Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2022 елның 30 августы: Республика көне ничек уза

Бүген Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә Казанда көнозын төрле бәйрәм чаралары узды. Күпчелегендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

news_top_970_100
2022 елның 30 августы: Республика көне ничек уза
"Татар-информ" архивы

«Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә парадны елдагыча Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев җитәкләде. Казанның үзәк урамнарыннан гармунчылар Камал театрыннан Бауман урамы аша Кремльгә кадәр үтте. Кремль территориясендә «Уйнагыз, гармуннар» фестиваленең икенче өлеше узган.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Кыска гына гомере эчендә Рәшит Ваһапов милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучы булды»

Төшкә кадәр Рөстәм Миңнеханов программасында беренче объект Татар дәүләт филармониясе скверында күренекле җырчы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылышы булды. Һәйкәлнең биеклеге 5 метр. Авторлары – скульптор Андрей Ковальчук, Россиянең атказанган архитекторы Герман Бакулин.

Президент Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Рәшит Ваһапов концерт бригадасы белән гастрольләргә чыкканын искәртте. «Безнең республика буенча гастрольләргә килеп, халыкның сугышчан рухын күтәргән. Ул татар мәдәнияте тарихына күренекле башкаручыларның берсе булып кергән. Аның иҗаты шул авыр чорларда халыкка багышланган», – диде.

«Кыска гомере эчендә Рәшит Ваһапов милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучы, татар халкының яраткан җырчысы булды», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Тантаналы чарада Рәшит Ваһаповның туганы Рәүф Ваһапов катнашты. «Нижгар өлкәсендә яшәүче Ваһаповлар исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. Татар музыкасы өчен изге урында, филармония белән янәшә, абыебызга шундый матур һәйкәл урнаштырылган. Һәйкәлне булдыручыларга рәхмәт. Без горурланабыз, без бәхетле», – дип, Рәүф Ваһапов Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. 

Мәүлетов урамында – яңа ишегалды һәм яңартылган китапханә

Алга таба Татарстан Президенты Казанның Мәүлетов урамындагы ишегалды бәйрәме кунагы булды.

«Татарстанда кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту максатында инфраструктура булдыру һәм модернизацияләү эшләре актив алып барыла. Бу өлкәдә иң зур юнәлешләрнең берсе – «Безнең ишегалды» программасы, ул йорт яны территорияләрен заманча күп функцияле мәйданчыкларга әверелдерә», – дип сөйләгән Рөстәм Миңнеханов.

Шушы ишегалдында яшәүчеләрне бәйрәм белән Казан мэры Илсур Метшин, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Россиянең халык артисты Александр Розенбаум да котлады.

 

Фото: © https://tatarstan.ru​​

Кунаклар капиталь ремонт ясалган «Сандугач» китапханәсен дә карап чыккан. 13 нче китапханә мәйданы берничә зонага бүленгән. Уку залларында ачык киштәләр оештырылган – килүчеләр монда төрле темаларга китаплар таба ала, шулай ук залда коворкинг – шәхси һәм төркемле эш һәм ял өчен урыннар булдырганнар. Төп залда зур чаралар һәм очрашулар, ә аудитория-остаханәдә презентация, мастер-класс һәм шәхси консультация уздыру планлаштырыла. Әлеге муниципаль китапханәнең үзенчәлеге – биредә зур булмаган концерт залы бар, анда әдәби-музыкаль кичә, лекция һәм дискуссияләр үткәреләчәк.

Килүчеләргә уңайлы булсын өчен, китапларны кире кайтару станциясе урнаштырылган, аның ярдәмендә укучылар укыган басмаларны мөстәкыйль рәвештә тапшыра ала.

Республикада өченче IT-парк ачылды

Бүген, шулай ук, Рөстәм Миңнеханов һәм Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Бәшир Рәмиев исемендәге яңа технопаркны ачты. «Цифрлаштыру елында без бик зур IT-парк төзү проектына тотындык. Безнең сүтәргә, ныгытырга һәм боларның барысын да яңадан төзергә кирәк булган каркас бар иде. Алты ай эчендә без бу зур һәм матур объектны төзи алдык», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты әлеге технопаркның республикада өченчесе булуын искәртте. Моңа кадәр IT-парклар Казанда һәм Чаллыда 2009 һәм 2012 елларда ачылды.

«IT-парк тарту үзәге булачагына ышанам. Миңа әйтүләренчә, мәйданчыкта урнашырга теләүчеләр бик күп. Без аларга чын күңелдән шат булачакбыз. Бүген республикада цифрлаштыру өлкәсендә эшләүче 2,6 мең компания, шулай ук 40 меңнән артык кеше бар. Бу гына җитәрлек түгел. Яңа IT-парк республиканың цифрлы технологияләрен үстерүгә җитди этәргеч бирәчәк дип ышанам», – диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов сүзләренчә, объектта төрле инфраструктура бар, шул исәптән киберспорт аренасы да. 

 

Фото: © Владимир Васильев

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә яңа төзелеш эшләре белән танышу

Төштән соң Татарстан Президенты, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе биналары комплексында да булды. 

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 1882 елда Иске Татар бистәсенең Бишенче Җәмигъ мәчете (хәзерге Галиев) мәхәлләсендә нигез салынган. Аны тәмамлаучылар арасында танылган татар мәдәнияте эшлеклеләре – драматург Кәрим Тинчурин, рәссам Бакый Урманче, язучылар Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, композитор Салих Сәйдәшев һ.б. бар.

1917 елдан соң уку йортын ябалар. Мәдрәсә тарихында яңа этап 1993 елда, тарихи бина дин тотучыларга әйләнеп кайткач башлана, яңадан укулар торгызыла.

2021 елда мәдрәсәнең уку корпусын төзекләндерделәр һәм өстәмә объектлар – тулай торак һәм административ корпус төзелешенә керештеләр. Рөстәм Миңнеханов яңа биналарны карады һәм студентлар белән укытучыларның социаль-көнкүреш шартлары белән танышты.

Tat cult fest фестивалендә кемнәр катнаша?

Татарстан Президенты бишенче яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest фестивален тамаша кылды. Фестиваль быел Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тирәсендә һәм эчендә уза.

Иң элек ул фестивальнең Зур сәхнәсе белән танышты, соңыннан Милли китапханә эченә керде һәм күзләре күрмәүче Тимур Фазлыевның чыгышын тыңлады. Ул Тимурның хәлен сорашты. Тимур исә: «Хәлем яхшы», – диде. Рөстәм Миңнеханов аңа саулык теләде. Tat Kid Lab балалар мәйданчыгында бергәләп фотога төшкәннән соң, халыкны Республика көне бәйрәме белән котлады. «Бәйрәм белән!» – диде Президент.

Yummy music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров һәм Татарстан Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова Рөстәм Миңнехановка Tat cult fest фестиваленең башка мәйданчыкларын да күрсәтте.

Бу арада Зур сәхнәдә Чаллы металистлары «Ак Бүре» төркеме, Башкортстаннан Тимур Ямалов, «Оммаж», кече сәхнәдә Noor, Baradj, Qaynar төркемнәренең чыгышы дәвам итте. Фестивальнең яңалыкларының берсе – яңа вокалистларның катнашуы. Зур сәхнәдә Казанның рок-музыкантлары – Gauga төркеме, яңа вокалистлар, синтипоп-квартет «Оммаж», беренче татар рок-музыканты Дәниз Бәдретдин әйдәгән KGB төркеме, бурят этно-фьюжены вәкилләре Namgar төркеме һәм башкорт поп-фрешмены Тимур Ямалов чыгыш ясады.

Бүген, шулай ук, «Казан» ипподромында Республика көне хөрмәтенә ат чабышлары оештырылды. «Аргамак» призына Лениногорск районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Самат Нәбиуллин аты лаек булган. «Ак Морза» кушаматлы бу атның җайдагы – Регина Зарипова.

Икенче урында – Әлмәт районыннан «Дунай» кушаматлы ат. Җайдагы – Альберт Шәйхетдинов. Өченче урынны Теләчедән «Барс РТ» кушаматлы ат яулады. Җайдагы – Фирзәр Гыйниятов.

Ярышның приз фонды – 250 мең сум, анда 9 ат катнашкан.

Татарстанның алтын тавышлары – Филүс Каһиров белән Илгиз Мөхетдиновтан «Туган җирем Татарстан» җыры:

Республика көне бәйрәме «Казан» Гаилә үзәге янында кичке концерт һәм салют белән тәмамланачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100