы егет “Интертат”ка сәхнәгә аерым чыгарга теләвен әйтте һәм соңгы вакытта алар икесе сирәк чыгыш ясый. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Cөләйманова бу хакта нәрсә уйлый? 

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова: "Ел буе чирләп чыктым"

- Эльмира, ни өчен Рамил белән иҗади дуслык кыска гомерле булды?

-Рамил Галимҗанов белән ике ел бергә эшләдек, бик күп җирләрдә чыгыш ясарга туры килде. Аннан соң ул үзенең популяр була башлавын сизде һәм аерым гына җырларга теләк белдерде. “Эльмира, мин үзем генә сольный концертлар куярга телим. Әгәр заллар җыя алмасам, сиңа кире кайтырмын”, - диде. Мин аның бу теләгенә берничек тә каршы килә алмадым, ризалашырга туры килде. Бу хәбәрне кабул итәргә теләмәдем. Рамилнең миңа тавышы ошый, башкалардан аерылып тора иде. Ул киткәч кайгыга баттым әле.

- Кире кайтырга теләсә кабул итәрсеңме?

- Кабул итәчәкмен. Мин аның кире кайтуын телим, өметләнәм. Зур шәһәрләрдә без бергә чыгыш ясыйбыз, Рамил кечкенә районнарда чыгыш ясаудан баш тартты. Бу аның теләге, шулай ук каршы килмәдем. Аннан соң аңа түләргә кирәк, ә ул чыгышлары өчен шактый кыйммәт сорый (көлә). Зур шәһәрләргә аны үзем белән алам. Анда билетлар сатыла һәм аңа түләргә акчам җитә. Шушы арада тагын бер дуэт җыр яздырырга исәп бар. Без аралашып торабыз, әле үзара хезмәттәшлегебез дәвам итә.

Хәзер концертларымда чыгыш ясау өчен ир-ат эзлим. Яшь башкаручы Илшат Сафин белән эшли башлаган идек, ул да китеп барды. “Минем җырларга вакытым юк, үз бизнесым бар”, - диде.

- Сиңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Социаль челтәр аша тискәре фикер язучылар булдымы соң?

- Күп кенә артистларга тискәре караш яши, алар мактаулы исем алгач тамашачы начар сүзләр яза башлый. Миңа социаль челтәрләрдә теләсә-нинди сүзләр язучылар аз. Күп очракта таза булуыма гына бәйләнәләр. “Сезгә ябыгырга кирәк, сез бик ямьсез”, - дип язган кешеләр бар. Игътибар итмим, чөнки үземне матур булуымны беләм (көлә). Иң мөһиме ирем ярата, башкаларның яратуы кирәкми. Мин дә ябыксам, сәхнәдә тагын “аппетитный” кем кала? Таза хатын – шәп хатын.

Татарстанның атказанган артисты исемен сатып алалар, дигән сүзләр дә йөри. Күп кеше бу исемгә лаек булуым хакында язды, мин килешәм. Унбиш елга якын сәхнәдә, йөздән артык җырым һәм җиде альбомым бар. Җиденче “Алтын барс” сынын алам. Мин дә “йолдыз” чире юк, әлеге дәрәҗәле исемне тыйнак кына кабул итеп алдым. Масаеп, борынымны өскә күтәреп йөри торган кеше түгел мин. Һәрвакыт гадилек яклы булдым. Сәхнәгә алып баручылар “Татарстанның атказанган артисты” буларак игълан иткәндә оялам, күэелем тула һәм елыйсым килә. Ничектер дулкынланам.

- Узып баручы ел синең өчен уңышлы булдымы?

Бу ел минем өчен бик уңышлы булды. Тик сәламәтлеккә бәйле проблемалар булып алды. Үзем әллә ничә тапкыр хастаханәдә ятып чыктым, балалар да айлар буе авырды. Яңа елны ничек башлыйсың - шулай тәмамлыйсың, - диләр бит. Беренче гыйнвар көнне авырый башлаган идем, ел буе чирләп чыктым. Шуның өчен барлык авыртуларны бу елда калдырырга тырышырбыз.

Иҗатка килгәндә, залларны тутыру авыррак булды. Хәзер концерт программалар һәм җырчылар күп, тамашачы кемне сайларга да белми. Эте дә, бете дә җырлый бит. Аннан алып баручысы да, биючесе дә җырчы булырга тели. Хәзер халыкны шаккаттыру өчен башыңа басып сикерергә, яки чишенеп чыгарга кирәк. Шәрә чыккан очракта аншлаг була. Халыкка моң кирәкми, ул шоу карарга ярата. Мин дә утлы шоулар эшләп карадым, ләкин файдасы булмады. Шуңа да карамастан иҗатымны яратучылар бар. Булганы җитә, мин бик канәгать.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100