Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Илүсә Фәләхованың үзенчәлекле туе күпмегә төшкән?

news_top_970_100
Блогер Илүсә Фәләхованың үзенчәлекле туе күпмегә төшкән?
Фото социаль челтәрдән

Блогер Илүсә Фәләхованың туе булды, дип язган идек. Ул Раушан исемле егеткә кияүгә чыкты. Яшьләрнең бәйрәме да гадәти генә узмаган – алар «авылча» стильдәге  туй оештырганнар.  Мәсәлән, кәләш кулына чәчәк букеты урынына арыш башаклары тотып, кияве янына трактор чүмеченә утырып килгән. Кунаклар да авылча, уңайлы итеп киенеп күңел ачкан бу мәҗлестә. 

Әлеге үзенчәлекле туйны оештыру өчен, яшь парның 800 мең сум акчасы киткән. Бу хакта блогер социаль челтәрләрдә сөйләгән. «800 мең сумның 500 меңен әти кредитка алып бирде. Туйдан 400 мең сум акча җыелды. Әлеге акчалар белән бурычны түлибез», – дигән ул. 

«Кредитка туй уздыралармыни?» – дип аптыраган кешеләргә ул: «Без ул кредитны бик тиз ябачакбыз. Мин дә, ирем дә акчаны яхшы эшли. Әмма туйга акча туплап өлгерә алмаган идек», – дип аңлаткан. 

Илүсә 800 мең сумның нәрсәләргә киткәнен дә исәпләп күрсәткән. Мәсәлән, өстәлләр әзерләү өчен блогерлар 331 мең сум, залны бизәү өчен – 60 мең сум акча тоткан. Ди-джейга – 45 мең сум, ә күбекле бәйрәм оештыручыларга 30 мең сум акча түләгәннәр. Илүзәне чүмеченә утыртып алып килгән тракторчы да хезмәте өчен шактый саллы сумма – 14 мең сум акча сораган.  

Ап-ак туй күлмәге киеп кияүгә чыгу – Илүсәнең зур хыялы булган. Алга таба ул сау-сәламәт бала табып, үз йортында яшәргә, төрле илләр буйлап сәяхәт итәргә тели. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100