Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа татар мәдәнияте фестивале: яңа Сәйдә, рок-Артур һәм самурай кылычы

Tat cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда – Казан Кремле биләмәләрендә өченче ел рәттән үткәрелә.

news_top_970_100
Яңа татар мәдәнияте фестивале: яңа Сәйдә, рок-Артур һәм самурай кылычы
Салават Камалетдинов

Tat cult fest-2020 — ул яңа татар музыкасы, ягъни урбанистик музыканың барлык жанрлары һәм халык һөнәрчеләре. Шул исәптән милли бизәнү әйберләре (аксессуарлар), көндәлек милли кием, заманча хореография, балалар өчен милли уеннар мәйданчыгы, татар аш-суы…

Быел оештыручылар фестивальдә 30 мең тамашачы булачак дип планлаштырганнар. Бәлки, булгандыр да… Казан Кремленә килгән тамашачыларга онлайн трансляцияне караучыларны да өсти алабыз. Фестивальне онлайн күрсәтүче партнер — Вконтакте, әлеге социаль челтәр аша зур һәм кече сәхнә концертлары трансляциясе белән хәзер дә танышырга мөмкин. Саннар артында чынлап та кешеләр торса, аны 164 мең һәм 152 мең тамашачы караган дия алабыз.

Берничә сәхнәдән заманча музыка ишетелә, сәүдә гөрли… Бәлки, һөнәрчеләр теләгәнчә үк гөрләмидер дә, әмма матур гына үз җае белән бара, милли аксессуарлы ханымнар-туташлар, кәләпүшле егетләр-агайлар уза. Төп оештыручыларның берсе, продюсер һәм музыкант Ильяс Гафаров та бәйрәм хөрмәтенә кәләпүш кигән. Ул 100 ел элеккеге Казан бае рәвешен алган.

Быелгы катнашучыларның 99 проценты — Татарстан музыкантлары

Ильяс Гафаров: «Баштарак фестивальгә чит илләрдән музыкантлар чакыру күзалланган иде, ләкин алар үзләре дә аңлый быел моның катлаулылыгын. Шуңа күрә дә катнашучыларыбызның 99 проценты — Татарстан вәкилләре. Минемчә, быел безнең программа бик көчле. Бөтен сәхнәләрне җиде сәгатьлек программа белән тутырып бетерә алдык. Бирегә кереп өлгерә алмаганнарны башка сәхнәләргә тәкъдим иттек. Теләүчеләр арта бара. Төрле продюсерлык үзәкләреннән: «Сезгә ничек эләгеп була?», «Безгә нинди төркемне тәкъдим итә аласыз?» — дип тә шалтыраталар. «Төрле заманча музыканы тәкъдим итә алсагыз, алабыз», — дибез.

Казан Идел буе регионының музыкаль үзәгенә әверелә бара. 29-30 августта Казандагы төрле мәйданчыкларда күрше республикалардан күп төркемнәр чыгыш ясый. Без төрле мәйданчыклардагы оештыручыларга киңәшләрне җибәрдек.

Казан ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр челтәренә керде. Заявкада Tat cult fest яңа татар мәдәният фестивале дә бар. Без бу ел азагына кадәр махсус программа әзерләячәкбез. ЮНЕСКО белән бергә берничә елга хезмәттәшлек планы төзибез».

Театрны бию алыштырган

Фестивальнең яңалыгы — театрны бию алыштырган.

2019 елгы Tat cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале театр өчен махсус сәхнә булдырган иде. Быел ул юк. Оештыручылар моны: «Театраль мәйданчыклар ел дәвамында да күп эшли. Без хореографик юнәлешне алырга булдык», — дип аңлатты.

Бию мәйданчыгында Нурбәк Батулла, Илдар Алекбаев һәм Марат Казихановлар мастер-класслар уздырды. Биредә яшь шагыйрьләр катнашында «Архитектура биетә» перформансы да узды.

«Архитектура биетә»: Биш биюче Яңа Татар бистәсе биналарын бию аша гәүдәләндерә, алты актёр аның турында ХХ гасырда язылган текстларны укый, ә битмәйкер Мехчылар, Гафури урамнарында, Иске Таш мәчетендә һәм Мех фабрикасында яздырылган тавышлар нигезендә музыкаль бизәлеш җыя.

Президент белән фото — бизнес-план пункты

Фестивальне өченче ел рәттән Татарстан Президенты тамаша кыла. 30 августта Президент бөтен бәйрәм мәйданчыкларын йөреп чыга. Әлбәттә инде, яңа татар мәдәният фестивале барган Казан Кремлен дә читләтеп узмый. Президент Спас манарасы ягыннан җәяүләп килеп керде. Маршрут дизайн-маркет аша узды — Президент халык һөнәрчеләре белән аралашып алырга да өлгерде. Күн мозаикасыннан букчалар, киез башмаклар, керамика…

Тик… Уфада нигез салынган бер кием брендының халык һөнәрчеләренә ни катнашы булгандыр? Егетләр бик уңайлы урынга урнашып, кара футболкаларын элеп куйганнар. Сатып алучыларның алар янына тукталганын бик күрмәдем. Әмма ушлы егетләр Президентка футболка бүләк итәргә һәм ян-ягына басып фотога төшергә өлгерделәр. «Әрсезлек — ярты бәхет», ди татар халкы.

Ел саен игътибар итәм — сәхнәләр Президент маршрутыннан читтәрәк кала. Әлбәттә, микрофоннар яхшы эшли — музыка Казан Кремлен яңгыратып тора. Әлеге мәдәни чара яңа татар мәдәнияте фестивале дип аталса да, аның нигезендә музыка ята, балчык чүлмәкләр һәм Казан җөе белән тегелгән букчалар гына түгел. Шуңа күрә дә Президентны яңа татар музыкасын таныткан яшь музыкантлар белән таныштыру ярар иде ул. «Безгә Президент килде», — дип фотоларны инстаграмга һәм башка социаль челтәрләргә урнаштыру өчен генә оештырылмагандыр бит болар.

Сүз уңаеннан, кара футболка тегүче Уфа егетләре Президентлы фотоларын социаль челтәрләргә таратканнар инде. Президент белән фото — бизнес-планның бер пунктымы? Программада ул егетләрнең брендын тапмадым. Сәер, әлбәттә…

Чараның төп оештыручысы Ильяс Гафаров сәхнәләрнең Президент маршрутыннан читтәрәк калу сәбәбен аңлатканда, аның музыкаль гына түгел, яңа татар мәдәнияте фестивале булуын ассызыклады.

Фестивальдә кемнәр җырлый?

Shanu — чуваш халык җырларын джаз стилендә башкаручы Казан төркеме. Вера Кожеманова чуваш телендә җырлый, заманча юнәлешне алга сөрә.

ОММАЖ — Әлмәттән килгән музыкаль төркем. «Элек алар инглизчә яза иде, хәзер безнең яшь шагыйрәләр аларга татарча текстлар язалар. Заманча электропоп музыкасы барлыкка килә», — дип бәяли аларны продюсер Ильяс Гафаров.

Taraf — «Таба» этнофестивалендә җиңеп чыккан музыкаль төркем. Конкурсның партнеры буларак, Yummy Music аларга альбом яздырып бүләк иткән.

Карт аяк — Мәскәүдә оешкан татар рок-төркеме. Yummy Music белән хезмәттәшлек итә.

Juna — татар телле Инди-фолк төркеме. Соңгы билгеле эшләре — Камал театрының «Сүнгән йолдызлар» спектакленең музыкаль бизәлеше.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова. «Без Сәйдә белән быел өр-яңа программа әзерләп күрсәтәчәкбез. Аның хыялы — Зуля Камалова юнәлешендә иҗат итү. Без Сәйдә белән фестиваль өчен бер ай программа әзерләдек. Фестивальдән соң фикерләр җыеп, сольный программа ясарга уйлыйбыз», — ди Ильяс.

Maturr — татар поп-музыкасын яңа тере яңгырашта уйнаучы Уфа төркеме.

Qaynar — Рәдиф Кашаповның яңа проекты. Электрон проект Тат cult lab лабораториясендә катнашкан музыкантлар белән ясалган.

Программадагы музыкаль төркемнәрнең яртысы — Карт аяк, Juna, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Taraf, ОММАЖ һәм башкалар Ильяс Гафаров һәм аның командасы продюсерлыгында эш итә, альбомнары Ильяс Гафаров җитәкчелегендәге Yummy Music студиясендә яздырылган.

Иң попсовый татар музыка фестивале «Татар җыры”н да нигездә үз артистларын гына сәхнәгә чыгаруда гаеплиләр иде. Ләкин бу шәхси компания хисабына яшәүче хосусый фестиваль иде.

Tat cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылучы фестиваль. Аңа корпоратив фестивальгә әйләнеп калу куркынычы янамасын иде.

Ильяс Гафаров һәм аның командасының Идел буе музыкаль үзәге булырга омтылышы — яхшы гамәл. Чуваш, удмурт, мари җырлары яңгырасын Казан фестивалендә. Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләребездәге татар егетләре-кызлары чыгыш ясасыннар. Барысының да тыңлаучысы бар.

Әмма… Tat cult fest фестивален оештыручы команданың әлегә Сәйдәне үзгәртеп корырлык концепциясе юк. Татар халкы аркасыннан сөеп үстергән Сәйдә җимерелеп бара кебек, ә яңа Сәйдә әлегә юк. «Зуля Камалова кебек уйнау» — бу концепция түгел. Сәйдә ул Сәйдә булсын инде, тагын бер Зуля булмасын. Бу урында Сәйдәгә бөек Акмулла сүзләре белән генә киңәш биреп була: «… уку кирәк, уку кирәк!»

Артур Исламовның яңа программасы һәм аның Булат Ибраһимов белән бергә язылган «Татар, алга!» җыры — фестивальнең иң көчле номеры иде. Кешеләр былтыр фин татарларының «Башкарма» төркемен карарга килгән кебек, быел Артур өчен килделәр. Башка берәр җырчыга мондый бәхет эләктеме икән?

Дөрес, оештыручылар Артур Исламовны хедлайнер дип атамадылар.

Фестивальнең хедлайнеры итеп «Татара — Наследие Евразии» мультимедиа хореографик проекты билгеләнгән. Татарстан-Япония проекты.

Мәгълүмат өчен, татара — самурай кылычы ясый торган мич.

Шул уңайдан бер тәкъдим — киләсе елга Европа рестораннарында тәкъдим ителә торган чи иттән ясалган татарча бифштекстан, ягъни «стейк Тартар»дан да бию ясыйкмы әллә?..

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100