Дубайга күченеп киткән Татарстан блогерлары Илүсә Фәләхова белән аның ире Рушанның иң зур теләкләренең берсе өлешчә чынга ашкан. Алар ял итәргә Рушанның әнисен, 77 яшьлек әбисен һәм апаларын китерә алган. Әлегә Илүсә үз әти-әнисен Дубайга ял итәргә килергә үгетли алмавы турында сөйли.
«Озак көтелгән очрашу. Әби һәм апа белән ярты ел күрешмәдек. Барыбыз да нык сагынганбыз.
Әбигә 77 яшь, аны монда килергә озак үгетләдек, һәм ул монда.
Бу – әбинең диңгезгә һәм чит илгә беренче сәфәре. Аларга Дубайны күрсәтәчәкбез. Кайтып китүләрен күз алдына да китерә алмыйм. Тагын күбрәк күз яше булачак», – дип язган Илүсә социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Блогерлар якыннарын каршы алган видеоны күрсәтте. Видеоны караучыларның да күңелләре тулган.
«Ник мондый видео куясыз? Елатып бетердегез»;
«Әни кешенең баласын бик еракка чыгарып җибәрәсе килми шул. Озын-озак еллар, күрешеп, сөенеп яшәргә язсын»;
«Әбинең күңеле елый. Сагынган, җаныкаем. Ерак араларны якын итеп, хөрмәт итеп килгән бит»;
«Әнисе улын бигрәк сагынган»;
«Рушанның әнисе улына шундый мәхәббәт белән карый, үземне таныдым һәм елап җибәрдем», – дигән комментарийлар калдырганнар.