news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«ДәртФест»: Эстрада сәхнәсе дә ясарга була. Тик аны фестиваль форматына яраклаштыру кирәк

news_top
«ДәртФест»: Эстрада сәхнәсе дә ясарга була. Тик аны фестиваль форматына яраклаштыру кирәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали, Рузилә Мөхәммәтова

30 август – Республика көнендә бәйрәм программасының төрлесе – ат спорты бәйрәме һәм мотофестивальдән башлап опера фестиваленә кадәр тәкъдим ителсә дә, күңел дәфтәренә «Казан Кремленә фестивальгә» дип язып куелган. Без яраткан «Таткультфест» заманча татар мәдәнияте фестивале исемен алмаштырса да, ярар соң, «ДәртФест» булса булсын – күңел шунда тарта.

ххх

Металл эзләгечләр аша үтеп Казан Кремле территориясенә кергәч тә, монда бәйрәм рухы сизелмәгәнгә аптырап, тагын бер кат фестивальнең программасын һәм адресын ачып карадым: дөрес килгәнмен, Казан Кремлендә, диелгән. Әмма элек заманча татар мәдәнияте фестивале Казан Кремле ишегалларын тулысы белән (Шейнкман урамы белән бергә) колачлап алса, хәзер фестиваль локацияләре 2 урынга – Туп ишегалдына (Пушечный двор) һәм Гавами урыннар ишегалдына (Присутственные места) тупланган булып чыкты.

Ильяс Гафаров: «Быел безнең фестивальнең 2 мәйданчыкка туплануының үз сәбәрләре бар. Беренчедән, Казан Кирмәне таләпләре буенча Шейнкман урамыннан Гавами урыннарга күчердек. Балалар мәйданчыгы Колшәриф мәчете янындагы мәйданчыкта иде, быел актив мәйданчыклары арткач, Колшәриф мәчетенә килүче кешеләргә комачауламас өчен, Туп ишегалдына күчтек. Төрле форматлы уеннар өчен анда уңайлырак: җил азрак, яшеллек күбрәк, сәхнә өчен дә урын иркен, мастер-классларга урын җитте. Безнең фестивальдә балалар өчен контент күбәя бара. Елдан-ел балалар үзләре дә күбәя бара...»

Әлеге заманча татар мәдәнияте фестивалендә балалар өчен контент артуны, «Таткультфест» аудиториясе булган яшьләр хәзер фестивальгә ата-ана буларак килә, дип аңларга кирәктер. Ильяс үзе дә моның белән килешә, әлбәттә: «2018 елда яшь булып килгән кешеләр өйләнеп, балалар тудырып, хәзер балалар белән килә. Мода күрсәтү сәхнәсендә таныш яшьләрнең җилкәләренә балаларын утыртып басып торганнарын күзәттем. Алай гына да түгел, әти-әниләре дә алып, өч буын булып киләләр. Өлкән яшьтәгеләр өчен утыргычлар да куйдык».

Бер яктан бу яхшы – фестивальнең үз аудиториясе бар, һәм алар фестивальгә хыянәт итми, икенче яктан буыннар алмашы кайда соң: «ДәртФест»ның гаилә бәйрәменә әверелүе актуаль булса да, татар мәдәнияте фестиваленә яңадан-яңа яшьләрнең килеп торуын күзәтәсе килә.

Ильяс Гафаров бу фикерем белән килешми, аның үз аргументлары бар: «Ничек инде яшьләр булмасын?! Безнең сәхнә һәрвакыт яшьләр белән тулы – яңа исемнәр, яңа төркемнәр... Әйтик, «Гауга» кебек кайчандыр бездә сәхнә тоткан төркемнәрне хәзер башка урыннарга актив чакыралар, чөнки сыйфатлы татар музыкасы башка мәйданчыкларга да кирәк. Алабугада, Әлмәттә, Иннополиста, хәтта Түбән Камада... Масштабы буенча кечерәк булырга да мөмкин, ләкин яшьләр өчен андый сәхнәләр бар. «Гауга»ның, мәсәлән, хәзер үз концертлары да бар, «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә дә чыгыш ясыйлар, ә менә Noqta төркемен «Печән базары»нда һәм «ДәртФест»та гына тыңлап булды. Миңа калса, тегендә дә, монда да аларны беренче мәртәбә ишеттеләр. Чөнки алар күптән түгел генә килеп чыктылар».

ххх

Казан Кремле мәйданын урап, балалар мәш килгән Туп ишегалдына күз йөртеп чыктым да, милли дизайнерлар чыгышларыннан торган «Мода күрсәтү»нең «койрыгына» булса да эләгим дип, Гавами урыннар ишегалдына ашыктым. Әмма, мин килеп басканда, тамашаны алып баручы Татарстанның атказанган артисты Идел Кыямовның «модный показ» төгәлләнүен игълан итеп ятышы иде. «Программа буенча «14.00-16.00» дип язылган дип мыжгып куйсам да, калган ярты сәгате дизайнерларның халык белән аралашуына салынган ахрысы, дип тынычландым. Чөнки күпләр сәхнә яныннан таралырга ашыкмады, гәрчә «концерт 17.00дә башлана» диелсә дә. Соңрак ул аралашу сәүдә рәтләрендә дәвам итте – элек Казан Кремленә кергәч үк каршы алган сәүдә рәтләре быел, алда әйткәнемчә, Гавами урыннар ишегалдына тезелгән иде. Хәер, сәүдә рәтләре дип атамыйк инде, заманча булсын – 33 брендны берләштергән дизайн-маркет иде ул.

Брендлар белән танышып чыккач, «Акыл фабрикасы» лекцияләренә юл алдым. Ачык һавада буласы лекцияне, һава торышының көйсезләнеп торуы сәбәпле, эчкә күчергәннәр. Кердем. Бүгенге көндә иң «модный» татар кинорежиссеры Александр Далматов «Йолдыз булмаса, кино буламы?» дигән темага лекция сөйләргә тиеш иде.

«Безнең «Күктау» – татар киносының өмете иде. 2000 елда «Күктау» фильмын караганнан соң, без алга китәргә тиеш идек, ләкин без нигәдер алга китә алмадык. Күтәрелеш булмады. Гәрчә кызыклы эшләр булды: Рамил Төхвәтуллин фильмнары кызыксыну уятты, сериаллар чоры башланды – «Ак чәчәкләр» популяр булды, былтыр без «Кеше китә – җыры кала»ны төшердек... Минем операторымның кызыклы сүзе бар: «Уңыш булганнан соң ул икегә тапкырланырга тиеш», – ди, ягъни, ул үсәргә, күтәрелеш булырга тиеш. Бездә шул рамкаларда калу бар», – диде Александр Далматов.

Уңышлы кинорежиссерның чыгышы шактый моңсу тоелды: «Киноиндустрия булмагач, йолдызы да булмаячак, йолдызы булмагач, фанаты да булмаячак...»

Лекциядән чыкканда, кичке концерт башланган иде. Ул арада заманча фестиваль лидеры Ильяс Гафаров очрап, аның белән сөйләшеп алырга да өлгердек.

Ильяс Гафаров: Безнең хедлайнер буларак, Zarina, Ilgiz һәм Malsi Music чыгачак (сүз Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм Ислам Вәлиев турында бара. – авт.). Беренчедән, Зәринә 2 айга гына кайтты, ул берничә көннән китә. Узган ел аның сольный концертын ясаган идек, быел шушы фестивальгә куйдык. Чөнки аларның чыгышын ел буе көтүче тамашачылар бар, бигрәк тә өчесе бергә җыелганда. Кичен тамашачы бик күп булачак, дип уйлыйм. Безнең тамашачы ике дулкын булып килә – көндез гаиләләр килә дә кичкә таба алар арып кайтып китә, кичкә таба аудитория алышына – көндез ял иткән кеше кичкә таба килә. Музыкаль сәхнә алар өчен.

Бу фестивальгә «Модный показ» нәрсәгә кирәк?

Ильяс Гафаров: Аны сорап язалар. Без дизайнерларны чакырып гариза бирү сылтамасын ачкач, дизайнерлар гына түгел, модель булырга теләгән кешеләр дә яза. Быел шулай опен-колл аша җыелган модельләр белән эшләдек. Элек модель агентлыгын китереп, тулысынча алар йөри иде. Быел профессионаллар һәм һәвәскәрләр катнашты. Бу – моданы халыкка якынайту ысулы.

Мастер-классларыгызның русча баруына игътибар иттем. Бөтенесе димим, мин ишеткән икесендә тәгаен русча иде. Бу – килешенгәнме?

Ильяс Гафаров: Без һәр катнашучыга тел мәсьәләсендә 50гә 50 дип куябыз.

«Таткультфест»ны «ДәртФест» күпме дәрәҗәдә кабатлый?

Ильяс Гафаров: «Таткультфест»та, мәсәлән, чит илдән кунаклар була иде. Без хәзер чит илдән кунаклар чакырмыйбыз...

Чакырмыйсызмы, чакыра алмыйсызмы?

Ильяс Гафаров: Чакырырга мөмкинлек тә юк, чөнки чыгымнар арта бара, бюджет шул ук. Шуңа күрә без ниндидер әйберләрне кысып, эчтәлектәге кызык әйберләрне саклап калырга тырышабыз. Кайчандыр өч сәхнә ясаган булсак, быел балалар һәм олылар сәхнәсе ясадык. Бәяләр нык артты, мебельне арендага алу бәясенә кадәр 20 процентка артты.

Кайсыдыр елны «ДәртФест»та Марат Яруллин чыгыш ясады...

Ильяс Гафаров: Өченче ел...

Шул вакыт «ДәртФест», димәк, «попсовый» юнәлеш ала, дигән нәтиҗәгә килгән идем. Быел андый җырчы күренми дә кебек.

Ильяс Гафаров: Хедлайнерыбыз «попсовый» бит инде... Илгиз белән Зәринә – чын «попса» бит инде. Аларны бөтен җирдә яратып кабул итәләр.

Илгиз Шәйхразиев үзен «чын попса» дип атаганга үпкәләмиме?

Ильяс Гафаров: Юк, ул горурланачак. Зәринә дә үпкәләмәячәк. Хәзер инде матур күлмәк киеп чыга торган ясалма төркемнәр модасы узды. Поп-артистлар максималь рәвештә чын булып күренергә тырыша. Алар җырларын да үзләре яза, образларын да үзләре булдыра, репертуарын үзләре туплый. Кемдер «өстән» кушкан тәртиптә эшләмиләр.

Димәк, быелгы үзенчәлек нәрсәдә булды?

Ильяс Гафаров: Без 2 зур мәйданчык ясап, локальләштердек. Тора-бара сәхнәләр санын арттыру нияте бар. Аның өчен ниндидер партнерлар белән эшләргә кирәк. Хәтта аерым эстрада сәхнәсе дә ясарга мөмкин. Ләкин ул эстраданы фестиваль форматына яраклаштырырга кирәк. Беренче чиратта – алар тере тавыш белән җырласыннар, тере уен кораллары куллансыннар. Безнең артистлар барысы да тере чыгыш ясау белән аерылып тора. Хәтта безнең диджей да тавышларын реаль вакытта чыгара. Без тере музыканы, инди музыканы сайлыйбыз. Без җырларын үзләре яза торган авторлар белән эшлибез. Бездә җыр сатып алган артистлар юк. Шуңа кайбер җырларны тамашачы аңламаска да мөмкин – һәр авторның үз карашы бар.

Мубайны һәм СуперАлисаны чакыру теләге юкмы?

Ильяс Гафаров: Күп тапкырлар чакырдым мин аларны. Килмиләр бит... Алар зур мәйданнарда чыгыш ясарга бик теләмиләр. Алар үз иҗатларын яптылар кебек.

Без сөйләшкән арада Noqta, Ыспай Бит, Айрат Хәйруллин җырлаган. АлияНур чыгыш ясады, аны МС Каршы алмаштырды. Казанның K3DERT триосы жанрлар белән экспериментлар ясап, синти-поптан рокка кадәр үзенчәлекле чыгыш тәкъдим итте. Elina чыгыш ясады, Tubatay Beats биеде.

Финалда инде Zarina, Ilgiz һәм Malsi Music иде.

  • Оештыручылар отчеты буенча, фестивальне 27 мең кеше караган.
  • Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар