Дәртенә күрә дәрманы, чорына күрә солтаны: «ДәртФест» үсә - өчпочмак пешереп тә була
«Интертат» фестиваль тарихын барлый.
Быел «ДәртФест» яңа форматта һәм үзгә вакытта – ислам мәдәнияте фестивале буларак 6 сентябрьдә узачак. Фестиваль «Казан – ислам дөньясы башкаласы» елы кысаларында үткәрелә.
- Фестиваль мәйданы – Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалды. Фестиваль сәхнәсендә – татар бәетләре һәм мөнәҗәтләре, шулай ук гарәп илләренең борынгы академик музыкасы.
Әйдәгез, бераз гына фестиваль тарихын урап килик. «ДәртФест»ның тарихы 2018 елдан бирле үткәрелеп килүче Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестиваленә барып тоташа.
Tat Cult Fest – үзләрен «яңа татар мәдәнияте», «татар альтернативасы» дип таныткан бер катлам сәнгать вәкилләренең үз иҗатларын халыкка тәкъдим итүе иде. Ул беренче елларда нәкъ менә 30 август көнне бөтен Казан Кирмәнен колачлап ала иде.
Беренче фестивальнең (2018 ел) программасын искә төшерсәк, өч сәхнә корылган иде: фьюжн-сәхнәдә Зуля Камалова, Энвер Измайлов, Juna, Ислам Сатыров һәм башкалар чыгыш ясады. Рок-сәхнәгә Super Tatar, Рәдиф Кашапов, GAUGA, АИГЕЛ чыкты; электрон сәхнәне Said Olur, AYGYUL, Djinn City кебек музыкантлар биләде. Моннан тыш, «Калеб» иҗат берләшмәсенең дә үз сәхнәсе бар иде: Ильяс Камал, Артур Исламов, шулай ук, яңа буын шагыйрьләр Луиза Янсуар, Рүзәл Мәхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллиналар чыгыш ясады, Илшат Сәетовның «Ку» рок-спектакле уйналды. Манеж залында Татарстанның яшь кинорежиссерларының фильмнары күрсәтелде, очрашулар узды. Әдәби мәйданчыкта лекцияләр, шагыйрьләр белән очрашу, сәнгатьле уку буенча остаханә, «Калеб»нең яңа дулкын шагыйрьләре әзерләгән перфоманс узды.
2019 ел.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»/архив
Икенче фестивальдә (2019 ел) Зур сәхнә, Кече сәхнә һәм Театр сәхнәсе булып, Зур сәхнә хедлайнерлары – Финляндиянең Başkarma һәм The Sounds of Tsingiskhan төркемнәре, Зуля Камалова; Кече сәхнә хедлайнерлары – Лэйна, Нурминский, Илгиз Шәйхразиев, АИГЕЛ иде. Бу фестивальдә Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган «Алты көн ярату» альбомын тәкъдим иткәнен хәтерлим. Кызыл тунлы Зөлфия Камалова альбом акчасының краудфандинг белән җыелуын искәртте, тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерде. Казанда чыгыш ясау өчен махсус җыелган музыкантларын тәкъдим итте.
Ә инде өченче фестивальдә (2020 ел) аның төп продюсеры (яки продюсерларының берсе) Ильяс Гафаров: «Казан Идел буе регионының музыкаль үзәгенә әверелә бара», – дип сөйләгән иде. Программа киң колачлы булган: Зур сәхнә, Кече сәхнә, Электрон сәхнә, Бию сәхнәсе... перфоманслар, арт-квест, плэнерлар, остаханәләр һәм балалар зонасы.
2021 елгы дүртенче фестиваль турында «TAT CULT FEST – Казан Кремленең альтернатив татар музыкасын үстерү өчен янып-көеп йөрүче буларак, татар тарихына кереп калачак музыкант һәм продюсер Ильяс Гафаровка тапшырылган көне. TAT CULT FEST — әлеге дә баягы Ильяс Гафаровның Татарстан Президенты белән очраша торган көне. Бу көнне Казан мәйданчыкларында бара торган бәйрәм чаралары аша үтүче Президент Рөстәм Миңнеханов, һичшиксез, Казан Кремлендәге яшьләр фестиваленә дә кагылып чыга», дип язган булганмын.
2021 ел
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»/архив
2022 елда бишенче фестиваль Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тирәсендә һәм эчендә узды һәм бу соңгы фестиваль иде.
2023 елда инде Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивален «ДәртФест» алыштырды. Ни өчен популярлашып килгән фестивальнең исеме алыштырылган, дисәгез, аптыраганнан, әлбәттә. Чөнки Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивален бер елгыр егет үз продюсерлык компаниясенә теркәп куйган булып чыкты. Без бу егетне фестивальне оештыручыларның берсе – Адель Таккезе буларак беләбез.
- Беренче «ДәртФест»ны Татарстан Республикасының ике министрлыгы – Мәдәният министрлыгы һәм Яшьләр эшләре министрлыгы бергәләп үткәрде.
Ильяс Гафаров белән 2023 елгы диалогтан өзек:
«Бу – Tat Cult Festның дәвамымы?
Әлбәттә, дәвамы.
Бу – шул ук фестивальме?
Концепциясе буенча, бәлки, шул ук түгелдер. Ләкин дәвамы дип әйтергә була. Чөнки, беренчедән, Республика көнендә, татар телендә...
Почти...
...Заманча мәдәният бит инде монда. Күбрәк яшьләр өчен. Өлкәннәр килсә дә, яшь күңелле кешеләр килә. Шәһәрдәге башка мәйданчыклар белән чагыштырсак, бу, әлбәттә, Tat Cult Festның дәвамы...»
Музыкант Илнар Фатыйхов белән аралашудан өзек:
Илнар, Tat Cult Fest белән «Дәртфест»ның аермасы бармы?
Аермасы, әлбәттә, бар. Tat Cult Fest 2018 елдан бирле бара. Аның үз концепциясе, философиясе бар иде. Ул әзер продукт иде. Ә «Дәртфест»... артистлар исемлеген карасак, концепциянең таркалуын күрәбез.
Бу – сезнең теге фестиваль түгел, әйеме?
Бу Tat Cult түгел.
Бу нәрсә?
Бу – шундый «Дәртфест»...»
2024 һәм 2025 елларда да узды ул «Дәртфест». Казан Кремлендә, әлбәттә. 30 августта, әлбәттә. Фестиваль программасында таныш җырчылар чыгыш ясады (Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band һәм солистлар Азат Баязитов, Илгиз Шәйхразиев, Эльвира Мифтахова, Juna инди-фолк төркеме һәм Azat Gilmetdin, Malsi Music, Эльвира Мифтахова, Илгиз Шәйхразиев һәм K-Ru), фестивальнең бер үзенчәлеге - мода күрсәтү урыны да бар иде. Фестивальдә локаль инди-музыкантлар башкаруындагы Зуля Камалова иҗатына трибьют булды. Туп сарае ишегалдында урнашкан Кече сәхнәдә яшь татар артистлары: Алма, lunami, Garipov, Al Su, Айрат Хәйруллин, АлияНур, Elina, qaynar чыгыш ясады. Сәхнә хедлайнеры TATARKA иде.
2024 ел.
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»/архив
Шунысы игътибарга лаек: элек заманча татар мәдәнияте фестивале Казан Кремле ишегалларын тулысы белән (Шейнкман урамы белән бергә) колачлап алса, хәзер фестиваль локацияләре ике урынга – Туп ишегалдына (Пушечный двор) һәм Гавами урыннар ишегалдына (Присутственные места) тупланды.
2025 ел
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»/архив
«Без 2 зур мәйданчык ясап, локальләштердек. Тора-бара сәхнәләр санын арттыру нияте бар. Аның өчен ниндидер партнерлар белән эшләргә кирәк. Хәтта аерым эстрада сәхнәсе дә ясарга мөмкин. Ләкин ул эстраданы фестиваль форматына яраклаштырырга кирәк. Беренче чиратта – алар тере тавыш белән җырласыннар, тере уен кораллары куллансыннар. Безнең артистлар барысы да тере чыгыш ясау белән аерылып тора», – дип сөйләгән иде былтыр Ильяс Гафаров.
Ә быел былтыргы хыялларны онытып... исәнме, кодагый, диярсең – яңа форматлы яңа юнәлешле «ДәртФест».
Быел «Рамадан. Татар мәкамы» альбомы авторы ресторатор («Түбәтәй») Солтан Сафин, «Манзара» музыкаль премиясе лауреаты Динар Шәймәрданов, «Рухи моң» дуэты (Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов) чыгыш ясаячак. Сәидә Мөхәммәтҗанова «Дөнья» этномузыкаль проекты белән берлектә махсус программа әзерләгән. Фестивальнең махсус кунагы – Мәскәүнең Андалусия ансамбле. Ул – Алжир, Сирия һәм Россия музыкантларын берләштергән иҗади берләшмә. Ансамбль борынгы халык уен кораллары ярдәмендә гарәп илләренең урта гасыр музыкасын яңарта.
Фестиваль өчен махсус рәвештә Россиянең әйдәп баручы каллиграфларының берсе Покрас Лампас «РАССВЕТ – ЗАКАТ – РАССВЕТ: Культура / Природа» дип аталган уникаль эшен тәкъдим итәчәк. «Әлиф» берләшмәсе һәм MOÑ театр мәйданының «Дөр» пластик спектакле күрсәтеләчәк. Шулай ук витраж техникасында рәсем ясау, күн эшкәртү, каллиграфия буенча мастер-классларда катнашырга, келәм техникасында брелок, чәй өчен үләннәрдән капчык ясарга, яулык бәйләргә өйрәнергә һәм хәтта өчпочмак пешерергә мөмкин була. Балалар мәйданчыгында яшь коллективлар чыгыш ясаячак. Алар арасында «Әллүки» курайчылар студиясе, «Казан» һәм «Мәрҗән» бию ансамбльләре студияләре бар. Балалар филармониясе артистлары нашидлар һәм мөнәҗәтләр башкарачак.
Биредә балаларны сабын куыклары шоуы һәм крио-шоу да көтә. Лекторийда балалар тәрбиясе мәсьәләләре буенча «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин, психолог Гөлназ Әхмәтҗанова, хәйрия фонды директоры Ләйсән Ганиева һәм педагог-логопед Динара Фәйрушина фикер алышачак. Аннан соң традицион гаилә институтын саклау темасы буенча балалар өчен халыкара UMMALAND нәшриятының нигез салучыларның берсе Резедә Акчурина һәм язучы Хәйдәр Булгари белән фикер алышу узачак.
- Фестиваль Yummy Music лейблы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
ххх
Заманча татар мәдәнияте фестиваленең бар тарихы шушы.
Татарстандагы фестивальләр тарихына күз салсак, 2012 - 2018 елларда Татарстанда «Иман моңы» халыкара рухи музыка фестивале үткәрелеп килгәнен искә төшерербез. Ул 7 мәртәбә үткәрелгән һәм тукталган – сәбәпләре булгандыр, анысы турында мәгълүматым юк. 2018 елда, үзегез беләсез инде, Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале тарихы башланган. Бу яңа фестиваль үз вакытында ташкын булып, яңа дулкын, яңа сулыш булып килеп керде, ул кирәк иде, ул вакытлы иде.
Хәзер җәмгыятьнең «запрослары» үзгәргән икән, бүгенге «запрослар» тарихта калган «Иман моңы» фестивале концепциясенә якынайган икән, нигә аны тартып чыгарып, яңартып дәвам итмәскә иде? Фестиваль концепциясенә аның open-air форматында булуы да салынган иде. Шушы фестивальнең ислам мәдәниятенә кагылышлы кисәген оештырасы да куясы иде кебек. Нигә Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивальнең дәвамы булган «Дәртфест»ның концепциясен җимерергә? Әллә дәртенә күрә дәрманы шул чамамы?