Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың энесе: «Барысы да әйбәт иде, ул авырмады, салкын тигән иде аңа»

Бүгенге иртә җырчы Эльмира Сөләйманованың вафаты турындагы кайгылы хәбәр белән башланды. «Интертат» җырчының якыннары һәм иҗатташ дуслары белән аралашып, мәрхүмә турында истәлекләр туплады.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың энесе: «Барысы да әйбәт иде, ул авырмады, салкын тигән иде аңа»
"Татар-информ" архивы

«Безнең гаилә, туганнарыбыз шок халәтендә»

Мин шалтыратканда, Эльмираның бертуган энесе Марат Кашапов морг ишек төбендә башка туганнары белән бергә Эльмираның җәсәден биргәннәрен көтә иде. Эльмира белән Маратны әниләре ялгызы гына тәрбияләп үстергән. Апасы гомере буе энесенең терәге һәм таянычы булган. 

Апам белән яшь аермабыз 4 ел. Минем турыда һәрдаим кайгыртып торучы, мине саклаучы, яклаучы булды ул. Ул супер кеше иде. Ачык күңелле, игелекле, башкалардан үзенең бер әйберен дә кызганмый торган кеше. Ничә тапкырлар инанганым бар – андыйлар безнең арадан бик иртә китә. 
Безнең гаилә, туганнарыбыз шок халәтендә. Менә хәзер мин сезгә бу турыда сөйлим, морг ишек төбендә аның җәсәден чыгарганнарын көтеп торам – үзем әлеге хәлнең чын икәнлегенә ышана алмыйм. Төшемме соң бу минем… Сөйләшүе бик кыен, гафу итегез…
Кичә кичтән шалтыратыштык бит, барысы да әйбәт иде әле. Интернетта ниләр генә язмыйлар, күптән авырган, дигән гайбәтләр таралган. Ул авырмады, гап-гади ОРВИ белән чирләде, салкын тигән иде аңа.

Яңа гына экспертиза нәтиҗәләрен кулга алдык – апама инфаркт булган. Ютәл, салкын тию сәбәпле кеше шулай кисәк вафат була алмый бит инде. Йөрәге белән дә проблемалар булганын хәтерләмим. Безнең нәселебездә хатын-кызлар бик озак яши иде. 
Апамны иртәгә Тукай районы Кече Шилнә авылындагы зиратта җирләячәкбез. Башта, бүген үк җирләрбез, дип уйлаган идек. Ләкин, бәхилләшергә вакытыбыз булсын өчен, төнгә яныбызда калдырырга уйладык… Саубуллашырга теләгән кешеләр 10.00 сәгатькә авыл зиратына килсеннәр.

 

Фото: © социаль челтәрләр

«Эльмира беркайчан да плюска җырламады»

Эльмира Сөләйманованың баянчысы Фәйзелхак Хәлимов:

Бик игелекле, кешелекле иде Эльмира. Саран булмады, «мин – йолдыз, атказанган артист» дип, аерым утырып ашамады. Бик матур, моңлы җырчы иде. Мин аны әле 2000 еллар башында ук «Сердәш» ансамблендә күреп, «шәп җырчы» дигән фикердә калган идем. 2011 елда, баянчы кирәк булып, алар миңа үзләре чыктылар. Даими эш урыным булгач, баштарак, Эльмира белән зур концертларда гына катнаша ала идем. 2017 елдан инде даими хезмәттәшлек итүгә күчтек.

14 декабрьдә Казанда хәйрия концертында катнашырга тиеш идек. «Отмена» дип язып җибәрде. «Нәрсә булды?» – дип сорагач: «Чыдап булмаслык ютәллим», – диде. Кичә генә 18е көнне Нефтекамскида булачак банкетка барып булмаячагын хәбәр итте. Чөнки Эльмира беркайчан да плюска җырламады. Хәле әйбәт түгел иде, аңа тере тавыш белән җырларга авыр булыр иде.

Инфаркт булдымы икән, үпкәсенә су җыелганмы, берни белмибез. Ярганнан соң билгеле булыр инде барысы да. Ире бүген Эльмираның бик нык гырылдаган тавышына уянып киткән. «Шул китеп барган секундлары булган», – дип сөйли. Хәтта «ашыгыч ярдәм» чакырырга да өлгерми калган. Ул шок халәтендә, янәшәңдә йоклап яткан хатының вафат булсын әле…

 

Фото: © социаль челтәрләр

Миңа бу коточкыч хәбәрне иртәнге 6да энесенең хатыны шалтыратып әйтте. Йокы аралаш берни аңламыйм: «Эльмира, нигә елыйсың, ни булды?» – дим һаман. Ә ул киленнәре булып чыкты.

Ире белән дә бик матур яшәделәр. Ул – рус милләтеннән, бик тыныч, акыллы кеше. Көтмәгәндә-уйламаганда шундый хәсрәт килде әлеге гаиләгә.

«Соңгы вакытта ул бездән читләште кебек»

Җырчы Ильмира Нәгыймова:

Бик ачык, бик яхшы күңелле, эмоциональ кеше иде Эльмира. Бөтен нәрсәгә юмор аша карый, гел көлешә идек без аның белән. Шул ук вакытта бөтен нәрсәне күңеленә якын кабул иткәнен дә хәтерлим. Аның үлеменә ышанасым килми.

16 яшемдә «Барс-медиа» компаниясенә килгәч, миңа терәк булган беренче кеше булды ул Эльмира. Аның белән «Апа-сеңел» проекты оештырып, бик озак вакытлар гастрольләргә йөрдек. Бергә эшләве күпкә җиңелрәк иде. Әгәр дә арабызга Эльмираның бер иптәш кызы кермәсә, әлеге проект тагын да озын гомерле булыр иде. Ул кыз бездән көнләште, араларыбызны какшатыр өчен кулыннан килгәннең барын да эшләде. Белүемчә, кабат үзе дә Эльмираны авыр вакытында калдырып китте.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Эльмира минем никахымда шаһит буларак катнашты. Минем әти-әнием белән якын мөнәсәбәтләрдә булды. Хәтта минем әтигә «әтием» дип эндәшә иде ул. Әти дә аны «кызым» дип йөртә иде. Без чыннан да апа-сеңел кебек булдык.

Матур гаилә корды, ире дә яхшы кеше иде. Алма кебек 2 бала тәрбияләделәр. Балалары бик кызганыч, шундый кечкенә килеш ятим калдылар.

Соңгы тапкыр 1 ел элек концертта күрешкән идек. «Әйдә, «Апа-сеңел» проектын дәвам итик әле, Ильмира», – дип тәкъдим итте. «Әйдә, мин бик теләп риза», – дидем. Менә шул вакыттан соң юкка чыкты ул. Смсларга җавап бирмәде. Миннән генә түгел, башка сәхнәдәшләреннән дә читләште кебек. Кемнән генә сорасам да, «аралашмый» дип әйттеләр.

Ковидны да бик авыр кичергән булган икән. Соңгы атнада да бик нык ютәлләп йөргән. Тыныч кына йоклаган вакытта китеп барган бу дөньядан.

Бүген барып, Эльмира белән саубуллашырга җыенам. Иртәгә Казанда «Татар җыры» бәйгесе булу сәбәпле, җирләргә бара алмаячакмын…

«Беркайчан кеше турында начар сүз сөйләмәде»

Җырчы Гөлназ Сираева:

Эльмираның яхшы сыйфатлары бик күп иде. Ләкин башкалардан аерып торган иң уңай сыйфаты – аның кеше турында начар сүз сөйләмәве. Сүз йөртү, кешегә бәя бирү кебек әйберләр бөтенләй хас түгел иде аңа. Аны башкалар тормышы кызыксындырмады, һәм ул бары тик үз тормышы белән генә яшәде.

Эльмира сәхнәгә миннән берничә ел соңрак чыкты. Икебез дә Чаллыда яши идек. Казан концертларына бергәләп килеп йөрдек..

Мин Казанга киткәннән бирле аралашканыбыз булмады. Без артистлар бер-беребезнең тормышын социаль челтәрләр аша күзәтәбез. Ул социаль челтәрләрен дә актив алып бармады, шуңа күрә соңгы вакытта аны күз уңыннан югалткан идем.

 

Фото: © социаль челтәрләр

«Җырларымны чыгарырга өлгермәде...»

Җырчы Ринас Әхмәтов:

Эльмира белән инде 2 ел күрешкәнебез юк икән. Телефон аша шалтыратышып кына хәлләр белешкән булды. Аның белән ул Ринат абыйның «Сердәш» төркемендә эшли башлаган чорларда танышкан идек. Минем 2 җырымны чыгарырга җитешмәде. «Яздыртам, яздыртам», – дип йөргән иде. Башкарырга өлгердеме икәнен дә әйтә алмыйм.

Бик кызганыч, урыны оҗмах түрләрендә булсын.

 

Фото: © 

«Әтиләре булмагач, тормышлары җиңелләрдән булмады» 

Җырчы Айгөл Шәйхетдинова:

Мин Чаллыга килеп, Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга кердем һәм Ринат абый Гобәйдуллин җитәкчелегендәге «Сердәш» ансамблендә эшли башладым. Ул вакытта анда элекке составтан бары тик Эльмира Сөләйманова гына калган иде. Мин дә килгәч, ике кыз булдык. Икебез дә бер комплекста тордык – мин туган апаларда, ә Эльмира әнисе һәм энесе белән яшәде. Сабантуйларда, Яшьләр көннәрендә бергәләп җырлап йөреп, тәҗрибә тупладык. 

Менә шул «Сердәш» тә эшләгән елларда без Эльмира белән аерылмас дуслар булдык. Ул вакытта фатирларда шалтырап ачыла торган тимер ишекләр, кәрәзле телефоннар юк. Концертлардан бик соң кайткан вакытларда, апаларны уятып йөрмәс өчен, бик еш Эльмираларда кунып кала идем мин. Ул мине туганы кебек якын күреп, ярдәм кулын суза иде.

Әтиләре булмагач, тормышлары да җиңелләрдән булмады аларның. Әнисе ялгызы 2 бала тәрбияләгәч, Эльмирага да бик иртә эшли башларга, тормыш йөген тартырга туры килде. Сату өлкәсендә бик уңышлы эшли иде ул. Ләкин аның җырлау теләге күпкә зуррак иде. Җырлап, акча эшләп, әнисенә ярдәм итәсе килде аның. Тормыш авырлыкларына да карамастан, ул позитив иде, гел елмаеп кына торды. Җылы, рәхәт кеше иде ул Эльмира.

Ул «Барс-медиа»га киткәч, безнең юллар аерылды. Алар белән эшли башлау аңа файдага булды – Эльмира тагын да зуррак танылу алды. Шул еллардан соң аның белән артык якын итеп аралашып, кунакларга йөрешкәнебез булмады инде. Ләкин мин аны Чаллыда миңа беренче ярдәм кулы сузган, һәрдаим минем белән булган кеше, дип искә алам.

Нәрсәләр аша гына узмадык без аның белән. Салкын машиналарда, салкын клубларда концертлар куюлар, дисеңме, әллә кайларда кунып, атналар буе кайтып кермичә гастрольләрдә йөрүләр, дисеңме…

Берсендә без аның белән очраклы рәвештә генә, Кама буенда, гаиләләребез белән су керергә төшкәч очраштык. Ул вакытта аларның малайлары юк иде әле. Кызы һәм тормыш иптәше белән килгән иде Эльмира яр буена. Ипле, тыныч, җайлы кеше икән, дип, ирен дә бик ошатып калган идек Ришат белән. 

 

Фото: © Айгөлнең шәхси архивыннан

«Аңа баянда уйнап торулары үзе бер рәхәт иде»

Баянчы Алмаз Рәхимов:

Мин Эльмираны бары тик яхшы яктан гына беләм. Сәхнәдә дә, тормышта да бик гади кеше булды. Казандагы концертларында һәм Башкортстан якларында аның белән гастрольләрдә булган бар. Халыкның аны ничек яратканы сәхнәдә үк сизелеп тора иде. Хәзер Эльмира кебек моңлы җырлар җырлаучылар бик аз бит. Аңа баянда уйнап торулары үзе бер рәхәт иде. Тормыш бигрәк кыска. Балалары кызганыч.

Соңгы тапкыр аның белән Казанда «Мәйдан» каналы өчен «Яңа ел тапшыруы» съемкаларында күрештек. Узган җомгада телефоннан сөйләштек. Авырыйм, дип әйтмәгән иде. «Әнигә аллерголог кирәк, танышларың юкмы?» –- дип сорашты. Үзенең дә авыруы турында белмәгән идем.

 

Фото: © социаль челтәрләр

«Күбрәк вакытын гаиләсенә, балаларына бирергә тырышты»

Тавыш операторы Рәмзил Сәләхетдинов:

Күңелемә бик авыр, нәрсә дә булса сөйли алырмынмы икән мин сезгә… Үлем хәбәрен беренчеләрдән булып ишеттем. Әле дә аңга килә алмый йөрим.

Мин аны «Сердәш» ансамблендә эшләгән вакытларыннан ук беләм. Соңгы 7 елда аеруча якын булдык, бергә эшләдек. Машина йөртүчесе дә, тавыш операторы, ут куючысы да булдым мин аның… Элмира чын КЕШЕ иде, кешелекле кеше. «Мин – артист» дип, масаеп йөрмәде ул.

Соңгы елларда сольный концертлар оештырмады. Күбрәк вакытын гаиләсенә, балаларына бирергә тырышты. Солянкаларда чыгышлар ясый идек, банкетларда күп йөрде.

Иҗатташ дустымның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәт түрләрендә булсын. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

Эльмира Сөләйманова 1982 елның 5 февралендә Чаллыда туган, 16нчы мәктәптә укыган.

2012 елдан «Барс Рекордс» продюсерлык үзәгендә эшли башлый. 2018 елдан – Татарстанның атказанган артисткасы. Ире белән бергә ике бала – Артем һәм Диананы тәрбияләп үстерәләр иде.

«Татар-информ» редакциясе Эльмираның ире, балалары, барлык якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. 

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100