Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Илүсә Фәләхова, фатирын һәм машинасын сатып, Дубайга күченеп китәргә җыена

news_top_970_100
Блогер Илүсә Фәләхова, фатирын һәм машинасын сатып, Дубайга күченеп китәргә җыена
Фото Илүзә Фәләхованың социаль челтәрдәге битеннән

Мамадыш районы Олыяз авылы кызы Илүсә Фәләхова үзенчәлекле блогер буларак танылды. Хәзер ул кияүдә һәм ире Раушан белән Дубайга яшәргә күченеп китәргә җыена.

Бу көннәрдә ул фатирын сатуга әзерли. Беренче эш итеп, Илүсә өс һәм аяк киемнәрен бик арзан бәядән сата һәм бушлай тарата башлаган. Аларны килеп алып китүчеләр дә бар. Ә фатирдагы йорт җиһазларын һәм техниканы туганнарына бирергә уйлаган.

«Караватны әти-әнигә кайтарабыз. Диван, кер юа торган машинаны, суыткычны, аш бүлмәсе шкафларын Руслан белән Ландышка бирәбез, Сөмбелгә телевизор, робот тузансуырткыч, «Алиса»ны бирдем», – дип язган ул.

«Нигә әйберләрне таратырга, әниләрегезгә кайтарып торыгыз», – диючеләргә «Кирәкмәгән киемнәр ике әниләрдә дә җитәрлек, ә кире кайтырга уйласак яки башка урынга күченсәк, бу «барахло»ны, машина белән фатирны 500 тапкыр сатып алырга була», – дип җавап биргән блогер.

«Мин кайчандыр авылда яши идем, аннары Казанга күчеп килдем. Беренче чиратта, бу – минем өчен үсеш. Болай да, рәхәттә яшәп, Казанда озак тоткарландык. Хәзер мин үзем генә түгел, янәшәмдә ирем бар. Утка-суга керерлек дусларым бар. Шуңа күрә минем бер тамчы шигем дә юк, борчылмыйм да. Дубайга безнең белән 20 кеше күченә, әлегә алар бу хакта сөйләми. 

Кайчандыр бер чемодан белән Казанга күченгән идем. Ә хәзер без 2 чемодан белән Дубайга күчәргә җыенабыз.

Әниләр шалтыратты, борчылалар. Бөтенләйгә китмәгез, дип елыйлар», – дип уртаклаша Илүзә.

«Дубайда эссе, әйберләр кыйммәт», – дип тә кисәткәннәр Раушан белән Илүсәне.

Блогер Илүсә Фәләхованың кияүгә чыгуы турында язган идек.

 

Фото: © Илүзә Фәләхованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Фото: © Илүзә Фәләхованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100