«Дәртфест»: Tat Cult Festны кем урлаган? Урлавын урламаган, Адель үзенә алган
2018 елда гамәлгә куелып, Казан Кремлендә уза торган традицион Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивален быел «Дәртфест» алыштырды. Бу фестиваль – шул бер үк фестивальме? Рузилә Мөхәммәтова репортажы.
Быелдан башлап Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале урынына Казан Кремлендә «Дәртфест» фестивале үткәрелә башлады. Tat Cult Fest Татарстан мәдәният министрлыгы канаты астында оешып, аны «любимое детище Аюповой» дип атасалар, быелдан ул Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы карамагында, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үтә. Ни өчен республика популярлашып килгән фестивальнең исемен алыштырган, дисәгез, аптыраганнан, әлбәттә. Чөнки Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивален бер елгыр егет үз продюсерлык компаниясенә теркәп куйган булып чыкты.
Шулай итеп, Tat Cult Fest фестивале 2022 елның җәеннән, товар билгесе буларак, Адель Садретдиновның Creeptone media продюсерлык компаниясенә («Криптон Медиа» ҖЧҖ) теркәлгән (дәүләт регистрациясе датасы – 2022 елның 1 июне). Без бу егетне фестивальне оештыручыларның берсе – Адель Таккезе буларак беләбез.
Адель Таккезе – заманында Камал театрында эшләгән, соңрак Камал театры бинасы проектына конкурс үткәрү командасында пиар өлешен алып барган, конкурс кураторы булган Айгөл Дәүләтшинаның ире. Хәзер алар чит илдә яши, дип беләм. Минем Tat Cult Fest фестивален Ильяс Гафаров белән бәйләвемә Айгөл Дәүләтшина (фестивальнең пиар өлешен башкаручыларынң берсе буларак) 2021 елда дәгъва белдергән иде ул. «Бу – фактик хата. Продюсерлар икәү», – дигән иде. Икәү булгач, нигә аның берсенә генә теркәлгән соң бу исем? Сорау ачык кала.
ххх
«Быел яңа татар мәдәнияте фестивале «Дәртфест» исемен алды. Без аны Татарстан мәдәният министрлыгы белән бергәләп үткәрәбез. Фестивальдә Yummy Musicның зур өлеше кала бирә, әмма без быел танылып килә торган җирле башкаручыларны да катнаштырабыз», – дип, гади генә мәгълүмат бирде фестиваль хакында Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова матбугат конференциясендә.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага киңрәк мәгълүмат бирергә туры килде. Чөнки аннан бу хакта журналистлар белән традицион очрашуда сорадылар.
Ирада Әюпова сүзен «Хоть горшком назови, только в печь не ставь» дигән әйтемне искә төшерүдән башлады.
Ирада Әюпова: «Монда чынлыкта проблема былтыр башланды – Адель брендны үз исеменә, үз компаниясенә регистрацияләгән. Без былтыр шуның аркасында кыенлыкка очрадык – бу конкуренция мәсьәләсен чикли. Мин бу регистрациянең этик ягына кагылмыйм. Бу бренд дәүләт патронажы белән, дәүләт канаты астында туды һәм үсеп китте. Шуңа да, минемчә, брендның авторлык мәсьәләсе – бәхәсле тема.
Бу – заманча мәдәният фестивале. Ни өчен Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы дигәндә, бу фестивальне җәмәгатьчелеккә таныту мәсьәләләренә бәйледер. Мин монополист түгел, мин бу очракта – билгеле бер чорда министр вазыйфаларын башкаручы, гомерлек түгел. Министрлык – башкарма хакимият органы, финанслау чыганагы булып дәүләт бюджеты тора. Хәзер фестиваль өчен башкарма хакимият органы – Яшьләр эшләре министрлыгы, һәм бу – мантыйкка туры килә. Фестиваль төрле юнәлештә баргач, бүленмичә бөтен киңлекне берләштерү өчен, шундый карар кабул ителде. Без бергә эшлибез, киңәшмәләрдә 2 министрлык вәкилләре катнаша, каршылык юк.
Бу – бренд белән бәйле беренче очрак түгел. Мәдәният өлкәсендә күптән эшләүче журналистлар «Алтын мөнбәр» брендын хәтерлидер әле. Хәзер ул «Казан мөселман киносы фестивале» дип атала».
Инде «Дәртфест»ның үзенә килик
Башта исемгә тукталып, «дәрт» сүзенең мәгънәсен барлап алыйк. Иң элек «Дәрт бар, дәрман юк» дигән халык әйтеме искә төште төшүен... һәм Дәрдмәнд исеме. Шулай да «Аңлатмалы сүзлек»тән белешмә:
ДӘРТ и. фар. 1) Рухи һәм физик омтылыш, рухи көч; күңел күтәренкелеге, илһам, көчле омтылыш. Шәяхмәтнең дәрте зур иде. Г.Ибраһимов. Татымадым элек мин һичкайчан Мондый көчле, мондый әрнешле Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне, Мәхәббәтне, үчне, сагышны! М.Җәлил. Көмеш медальле солдат, аның сүзенә ачуланып: «Әгәр сугышырга дәртең булса, мин сиңа үземнеке өстенә тагын бер-ике медаль бирермен», – диде. М.Гали.
Дәрдмәнд \АРАБ\ دردمند ф. с. 1) Кайгысы булган (кеше); 2) Бичара, гаҗиз. Сөйлә, күрдеңме бәкем шәплемдә һичбер дәрдмәнд. (Г. Тук.)
Оештыручылар «арт» сүзенең сәнгать мәгънәсен дә күздә тоткандыр, дисәм, аңа ишарә сизмәдем. Ярый, хуш, дәрт икән – дәрт, дәрманы да булсын, Аллаһ кушып!
ххх
Казан Кремленә металл эзләгечләр аша үтеп, сумканы ачып күрсәтеп кердем. Татарстан Республикасы Рәисе йөреп узган икән инде, шунлыктан тыз-быз чабулаган оештыручылар күренмәде. Халык байтак иде. Башта һәр кергән кеше милли товарлар сатылган ярминкә аша уза, чөнки юл өстендә тора. Һөнәрчеләр күн мозаикадан читек-чүәкләр, сумкалар, кием-салым тәкъдим итә... Аннары уңга яки сулга китергә мөмкин. Мин уңга борылдым да подъезлар арасындагы арка аша «гавами урыннар» дип аталган эчке ишегалдына үттем. Монда халык ни карый дисәм, модалы коллекцияләр күрсәтелә икән. Подиумда матур кызлар йөреп тора. Шәхсән минем өчен күпкә китте бу коллекцияләр. Ары киттем, ә анда – әле джинсы курткалы Илгиз Шәйхразиев репетиция генә ясап ята.
Икенче якка китеп, Туп сарае ишегалдын урап килдек. Чөнки сәхнәнең икенчесе – программада «Кече сәхнә» дип аталганы шунда иде. Чынлыкта сәхнәләр тигез зурлыкта. Линейка тотып үлчәп йөрмәдем, әмма карап торышка тип-тигез иде. Бу сәхнәдә концерт 55 минут алдарак башлана икән – программа буенча, 16.05тә Лилиана Газизова җырлый башлый, диелгән. Әмма аның музыкасы мине туктатмады, Кол Шәриф мәчетенә таба киттем. Монда балалар мәйданчыгы. Мультяшный тавышлы, алсу единорог киемле кыз русчалы-татарчалы итеп балалар уйната.
Кол Шәриф мәчетен урап узсаң, нәшриятләр ярминкәсенә килеп чыгасың. Максатчан эзләмәсәң, күрми дә калырга мөмкин икән. Соңыннан Татарстан Рәисе сайтыннан фоторепортажны карап чыктым – Рәис маршрутында да китаплар сәүдәсе күренми. Кием-салым гына күрсәтеп йөргәннәр, ни кызганыч…
Кичке концертларга вакыт байтак булгач, шәһәрне урап килергә дип чыгып киттек. Соңыннан 40 000 тамашачы дип бирелгән хисапта шәхсән мин 2 тапкыр саналганмындыр – 2 тапкыр металл эзләгечтән уздым.
Икенче тапкыр урап килгәндә «Зур сәхнә» дип аталган сәхнәдә (шартлы рәвештә традицион Tat Cult Fest сәхнәсе дип атыйк) Ләйлә Лерон белән Марат Зинһар русча сөйләп тора иде. Туристлар да күп булгач, ике телдә булсын, дигәннәр икән.
ххх
Менә Tat Cult Festны оештыручыларның берсе, төп продюсеры Ильяс Гафаров үзе дә күренде.
Ильяс Гафаров: «Быел башка шәһәрләрдән килгән кешеләр күплеген күрәм. Көндез килгән халык таралышты да, хәзер яңа партия килде. Болары – аерым бер башкаручыларны яратучы, хедлайнерларны тыңларга теләүче кешеләрдер.
Фестивальнең Минмолга күчүенең нинди үзгәрешләре сизелә?
Оештыру ягыннан бүленеш бар: без Зур сәхнәне, мода күрсәтүне һәм дизайн маркетны оештырдык. Минмол – Балалар мәйданчыгын, Кече сәхнәне, Театраль сәхнәне, металл эзләгеч рамкаларны һәм башкаларны. Моңарчы безнең белән эшли торган команда үз урынында эшли. Кайбер төркемнәребез башка шәһәрләргә китеп тә чыгышлар ясый.
Минем өчен бу яңа татар мәдәнияте фестиваленең йөзе һәм хуҗасы син идең. Быел син хуҗа түгелме?
Ничек инде?! Узган елларда да бөтен нәрсәне мин оештырмадым. Безнең эш бүленеше бар. Чөнки бөтен нәрсәне оештырсаң...
Барыбер бер куратор була бит инде.
Безнең куратор министрлык иде. Министрлык белән киңәшләшәбез дә, алар әйткәнчә эш итәбез. Бөтен нәрсәне оештыра башласаң, бөтен нәрсә начар килеп чыгарга мөмкин. Безгә һәр кешенең ниндидер конкрет әйберне оештыруы җайлырак. Кемгәдер ниндидер ярдәм кирәк булса, булышабыз. Концепциягә килгәндә, һәр сәхнәнең үз концепциясе.
Теге сәхнәдә соңгы башкаручы Марат Яруллин була, әйеме? Ә биредә кем тәмамлый?
Yummy Music Band. Төрле аудитория өчен төрле музыка.
Тамашачы анда китеп бетәр, дип курыкмыйсызмы? Шактый популяр малай бугай ул.
Тамашачы аңа да, безгә дә җитә. Бездә бит Илһам Шакировка багышланган концерт була. Аны өлкәнрәк аудитория таный. Марат Яруллинны яшь аудитория таный. Нормаль күренеш.
«Дәрт» исемен кем уйлап тапты? Авторы?
Министрлык дәрәҗәсендә киңәшләшеп эшләнде.
Кайсы министрлык? Сезнең хәзер күп бит алар?
Мин хәзер ялгышырмын дип куркам. Төгәл әйтәлмим. Белешермен кирәк булса.
Кирәк.
Мин моны оештыру процессында туган исем дип аңладым. Без берничә тапкыр җыелыштык. Кремльне урап чыктык. Төрле вариантлар булды. Тәкъдимнәр җыелды, да монысын сайладылар.
Тагын нинди вариантлар бар иде?
«Җанлыфест», «Җәй җыены» вариантлары бар иде.
Шәхсән синең вариант?
Без «Җәй җыены» вариантын тәкъдим иттек. Безнең өчен иң мөһиме – фестиваль турында аудиториягә хәбәр итәргә, социаль челтәрләргә программаларны чыгарып өлгерү иде.
Бу – Tat Cult Festның дәвамымы?
Әлбәттә, дәвамы.
Бу – шул ук фестивальме?
Концепциясе буенча, бәлки, шул ук түгелдер. Ләкин дәвамы дип әйтергә була. Чөнки, беренчедән, Республика көнендә, татар телендә...
Почти...
...Заманча мәдәният бит инде монда. Күбрәк яшьләр өчен. Өлкәннәр килсә дә, яшь күңелле кешеләр килә. Шәһәрдәге башка мәйданчыклар белән чагыштырсак, бу, әлбәттә, Tat Cult Festның дәвамы. Әгәр дә рус телле музыка кушылса, йә булмаса, төрле халыкллар җыены башланса, Tat Cult Fest булмас иде...
Алай булмаячак, әйеме? Рус һәм башка халыклар музыкасы булмас...
Без татар телле контентка һәм татар телле мәдәнияткә басымны, әлбәттә, калдырабыз. Әмма безнең фестивальне карарга күп төрле милләт вәкилләре килә...
Татарча музыка тыңларга киләдер...
Алар аралашырга, бәйрәм итергә килә. Казан Кремле – ул шәһәрнең йөрәге. Бик матур урын. Без шушы урынны мәгънә белән тутырабыз.
Адель белән мөнәсәбәтләр?
Ул үзен Tat Cult Fest фестиваленең хуҗасы дип атап, шул позициядә калды. Ә без алга таба барабыз. Исемгә бәйләнмичә, аудитория белән элемтәне өзмәскә тырышабыз. Аудитория дә безнең белән элемтәне өзми, дип күрәбез.
Адель ул исемне товар билгесе буларак үзенә беркеткәндә, синең белән киңәшмәдеме?
Юк, беркем белән дә киңәшмәде. Минем белән дә, 2018 елда фестивальне оештырган кешеләр белән дә киңәшмичә эшләде.
Аның моңы хакы бар идеме?
Биш еллык тарихка күз салсаң, аерым бер кеше буларак, беребезнең дә хакы юктыр дип уйлыйм. Чөнки 5 ел дәвамында нинди генә командалар белән эшләмәдек! Безгә төрле оешмалар да булышты, төрле продюсерлар белән дә эшләдек. Аерым белгечләр дә эшләп алды. 5 ел дәвамында бу фестиваль үсешенә көч керткән кешеләрнең саны зур дип уйлыйм. Әйтик, мин үземә алай беркетеп куймас идем.
Сезгә кайчан билгеле булды бу хәл?
2022 елда билгеле булды. Бер ел элек әле исемне кулланырга каршылыклар юк иде. Без аны кулландык. Ул исем халыкка «сабантуй» сүзе кебек кереп киткән иде бит инде. «Сабантуй» сүзен дә берәрсе үзенә беркетсә, дөрес булмас иде бит. Tat Cult Fest сүзе дә шулай халыкка кереп киткән иде. Юридик якта «общеупотребимый» (гомуми кулланылышлы) дигән термин бар. Tat Cult Fest шулай гомуми кулланылышлы сүз иде. Ярар, быел яңа исем белән үтә...
Адель аны куллануны тыйдымы?
Хәзер безнең дә, безнең подрядчикларның да бу исемне кулланырга мөмкинлеге юк. Ул исем бер кешегә беркетелгән икән, без ул исемгә алынырга тәвәккәлләмибез (рисковать итмибез).
Минем өчен бу – «Гафаров фестивале». Шулай язгач, Айгөл миңа тәнкыйть белдергән иде.
Фестиваль оештыручыларны атаганда, өтер аша күп исемнәрне тезәргә була. Аны минеке генә яки, аныкы гына дип атап булмас. Әйтик, 2018 елда без башлап җибәргәндә, Бөтендөнья яшьләр форумы белән актив эшләгән идек. Узган ел Милли китапханә белән актив эшләдек...
Сүз уңаеннан, былтыр Милли китапханә янына китеп, быел монда әйләнеп кайту – бу урын яхшырак икәнлеген аңлауданмы? Әллә монда да башка сәбәпләр бармы?
Бу урын, һичшиксез, яхшы. Былтыр, беренчедән, «торги» аркасында аның бюджеты кимеде. Кирмәндә шундый кечкенә бюджет белән ясавы уңайсыз иде. Масштабы андый булмас иде. Быел без монда әйләнеп кайттык. Чөнки бюджетын күтәрделәр, һәм без быел күбрәк мәйданчыклар оештыра алдык. Көндез йөреп чыктым – кеше күбрәк килгән кебек тоелды. Татарстан Рәисе килгәндә кеше бик күп иде.
Бу фестивальдә попса булуы, әйтик, Марат Яруллин кебек поп-җырчылар булуы күңелеңдә каршылык тудырмыймы?
Бары попса гына калса, каршылык туар иде. Без монда күп төрле жанрларны күрсәтәбез...
Элек алай түгел иде...
Элек тә төрле булды. Әйтик, Лилия Хәйруллина, Гөлназ Батталова, «Ямьле» төркеме Кече сәхнәдә җырлаганы булды...
Лилия – «киленегез» инде, Оскар Юнысов булган җирдә ул булыр да булыр...
Әйе. Киләсе елга электрон музыканы да өстәп булса, әйбәт булыр иде. Быел вакыт аз булгач, без аны оештырып өлгерә алмадык. Алга таба киңәйтергә мөмкинлек бар. Ләкин быел да жанрлар төрлелеге зур – өченче сәхнә мода күрсәтү булды. Анысы – безнең өчен яңа тәҗрибә. Кече сәхнәдә яшь башкаручылар чыгыш ясады. АлияНур, Айрат Хәйруллин, Ятмас Дусай... Сәхнәләр күбрәк булган саен аудиториягә яхшырак кына.
Хедлайнерлар?
Быел Мәскәүдән яки башка җирдән килгән хедлайнерлар юк.
Өлгермәдегезме, әллә акча җитмәдеме?
Алар кирәкми дә. Сәхнәдәге соңгы җырчыга килсәк, безнең сәхнәдә – «Илһам Шакировка мәдхия». Биш солист аның җырларын яңача башкарачак. Теге сәхнәдә, ялгышмасам, Яруллин.
Күпме халык көтелә?
Сәгать 5ләргә 30 меңгә якын кеше килгән иде инде.
ххх
Татарның попсалашмаган һәр концертының даими музыканты Илнар Фатыйховны күреп алдым.
Илнар, Tat Cult Fest белән «Дәртфест»ның аермасы бармы?
Аермасы, әлбәттә, бар. Tat Cult Fest 2018 елдан бирле бара. Аның үз концепциясе, философиясе бар иде. Ул әзер продукт иде. Ә «Дәртфест»... артистлар исемлеген карасак, концепциянең таркалуын күрәбез.
Бу – сезнең теге фестиваль түгел, әйеме?
Бу Tat Cult түгел.
Бу нәрсә?
Бу – шундый «Дәртфест». Монда ике сәхнә, күрәсездер... Бу сәхнәдә безнең философиягә туры килә торган артистлар.
Tat Cult Fest белән шушы хәл килеп чыгуга бер Адель гаеплеме? Әллә бу – табигый процессмы?
Белмим, сез нәрсә беләсездер... Мин оештыру эшләренә катнашмыйм, ни кызганыч, министрлыклар бу фестивальне оештыру тәртибен ел саен була торган сабантуй һәм башка чаралар кебек итә алмады. Tat Cult Fest – бүгенге заманча мәдәниятнең чагылышы, чын шәһәрчә татар тусовкасы. Барыбыз да – Казанда туып үскән һәм Казанда укыган, бөтен белемен биредә кулланырга теләгән кешеләр. Tat Cult Festның һәрберсе яхшы сыйфатта узды.
Өмет бармы?
Ильяс булганда, бар. Казанда үз тирәсенә шундый комьюнити формалаштыра алган кешеләр күп түгел. Ул бернигә карамастан эшли. Финанс ярдәме булса, барысын да эшләп була...
ххх
Тыйнак кына утырып торган Илгиз Шәйхразиев янына килдем. Әмма аннан тема буенча төгәл җавап алып булмады.
Илгиз Шәйхразиев: Минемчә һәрберебез кемнеңдер дәвамы дип уйлыйм. Безнең алда кемнәрдер нәрсәдер эшләгән, без дә эшлибез, бездән соң да эшләсеннәр. Алга таба да матур барсын. Фестиваль бик күңелле...
ххх
Әйе, күңелле. Утырырга урындыклар гына юк... дисәм, сәхнә янәшәсендә генә ак күн мендәрле диваннар куелган мәйданчык бар, һәм ул чылбыр белән урап алынган. Казан Кремле территориясендәге «Чирәм» кафесы территориясе икән, төгәлрәк әйткәндә, аның терраса мәйданчыгы. Ул буш диярлек. Бер өстәл тирәли 6 кешелек компания утырган. Күңелле итеп кәефләнеп утыралар, сәхнәдәге җырларга кушылып биештереп тә алалар. Әйбәтләбрәк карасам, берсе – күчемсез милек өлкәсендәге эшмәкәр, 2010-2012 елларда Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле булган Дамир Исмәгыйлев. Димәк, фестиваль кем өчендер фестиваль булса, кемгәдер – ресторан сәхнәчеге.
Диваннарның берсенә мин дә кереп утырдым, официант егет, килеп, террасаның эшләмәвен әйтсә дә, куып чыгарырга җөрьәт итмәде. Рәхәтләнеп Yummy Music тирәсендәге артистларны – Juna фолк-төркемен, Gauga рок-төркемен тыңладым. Яратам мин аларны тыңларга, шулай да, программа тыгыз түгел, дигән фикер калды, әйтерсең лә, программадан кемнәрнедер алып ташлаганнар да, вакыт иркенәйгәч, булганнарын сузалар. Алып баручылар да аптыраганнан күп сөйләде, Оскар да планлаштырылганнан күпкә күбрәк җырлады.
Кече сәхнәне дә карап килергә кирәк бит инде. «Дәртфест» фестиваленең анонсларына караганда, Кече сәхнәдә түбәндәге җырчылар чыгыш ясый. «Гастрольләрен туктатып, махсус Казанга «ДәртФест»ка кайткан Марат Яруллин, күпсанлы премияләр лауреаты Илшат Сафин, әле генә альбом чыгарган легендар рэп-башкаручы Шәкүр, рок белән операны дуслаштыручы Раил Арсланов, татар телендә җырлаучы рус кызы Анастасия Макарова, популяр блогер Раил Арсланов, биюче рэпер «Дышать», «Үзгәреш җиле» йолдызы Лилиана Газизова һәм шулай ук үз иҗатлары белән уртаклашырга ашкынган «Яшь көч»: Айрат Хайруллин, АлияНур, Yatmas Dusai һәм Said Olur», – диелгән иде хәбәрдә.
Мин килеп караганда бик тә «попсовый» җыр яңгырый иде. Музыка ритмына биеп торган бер ханымнан «Кем бу?» дип сорадым. Ул миңа «үтергически» караш ташлады да: «Илшат Сафин», – диде. Юк, бу егет миңа кызыклы түгел, Пушкиндагыча: «Герой, я не люблю тебя!».
Ярар, соңрак Яруллинны килеп карармын дип, кабат яраткан сәхнәмә кайтып, «Чирәм» кафесының йомшак диванына чумдым. Yummy Music Band исеме астында Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразиев һәм Эльвира Мифтахова башкаруында Илһам Шакиров җырларын тыңладым. Сәгать унынчы яртылар тирәсендә, минем исәпләвем буенча, Кече сәхнәнең иң кызган чагы булырга тиеш дип, шунда киттем. Килсәм, тып-тыныч, 21.30да Марат Яруллин җырлап бетереп, кызлар белән фотога төшеп тора иде. Аның белән фотога төшү өчен, кызлар чылбыр уратып алынган мәйданчыкның керү юлына чиратка басканнар.
Кире борылдым. Зур сәхнә әле җырлый иде... Хедлайнер булу бәхете Артур Исламовка елмайган икән.
«Дәртфест»тан репортаж шуның белән тәмам.
Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестиваленең тарихын Татарстан Республикасы Рәисенең рәсми сайтындагы фотолар аша да өйрәнеп була – фестиваль ел саен Рөстәм Миңнехановның 30 август маршрутына кертелгән. Фотолар – Татарстан Республикасы Рәисе матбугат үзәгеннән.