«ДәртФест 2024»: Татар киемнәре һәм музыкасы үсеше, мода күрсәтү, иҗат турында сөйләшү
Республика көнендә Казан Кирмәнендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале узды. Ул – шәһәрчеләр яратып өлгергән TatCultFest традицияләренең дәвамы. «ДәртФест 2024» Казанлылар һәм республика кунакларына нәрсәсе белән истә калды? Фестивальдә «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина булып кайтты.
Остаханәләр, милли ярминкәләр һәм җанлы татар музыкасы
«Фестивальдә быел беренче тапкыр «Гаилә мәйданы» булдырылды. Кызыклы осталарны, һөнәрчеләрне таптык, беренче тапкыр катнашкан дизайнерларны да чакырдык. Музыка уен кораллары, бию, җыр буенча интерактив остаханәләр дә эшли. Быел тагын да күләмлерәк, кызыклырак мода күрсәтү чарасы була. Милли дизайнерлар бу юлы модельләрне чакырмады, теләк белдергән кешеләргә кастинг оештырып, сайлап алдылар. Алар үзләрен модель буларак сынап карый», - диде фестивальне оештыручыларның берсе, стилист Гүзәлия Гыйльметдинова.
Музыкант, мультиинструменталист Рәсим Фасыйхов милли музыка уен кораллары, җыр һәм бию остаханәсен үткәрде. «Татар уен кораллары дигәч, күп кеше ике рәтле гармун, тальян гармунны күз алдына китерә. Ләкин мин бирегә болардан тыш, баян, кырлы бәләк, татар кураен да алып килдем. Кырлы бәләкне кер юу машинасы дип әйтсәк була, элек аның ярдәмендә керләрне юганнар. Әлеге музыка уен кораллары турында сөйләячәкмен, уйнап күрсәтәчәкмен, татар бию хәрәкәтләрен дә тәкъдим итәчәкмен. Остаханәдә катнашучылар уен коралларында уйнап карадылар. Мәсәлән, курайда өрергә бик күп көч кирәк. «Эх алмагачлары» дигән җырны кунаклар белән бергәләп җырладык.
«ДәртФест» фестивале кысаларында мондый остаханәне беренче тапкыр үткәрәм. Моңарчы төрле җирләрдә, төрле илләрдә булырга туры килде. Бу турыда тәфсилләп сөйли алам, чөнки Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Фольклор дәүләт ансамблендә эшләп, тәҗрибә җыйдым. Параллель рәвештә электрон музыка белән дә шөгыльләнәм. Электромузыкада татар халык уен коралларын кертәм, аларны берләштерәм. Үзебезнең уен коралларын чит илдәге проектларда да тәкъдим итәм.
6-7 классларда гармунда уйный башлаганнан бирле ел саен «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә мәрхүм әтием, абыем белән катнаша идек. Әнием дә безнең белән бара иде. Камал театры каршында авыл көйләрен уйнап, халык алдында чыгыш ясаулар һаман да хәтердә. 30 август – минем өчен әтине искә алу, республикабызның мәртәбәле бәйрәме. Кунакларның һәммәсен шушы бәйрәм белән котлыйсым килә», - диде ул.
Ярминкәдә катнашучыларның берсе дизайнер Наталья Ямшикова татар милли бизәкле сумкалар тәкъдим иткән иде. «Алты еллап шөгыльләнәм. Баштан гади рәсемнәр, әйтик, чәчәк рәсемле чигүләр кулланып сумкалар тектем. Аннан соң, нишләп әле татар милли бизәкләрен дә төшереп, сумкалар ясамаска, дигән сорау туды. Шулай итеп, һәр сумканы үзем тегәм, һәр милли бизәкне үзем уйлап чыгарам. Бәрхет, замша кебек материаллардан эшлим. Моны автоматлаштырылган машиналар текми, ә машина белән мин үзем тегеп утырам. Заказлар күп, ихтыяҗ бар. Сумкаларны тегәргә ике атналап вакыт китә. Һөнәрем буенча профессиональ тегүче түгелме, үзем кызыксынып өйрәнергә булдым», - диде ул.
Республика көнендә фестиваль кунаклары өчен ике сәхнәдә җанлы татар музыкасы, мода күрсәтү, балалар һәм гаилә мәйданчыклары, Татарстан брендлары дизайн-маркеты, шулай ук, «Акыл фабрикасы» лекторие булды. Фестиваль 12.00 сәгатьтә дизайн-маркет белән башланды, анда Татарстан дизайнерлары һәм һөнәрчеләре продукциясе сатылды. Шулай ук, көндез гаиләләр һәм нәни кунаклар өчен интерактив балалар зонасы һәм гаилә мәйданчыгы эшләде.
Гавами урыннар ишегалдында Зур сәхнә урнашкан иде. Биредә Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band һәм солистлар Азат Баязитов, Илгиз Шәйхразиев, Эльвира Мифтахова, Juna инди-фолк төркеме һәм Azat Gilmetdin чыгыш ясады.
Мода күрсәтү: Миллилекне заманчалык белән тәңгәл китереп була
Узган ел традицияләрен дәвам итеп, шулай ук Туп сарае ишегалдында милли компонент белән эшләүче Татарстан дизайнерлары катнашында Мода күрсәтү узды. Мода күрсәтүнең махсус музыкаль кунаклары — битмейкер Malsi Music, Эльвира Мифтахова, Илгиз Шәйхразиев һәм K-Ru.
Кызлар һәм егетләр төрле-төрле брендларның яңа коллекцияләрен тәкъдим итте. Яшермим, араларыннан «эх, менә шунысын алып кияр идем!» – дигән киемнәр, образлар да бар иде. Шуңа күрә, «миллилек ул – искелек калдыгы» диючеләрнең фикере 180 градуска үзгәргәндер дип әйтә алам. Ышанмасагыз, киләсе елны килеп карагыз. Миллилекне заманчалык белән тәңгәл китереп була һәм, шөкер, соңгы елларда төрле дизайнерлар, брендлар бу эшне алып бара.
«Акыл фабрикасы» лекцияләре: мода, театр, күргәзмә, музыка...
Быел фестиваль программасы киңәйде һәм беренче тапкыр үз эченә «Акыл фабрикасы» лекцияләр сериясен алды. Лекторий Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы белән берлектә эшләнде.
Гавами урыннарның 4нче подъездыннан «Акыл фабрикасы»ның лекторийларын күреп, тыңлап чыктым. Дөресен әйткәндә, лекторийларда урыннар шыгрым тулы иде дип әйтеп булмый, ләкин кызыксынган кешеләр тапты, килде, күрде. Бөтендөнья татар яшьләре форумының проект кураторы Ләйсән Фәхриева «Акыл фабрикасы» кысаларында оештырылган фикер алышу темалары белән таныштырды.
«Акыл фабрикасы» лекторие «ДәртФест 2024» кысаларында булганга күрә, заманча татар мәдәниятенә багышладык. Без аңа төрле яктан килдек: мода, театр, күргәзмә эшләү, музыка темаларын күтәрәбез. Соңгысы исә фестивальнең иң мөһим өлеше булып тора.
Татар модасы бармы, аны үстереп буламы, ул нинди юнәлешләрдә үсә ала, дизайнерларга Татарстан үз эшләрен ничек тәкъдим итәргә? Бу темаларны «Акыл фабрикасы»нда күтәргәнебез булмады. Икенче лекторийда Камал театры директоры Илфир Якупов белән театр эшчәнлеге, яңа бина турында сөйләштек. Күптән түгел Камал театры: «Милли театр менеджменты үзенчәлекләре» дигән китап чыгарды. Шул китапка да тукталып уздык.
Шәхсән үземә күргәзмә темасы кызыклы. Шуңа күрә спикер буларак Иделия Әхмәтшинаны чакырдык. Ул пленэр, иҗади күргәзмәләр оештыра. Ничек итеп үзеңнең эшеңне башларга? Артист булсаң эшне ничек башларга һәм оештыручы буларак, ничек башларга? Ул бу теманы ике яктан ачыклап үтте. Музыка темасын исә күтәргәнебез бар. Менә шундый темаларга быел тукталырга булдык», - диде ул.
Гөлназ Бәдретдин: «Үзләрен премиум дәрәҗәдә дип санаган дизайнерларның «Печән базары»на карашы үзгәрде»
Мәсәлән, лекторийларның берсе «Татар модасын ничек үстерергә: фантазия һәм чынбарлык» темасына багышланды. Барлык спикерларны язып бетерү мөмкин хәл түгел, әмма истә калган чыгышларны тәкъдим итәсем килә. Лекторийда «Lusi» кием брендына нигез салучы Лилия Галимуллина, халык сәнгать кәсепләре өлкәсендә эксперт Диана Басыйрова, стилист, Chiber_7 брендына нигез салучы Исмаил Сафиулов, стилист, психолог Гөлчәчәк Гәрәй, «Печән базары» фестиваленә нигез салучы Гөлназ Бәдретдин, «RVproduction» проектына нигез салучы Регина Гарипова катнашты.
«Печән базары» фестиваленә нигез салучы Гөлназ Бәдретдин:
«Печән базары» – татар дизайнында, модасында тренд барлыкка китерүче мәйданчык. Кайбер брендларга «Сез бит «Печән базары»нда үсеп, кеше булдыгыз, дип искә төшерәбез. Бу фестиваль сезнең продукцияне халыкка тәкъдим итүнең беренче мәйданчыгы иде, дибез. «Юк, без башка юлдан үстек», - дип җавап бирәләр. Дөресен әйткәндә, чират күп. 500дән артык гариза алабыз, шуларның күп дигәндә йөзенә генә мәйданчык бирәбез. Премиум дәрәҗәдәге дизайнерларның безгә карата мөнәсәбәте үзгәрде. Сәбәпләрен белмим.
«Печән базары» 2013 елда оештырыла башлады. Ике максатыбыз бар иде: кеше милли киемдә киенеп йөри алсын өчен татар киемен популярлаштыру һәм татар дизайнерларына урын бирү, үзләрен күрсәтер өчен мәйданчык бирү. «Печән базары» – сату урыны гына түгел, дизайнерлар анда үзләрен күрсәтә. Без дә аларны күрсәтәбез: журналистларны чакырабыз, алар турында язалар. Мондый күренешне башка фестивальләрдә күргәнем юк. Дизайнерны, брендны, тарихын, исемнәре турында халыкка җиткерәләр.
2009 елда Кремльдә йөргәндә сувенир сату ноктасында чүәкне күреп алдым. «Бу бит сувенир түгел, моны киеп йөрергә була», - дидем. Сатып алдым, киеп йөрдем. Урамда йөргәндә минем янга кеше килеп: «Миндә дә нәкъ шундый әбиемнән калган бар, моны киеп йөреп буламыни», - дип әйтә башладылар. 2011 елда бер фестивальгә чакырдылар, анда һәр милләт вәкиле үз милли киемендә киенергә тиеш иде. Татар күлмәген эзли башладым һәм Татарстан башкаласы Казанда тапмадым. Дизайнерларны табып, аларның өйләренә барып, күлмәкне тектерергә туры килде. Шуннан Казанда татар киемнәре сатыла торган бер үзәк булырга тиеш, дигән фикер килде. «Печән базары» шуннан туды. Әмма соңгы арада үзләрен премиум дәрәҗәдә дип санаган дизайнерларның безгә карата карашы үзгәрде, - диде ул.
Регина Яфарова: «Татар милли бизәкле киемне Ким Кардашьян, Ирина Шейк кисә, ул дөньяга танылачак!»
Татар киемен ничек популярлаштырып була дигәндә, иң нәтиҗәле ысул – урамда татар киемен киеп йөрү, дип саный Гөлназ Бәдретдин.
«Бу – нәтиҗәсен күрсәткән бердәнбер ысул дип саныйм. Бу сорауны күп еллар дәвамында күтәрәбез. Милли продукциянең, киемнең үзбәясен төшерер өчен, аны күпләр сатып алсын өчен барыбер республиканың ярдәме кирәк. Моның өчен бу продукцияләр, киемнәр бер-бер данә генә түгел, ә күп итеп эшләнергә тиеш. Тираж күп булган саен продукциянең үзбәясе арзанрак. Моның өчен бер кластер кирәк: анда рәссамнар, модельерлар, дизайнерлар шунда ук производство да булыр иде. Гади сүзләр белән әйткәндә, безгә фабрика кирәк, - диде Гөлназ Бәдретдин.
Сүз уңаеннан, лекторийда элекке ЦУМ (Үзәк универмаг) бинасын нәкъ шушы максатларга туры китереп, милли киемнәр өчен мәйданчык булачагын, татар киемнәре, аксессуарлары барысы да бер урында тупланачагы турында әйтелде.
Фешен-журналист, заманча татар модасын популярлаштыручы Регина Яфарова:
«Дизайнерларны танытуга багышланган бик күп материаллар эшлим: интервьюлар да алам, видеоматериаллар, күзәтү ясыйм. Кызганыч, шулар арасында борынын күтәрүче дизайнерлар да бар. Дизайнерларны, брендларны таныткан блогерларга рәхмәт әйтәләр, тик журналистлар турында оныталар. Журналистларның подписчиклары аз, шуңа күрә аларны искә алып торырга кирәкми, диләр микән? Дизайнерлар арасында рәхмәт әйтә белмәү күренеше бар. Мин андый дизайнерлар белән эшләүдән туктыйм.
Минемчә, татар милли бизәге бөтен дөньяга танылырга лаеклы. Мәсәлән, әгәр дә татар милли бизәкле киемне Ким Кардашьян, Ирина Шейк кисә, ул дөньяга танылачак! Әмма бу хәл тормышка аша алмый, чөнки бездә мода индустриясе, шушы бизәкләрне күләмле таныта алучы модельләрнең менеджерлары юк. Мин дизайнерлар белән интервьюлар эшлим һәм аларның киемнәре аша җәмгыятькә нинди файда китерүләре турында сөйлим, - диде ул.
Алмаз Әсхәдулла: «Минем кебек музыка уен кораллары, мәдәният белән «чирләп китсә»ләр, миннән дә бәхетлерәк кеше булмас»
Акыл фабрикасының «Татар музыкасы үсеше юнәлешләре» темасына багышланган лекториен музыкант, журналист Рәдиф Кашапов алып барды. Миңа иң ошаганы – фикер алышуның «сорау-җавап» форматында гына булмавы, ягъни бу чыннан торып яшь музыкантларның сөйләшүе, әңгәмә коруы, глобаль проблемалар турында уйланулары һәм аны чишү юлларын эзләү иде. Төгәл сорауга – төгәл җавап, бернинди артык сүз юк. Гадәттә, шулай була бит: көне буена дискуссия оештырып, инде бер сәгатьтән соң шул сөйләшүләрдән туеп, чыгып китәселәр килә башлый... Ә иң мөшкеле – шундый кызык булмаган чаралардан язарга әйбер табып булмый. Чагыштыру өчен генә әйтүем. Бу очрашу – шуның капма-каршысы иде. Рәдифнең дә һәр шәхеснең үзенә генә туры килә торган тема буенча сорау бирүе ямь өстенә ямь өстәде. Бик кызыклы һәм кирәкле лекторий булды ул.
Рәдиф Кашапов: «Алпар» төркеме еш чыгыш ясамый. Мәсәлән, чит җирләрдә «Алпар» төркемен кеше танысын, төркем популяр булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
«Алпар» этно-төркеме җитәкчесе, мультиинструменталист, композитор Алмаз Әсхәдулла:
«Без рәхәтләнеп төркемебез белән уйнарга риза, «Дәрт фестка» да килер идек. Әмма без повесткага кермибез, кызганыч. Дөресен әйткәндә, төркемнең җиңүләре бар. Узган елның сентябрендә Мисырда чыгыш ясадык. Егетләребез Төркия, Казахстанда булып кайтты. Төркемебезнең һәр шәхесе үз юлын алып бара кебек. Шулай да, без төркемебез белән җыелабыз, кирәк икән, уйныйбыз. Зур фестивальләр, чараларда чыгыш ясыйбыз.
Киләсе фестиваль Төркиянең Анталья шәһәрендә булачак. Узган елны без берничә тапкыр дәресләр уздырдык, курайда уйнадык. Күп кеше дәресләрен алып бара, мин аларның уңышларына шатмын. Яшьләр, балалар курай, кубыз ансамбльләре оештыра. Киләсе фестивальдә сәхнәдә алар ансамбльләрен күрсәтер. Ә без, төркем белән баян, гармуннан кала, думбра, кыл-кубыз, дәф һ.б. төрки дөньяга таныш уен кораллары белән татарлыгыбызны күрсәтербез. Шулай ук, халыкара « TRT Avaz» төрек каналына чакыру килде, анда да язмабыз булыр. Антальядан соң Анкарага китәбез – анда без борынгы аһәңнәрне күрсәтербез. Татарларның, әлбәттә, танылган җырларны ишетәсе килер. Әмма без бәет, мөнәҗәтләр башкарабыз, ягъни борынгы аһәңнәрне яңгыратабыз.
Күп кенә ансамбльләр: «Ничек бу юлдан барырга, кайдан уен коралларын алырга?» – дип кызыксынып сорый. Зур проблемаларның берсе – уен коралларын табу иде. Без үзебезнең эшчәнлекне киңәйттек: «Алпар» иҗат һәм остазлар берләшмәсе буларак, уен коралларын да ясый башладык. Ансамбльләр үзләренең эшчәнлеген шул уен кораллары белән тулыландырса, ул төркемнәр дә зур фестивальләрдә катнаша алыр иде.
Казахстанның Атырау шәһәрендә думбралар фестивале булачак, үзебезнең мәдәниятне Казахстанда тәкъдим итәчәкбез. Бүген ипподромда безнең иҗатка нигезләнеп эшләнгән «Ат музее» ачылды. Без язган әсәр интерактив музейда яңгырап торачак. Һәр атның йөрешен төрле уен кораллары белән күрсәттек.
Без күргәзмәләрдә дә, төрле сәхнәләрдә дә күренәбез. Татарстан белән генә чикләнмибез. Төрки кардәшләребез – казахлар, ногайлар, кыргызлар һ.б. якын күрәм. Аларның туган якларында фестивальләр байтак. Мәйданчыклар кими калса, без бер дә күңелне төшермибез, эшебез дәвам итә: уен кораллары ясала, музыкаль әсәрләр эшләнелә. Процесс бара. Туктап торсак, һәр катнашучы үз эшчәнлеген алып бара. Ансамбльнең һәр егете этно юнәлештә үз юлын табып, минем кебек музыка уен кораллары, мәдәният белән «чирләп китсә», миннән дә бәхетлерәк кеше булмас, - диде ул.
Алмаз Әсхәдулла: «Масштаблы күләмдә думбралар ясарга кирәк»
Рәдиф Кашапов: «30 августта бөтен җирдә гармунчылар, баянчылар йөри. Нигә «Уйнагыз әле, думбралар!» фестивален оештырмаска? Думбраны кайтарырга кирәк, диләр. Ләкин берсе дә зур чара үткәрми. Думбра – авыр уйнала торган уен коралы да түгел югыйсә».
Алмаз Әсхәдулла: «Рәхмәт соравыңа. Миндә дә андый сораулар туа. Элек Совет вакытында «Казан» дигән имзалы гармуннар, баяннар һәм башка уен кораллары чыккан. Ул вакытта, Башкортстанда мәсәлән, курай булса, Казахстанда думбра булган. Без тыңларга күнеккән думбраларын рус һәм яһүд остазлары ясаган. Бик кызык процесс булган: борынгы думбралар кешеләр белән җирләнгәннәр. Аларны тапканнар, кешеләр күреп, шундый нәтиҗәгә киләләр: думбра – балалайканың бабасы.
Икенче сәбәп – бездә җирлек начар, Болгар чорында калган агачлар сакланмаган. Шулай ук, уен коралларын мәет янында җирләмәгәннәр. Бу – дин кушканча түгел. Хәзәр каһанлыгында хәзерге Украина җирлегендә җире дә, традицияләр дә бар – уен кораллары сакланып калган. Шул ук кыл-кубыз да әлеге каһанлык нигезләреннән чыккан.
Сорауга килгәндә, хәзер безгә масштаблы күләмдә думбралар ясарга кирәк. Беренче сызымнарны тапшыргач, Җәлил абый бик матур, сырлы бизәкле думбралар, кыл-кубызлар ясый башлады. Әмма бәяләр бик кыйбат, чөнки ул кул эше. Һәр оста үз эшләнмәсен бик оригиналь һәм уникаль итеп ясарга тырыша. Шуңа күрә без иң гади уен коралы – кубыздан башладык. Бездә хәзер йөздән артык кубыз бар. Ул гади кубыз түгел: монда тешләр өчен махсус нигезләмә бар. Башка кубызларда юк иде ул. Мондый кубызларны Сахада (Якутия) кулланалар. Әмма әле ул зур күләмдә эшләнмәгән.
Шуңа күрә, Рәдиф, сиңа шундый тәкъдимем бар: йөз кубызчы җыеп, флешмоб ясарга була. Кубызлар әзер! Уйнарга кешеләр кирәк. Кубызларны Илдар Гыймадиев ясый, алар Вайлбериз, Озонда бар. Теләсәгез, заказ бирегез! - диде ул.
Дирижер Айдар Ниязов: «Татар классик музыкасына юл бирүчеләр юк»
Рәдиф Кашапов: «Классик музыканы алга сөрер өчен нәрсә эшләргә кирәк? Акча һәм дәүләт игътибарыннан тыш. Синең Милли музыка оркестры бар иде. Кеше анда кызыгып йөрде, ләкин ул таркалды. Син музыкантларга акча бирә алмыйсың, әйеме. Нәрсә эшләргә була? Синең планың бармы?»
Дирижер, композитор, мультиинструменталист Айдар Ниязов:
«Һәр контент кызыклы булырга тиеш. Мәсәлән, мин Милли музыка оркестры белән куелган концертлар, бер яктан, кызыклы иде. Чөнки мин – яшь дирижер, оркестрда да яшь музыкантлар уйный иде. Әмма замана үзгәрә, оркестрны да яңартырга кирәк булды. Күптән түгел «Үз телем» конкурсында грант җиңдек һәм бу оркестрны яңадан оештырып җибәрәчәкбез. Минемчә, ул кызыклы проект булачак.
Рәдиф Кашапов: «Без күрәбез бит, кешеләр калфак, түбәтәйләр киеп йөри башлады. Нигә әле классик музыканы да шулай популярлаштырып булмый?»
Айдар Ниязов: «Бездә татар классик музыкасына юл бирүчеләр юк. Мәсәлән, мин быел консерватория тарихында бакалавриат программасына укырга кергән беренче дирижер булдым. Бездә дирижерлар мәктәбе дә, композиторлар мәктәбе дә юк. Шулай булгач, ул татар музыкасы үсеше өчен нәтиҗә бирә алмый. Яшьләр бу юлдан бармыйлар, әмма алар барырга тиеш! Без бу эшне күптән түгел башлап җибәрдек.
Хәзер – цифрлы технологияләр заманы. Беренче әйтүем генә түгел, мәсәлән, «Яндекс» һәм башка төрле платформаларда татар музыкасы юк. Яңа татар музыкасы бар: Марат Яруллин, Гүзәл Уразова, Салават... Илшат Вәлиевның «Һаман яратам» җыры очраклы гына килеп чыкты. Анда Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге оркестр уйный дип беләм. Аны бик матур итеп яздырганнар һәм «Яндекс.Музыка»да тыңлап була. Миңа заманча платформаларда үзем теләгән музыканы тыңлау мөмкинлеге юк.
Рәдиф Кашапов: «Танылган оркестрлар Чайковский, Шостакович әсәрләрен яздырып, платформаларга кертәләр. Әгәр дә син ул оркестрларның берсенә барып: «Мин грантка гариза бирәм, грант отсак, Солтан Габәши музыкасын яздырыгыз әле», - дисәң?»
Айдар Ниязов: «Аларга ул музыка кызыклы булырга тиеш. Аларга Солтан Габәши кызык түгел. Татар музыкасын зур кешеләргә уйнар өчен, алар аны кайдандыр ишетергә тиеш»
Алмаз Әсхәдулла: «Кызык яки кызык түгел – бу икеләтә сорау. Сезгә махсус чараларга эләгергә кирәк».
Айдар Ниязов: «Мәсәлән, «Мирас» фестивалендә татар музыкасын башкаралар. Андагы концертларны тыңлаганда миңа бик моңсу, кызганыч, чөнки ул музыканы күңел белән уйнамыйлар. Дирижерга караганда барысы да күренә: аңа ул кызыклымы, ошыймы, бу музыканы акча түләгәнгә күрә генә куллары белән болгый кебек...
Алмаз Әсхәдулла: «Мин аңладым, Айдарның зур пьедесталы ул – «Мирас» фестивале. Казан Ратушасында, мәсәлән, приемнар уза. Илсур Рәисовичка Сезне яшь музыкантлар буларак тәкъдим итү кызык булыр иде. Мондый төркем үзен муниципаль рәвештән кызыксындырырга тиеш, оркестрда егетләрне тотып торыр өчен монда ниндидер финанслау булырга тиеш. Моңа, кызганыч, берничә фактор каршы килә: Камал театрында инде оркестр бар. Данияр Соколов, шулай ук, Габәшине дә, Сәйдәшне дә уйный».
Айдар Ниязов: «Камал оркестрын бик хөрмәт итәм, яңа гына программаларын күрдем, алар «Су анасы» балетыннан музыка белән балет чыгарырга әзерләнәләр»
Рәдиф Кашапов: «Бер дә борчылма, Камал театрына ике оркестр да сыя!»
Айдар Ниязов: «Бу эшне Татар дәүләт опера һәм балет театры эшләргә тиеш иде. Камал театрына бу эшне башкарулары өчен рәхмәт. Аллабирса, без татар музыкасын күбрәк ишетә алырбыз»
Алмаз Әсхәдулла: «Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры да бар»
Айдар Ниязов: «Алар инде күптән эшли. Әмма аларның, кызганыч, концертлары күп түгел»
Алмаз Әсхәдулла: «Сезнең оркестр нәрсәсе белән аерыла, җиңүегез нәрсәдә?»
Айдар Ниязов: «Бездә состав башка. Аныкы – эстрада-симфоник оркестр. Безнең – классик состав»
Рәдиф Кашапов: «Син грант оттың бит. Илсур Метшинны чакырасың да, ул сезнең оркестрның чыгышын күрәчәк. Бездә яшь музыкантлардан торган татар музыкасын уйный торган оркестр юк».
Айдар Ниязов: «Сез әйткән оркестрлар театр каршында эшли».
Алмаз Әсхәдулла: «Менә шунда синең җиңүең! Син махсус татар музыкасы белән генә шөгыльләнәсең – менә шунда синең көчең!»
Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев: «Брендны үстерергә кирәк, ләкин иҗат ул – приоритет»
Рәдиф Кашапов: «Миңнехановка, Метшинга тәкъдим итсәк кенә безне күрәчәкләр, ярдәм итәчәкләр, диләр. Теләктәшлек алу өчен, нинди дә булса эшне дәүләт ярдәменнән башка эшләп буламы? Мәсәлән, грант язып. Әхмәдиевка музей бирделәр, музей ачылмый да ачылмый, Айдар бәйсез рәвештә үзе эшли. Башка директор: «Ачылмыйлар, ачылмыйлар» – дип утырыр иде. Айдар музей ачылмады дип тормый, башкалардан да уздырып, эшләр алып бара»
Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев:
«Тырышабыз, әйе. Променадлар эшлибез. Ул безнең иң уңышлы чараларыбызның берсе. Сентябрьдә тагын кабатлап куячакбыз.
Бу эшне дәүләттән тыш та эшләп була. Мәсәлән, Айдар Ниязов та телеграм-каналында аудио архивлар, нота архивларын туплап бара. Һәр проект йөз кешедән башлана. Аудитория булдырыр өчен күпмедер вакыт та кирәк. Нинди максат куюыңа карап бу».
Рәдиф Кашапов: «Кайчак кеше, мәсәлән, ни өчен «Кави-Сәрвәр» операсының либреттосын профессиональ шагыйрь язмады», - диләр. Ә кемне күз алдына китерәсез, дим. Хәзер ул опера уңышлы булгач, барысын да белдек. Әсәр уңышлы булырмы-юкмы икәнен, вакыт узгач кына белеп була. Шундый мисал, мәсәлән»
Айдар Әхмәдиев: «Әгәр дә зур сәхнә әсәрләре турында сүз бара икән, бу бик зур риск дияр идем. Син аны куя алырсыңмы-юкмы? Бигрәк тә Татарстанда. «Кави-Сәрвәр» операсы куелышында да бик күп факторлар роль уйнады. Миләүшәнең тырышлыгы, Илсур Метшин, Рөстәм Миңнеханов белән очрашулар да зур роль уйнады. Икенче яктан, инициатива астан килгәндә, ул яхшырак та. Ул гел өстән килергә тиеш дигән сүз түгел. Мөмкинлекләр булырга, ишекләр ачык булырга тиеш. Дәүләт яшь иҗатчыларга яңа әсәр язарга мөмкинлек, ниндидер өмет бирә икән, әсәрең худсовет аша уза ала икән, димәк, синең әсәрне язып, сәхнәгә куярлар дигән өметең бар. Бу бик четерекле мәсьәлә»
Рәдиф Кашапов: «Җәмгыять өчен музыка мөһимрәкме яисә шәхесме? Мәсәлән, Эльмир Низамовны беләбез. Аның музыкасы сыйфат ягыннан төрле, Эльмир турында бик озаклап сөйләргә була. Ләкин кеше: «Әйдәгез аны чакырыйк», - ди. Башка композиторлар булмаган төсле. Брендны үстерергә кирәкме, иҗатны күрсәтергә кирәкме? Нәрсә өстенрәк?»
Айдар Әхмәдиев: «Иҗат өстенрәк. Брендны күпме генә үстерсәң дә, әгәр дә музыкаң «пшык» икән, аннан нинди файда булсын? Кыска вакыт эчендә эффекты булырга мөмкин, тик аннары онытылачак ул. Иҗат беренче урында торырга тиеш.
Без коммуникацияле заманда яшибез икән, әлбәттә, син социаль челтәрләрне кулланып, үзеңнең бренд өстендә дә эшләргә тиеш. Һәр иҗатчы үз өстендә эшли. Без социаль челтәрләр заманында яшибез. Брендны үстерергә кирәк, ләкин иҗат ул – приоритет. Сыйфаты булырга тиеш».
Айдар Ниязов: «Минемчә, Сергей Дягилев кебек меценатлар булырга тиеш. «Менә минем шундый фестиваль бар, әйдә әле, балет яки опера язып кара», - дигән. Күпме дистә еллар шундый күренеш дәвам итә: композиторлар барысын да үз җилкәләрендә алып бара. «Тусовка» оештыручы менеджерлар, мөстәкыйль оркестрлар кирәк. Бездә алар юк».
Алмаз Әсхәдулла: «Монда бөтенләй эш бармый дигән сүз юк. Музей өчен җаваплы булган Айдар Әхмәдиев мәйданчык бирә, Айдар оркестры белән чыгыш ясый, Миләүшәнең әсәрләре яңгырый... Икенче мәсьәлә – музей кысаларыннан чыгып була. «Пушкин картасы» белән мәктәпләрдә чыгыш ясарга мөмкин. Оркестр буларак кына махсус килсәң үткәрмиләр. Ә менә дәүләт учреждениесе – музей кысаларында булса, мөмкинлекләр бар. Музей проекты итеп тәкъдим итеп, мәктәпләр буйлап тур ясап була. Солтан Габәши, Салих Сәйдәшевның архив материаллары буенча уйнап була.
Музейга мине дә чакырганнар иде, әмма ләкин ул рәсми төстә ачылмаганга һәм төрле авырлыклар булганга үз эшләремне дәвам итәргә булдым. Салих Сәйдәшев музее – музыка колледжына да якын, композиторларны, иҗатчыларны җыя торган үзәк. Моның өчен Айдарга шундый мохит тудырганы өчен рәхмәт әйтәсе килә».
Миләүшә Хәйруллина: «Мин һәрвакыт сәнгать өчен, иҗат өчен. Акчаны Аллаһы Тәгалә Үзе бирә»
Рәдиф Кашапов: «Миләүшәнең эше болай да бара кебек. Син Казанда яшисеңме, Мәскәүдәме?»
Композитор, халыкара конкурслар лауреаты Миләүшә Хәйруллина:
«Ике шәһәрдә. Элемтәләрем артты. Заказга оркестровкалар, редактуралар, партитуралар ясыйм. Киләсе сезонга төрле зур проектлар, концертлар планлаштырылган.
Бу соңгы ике ел «Кави-Сәрвәр» белән үтте. Нинди генә проект булмасын, «Кави-Сәрвәр»гә өстенлекне бирдем.
Рәдиф Кашапов: «Син үзеңә кайсы юлны сайлыйсың? Син укырга кердең, димәк, стратегияң бар. Яки бөтен баскычларны үтәргә уйлыйсыңмы, баштан укып бетереп, аннары, әйтик, Мәскәүдә танылып һ.б»
Миләүшә Хәйруллина: «Баш миемдә яңа әсәрләр язу планлаштырылып куелган инде. Стратегик яктан, җитди, амбициоз шулай фикерләү мөһимдер. Минем өчен иң мөһиме – мин язарга теләгән әсәрләргә рухи көч җитү. Планлаштырган әсәрләремне яза алмасам, көенәчәкмен»
Рәдиф Кашапов: «Нәрсәгә дә булса яшәргә кирәк бит»
Миләүшә Хәйруллина: «Авыр сорау. Миңа калса, без акчага тартылмыйбыздыр. Без төрле проектларда эшләргә әзер. Нәрсәнедер син бушка эшлисең, Кайдадыр рәхмәт йөзеннән акча түлиләр. Шулай итеп, төрле-төрле мозаикадан бер картина туа. «Ничә сум түлисез? Гонорар бармы?» – дип фикер йөртсәң, бу – тупик. Мин һәрвакыт сәнгать өчен, иҗат өчен. Акчаны Аллаһы Тәгалә Үзе бирә.
Һәркемнең үз юлы, минем өчен приоритетта – академик әйберләр. Һәр рәссам нәрсә кирәген үзе сайлый. Минемчә, музыкантларның ялгышы шул: без үзебезнең йомык дөньяда яшибез, бер казанда кайныйбыз. Баш миен чистартыр өчен үзеңнең профессияңә карата башка күзлектән дә карый белергә кирәк. Казан һәм Мәскәү консерваторияләрен бик күп композиторлар тәмамлый. Мәскәүдә, гомумән, елына 20ләп. Әмма без аларның һәрберсенең дә исемнәрен белмибез, ул ниндидер соры өермә. Бәлки, алар бик талантлыдыр, әмма, ни өчендер алар турында белмиләр.
20 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында концертым була, килегез, чакырам! Кемдер миңа: «Сиңа концерт оештыралар икән», - ди. Белсәгез икән, мин аңа ярты еллап аңа акча җыям, минем өчен һәр тиен мөһим. Мин аңа әзерләнәм, йокламыйм да диярлек. Һәр көнне иртәнге өч, дүрткә кадәр эшлим. Миңа рояльне дә, залны да арендага алырга кирәк, проекторлар да кирәк. Ул залда техник җиһазлар юк, вокалистлар өчен нормаль микрофоннар кирәк һ.б. Эшлисе килмәгән, әмма эшләргә мәҗбүр булган бик күп нечкәлекләр бар. Минем өчен барысы да сыйфатлы булсын. Кемгәдер концертымны оештырып бирәләр дип тоела икән, бу – алай түгел».
«Татар музыкасының үсеше аерым-аерым шәхесләрдән торачак»
Миләүшә Хәйруллина лекторийның төп темасы – «татар музыкасы үсеше юнәлешләре» мәсьәләсенә кайтты. Һәм үзенчә җавап җа бирде:
«Татар музыкасының үсеше аерым-аерым шәхесләрдән торачак, минемчә. Аллаһка шөкер, алар бар. Ярдәм күрсәтү, теләктәшлек белдерү ХХ гасырның беренче яртысында гына – Союз формалашканда булгандыр. Милли музыка кайдан барлыкка килгән, дигәндә, СССР һәр халыкның үз йөзе бар, дигәнне әйтәсе килгән. Бу өстән йөкләнелгән зур эш булган. Хәзер бу эш юк. Һәрберебезнең ниндидер омтылышларыннан бездән соң нәрсә дә булса кала алыр дип уйлыйм.
Көнләшү һәм үз эчеңдәге мәгънәсез уйларны читкә ташлап, максималь рәвештә эшчәнлекне көчәйтеп җибәрү өчен берләшергә кирәк. Алмаз дөрес әйтте: музей мәйданчык бирә, Айдар оркестр туплый, мин аның өчен оркестровка язып бирә алам һ.б. Мин Алмаздан этник уен кораллары турында өйрәтүен сорый алам, чөнки яңа әсәремдә аны кулланасым килә ди, мәсәлән. Үзара ярдәмләшеп эшләсәк кенә югары дәрәҗәдә тора алачакбыз.
Архивларны да формалаштыру мөһим. Бездә бит билгеле бер тәртиптә бердәм тупланган ноталар базасы юк. Моны эшләргә теләгән кешеләр бармак белән генә санарлык, әмма, үзебезгә эшләргә туры киләчәк».
Рәдиф Кашапов: «Архивлаштыру темасына сентябрьдә Татарстан мәдәният министрлыгында түгәрәк өстәл ясарбыз»
Миләүшә Хәйруллина: «Академ оркестрларга килгәндә, алар кызыксынмый түгел. Минем ноталар архивын булдыру хыялы бар. Анда без оркестрланган әсәрләребезне урнаштыра алыр идек. Шуннан ул архивны бөтен кеше мөрәҗәгать иткән «Библиотека Тараканова» ноталар ресурсы кебек пиарлый алыр идек. «Татарстан композиторларының бик шәп ресурсы бар икән!» – дип әйтсеннәр иде. Анда милли әсәрләр генә булсын димим, ә гомумән. Ул базага даими кереп, кирәк булган очракта, шуннан ноталарны сатып алырлар иде. «Татар композиторлары» һәм «татар музыкасы» бренды Россия буйлап таралыш алсын иде. Безнең музыканы, әйтик, Новосибирскида уйный алырлар иде…
Лекторийлар тәмам булганнан соң зур сәхнә программасында — локаль инди-музыкантлар башкаруындагы Зуля Камалова иҗатына трибьют булды. Туп сарае ишегалдында урнашкан Кече сәхнәдә яшь татар артистлары: Алма, lunami, Garipov, Al Su, Айрат Хәйруллин, АлияНур, Elina, qaynar чыгыш ясады. Сәхнә хедлайнеры — TATARKA иде. Популяр җырчыны Казан белән күптән иҗади хезмәттәшлек бәйли.