TAT CULT FEST — Казан Кремле & Ильяс Гафаров
Казан Кремлендә узган яңа татар мәдәнияте фестиваленнән безнең хәбәрчебез репортажы.
30 август — Казан Кремле территориясендәге кыйммәтле затлы һәм чип-чиста чирәмдә кырын ятарга мөмкин булган бердәнбер көн. Дүртенче ел шулай: TAT CULT FEST 2021 яңа татар мәдәнияте халыкара фестивале Казан Кремлендә, чын татарча итеп әйтсәк, Казан Кирмәнендә дүртенче тапкыр узды.
TAT CULT FEST — заманча тере музыка тирәлеге, чүпрәк тасмасын түшәмгә элеп куйсаң да, заманнан артта калган кебек күренмәс өчен «О круто!» дип карала торган чара — XXI гасыр татар бәйрәме.
TAT CULT FEST — Казан Кремленең альтернатив татар музыкасын үстерү өчен янып-көеп йөрүче буларак татар тарихына кереп калачак музыкант һәм продюсер Ильяс Гафаровка тапшырылган көне.
TAT CULT FEST — әлеге дә баягы Ильяс Гафаровның Татарстан Президенты белән очраша торган көне. Бу көнне Казан мәйданчыкларында бара торган бәйрәм чаралары аша үтүче Президент Рөстәм Миңнеханов, һичшиксез, Казан Кремлендәге яшьләр фестиваленә дә кагылып чыга. Ильяс Гафаров белән быел аңа продюсер буларак ярдәмгә килгән Айгөл Дәүләтшина Президентны Китап ярминкәсе һәм Кабулханәләрдә ачылган мультимедиалы зона белән таныштырды. Яңа сәхнәдә Президент килгәндә Алпар төркеме, ягъни этник музыкант Алмаз Әсхәдуллин һәм аның музыкантлары чыгыш ясый иде.
Казанда бик күп мәйданчыкларда бәйрәм чаралары баруы һәм аларның һәммәсенең дә төрле кызыктыргыч ысуллар кулланып тамашачыны үзенә җәлеп итәргә тырышуы үзенекен итәме, әллә территория зур булганга бик таралып китәме — Кремльдә халык күп кебек күренмәде. Дөрес, Ильяс Гафаров минем белән килешмәде: «Халык елдагыча, күп килә», — диде ул кистереп. Хаклы иде бугай ул, чөнки сәгать төп-төгәл 10да, музыка туктап калгач, халык Казан Кремленең Спас манарасындагы аркаларыннан бик озаклап чыкты. Халыкның бер өлеше — метрога, бер өлеше Батурин урамы ягына борылса да, Кремль урамы халык ташкыны белән тулы иде.
Төп сәхнәдә җирле музыкантлар кунаклар белән чыгыш ясады. Мәсәлән, фестивальнең даими катнашучысы Juna төркеме Мәскәү кунагы лагендар музыкант Сергей Летов белән чыгыш ясады. Дөрес, сәхнә алдында халык артык күп тә, аз да түгел иде. Әмма легендар саксофончыны тыгызрак сафлар белән тыңласаң да яраган булыр иде кебек.
Оештыручылар кунакны болайрак тәкъдим итә: «Тиңе булмаган музыкант Сергей Летов белән чыгыш ясаячак. Летов Аквариум, ДДТ, Гражданская Оборона кебек рок-төркемнәр белән эшләгән, Мәскәү театрлары (МХТ им. Чехова, МХАТ им. Горького, театр на Таганке, театр-студия „Человек“, театр ETC п/у А. Калягина), Италия һәм Австрия театрлары белән хезмәттәшлек иткән, АКШ, Япония, Көньяк Корея, Һоң Коң, Ливан, Ауропаның күпчелек илләре һәм элеккеге СССР республикаларында чыгышлар ясаган һәм 100дән артык компакт-диск, грампластинка, кассета һәм DVD яздыруда катнашкан кеше».
Төп сәхнә алдында тамашачының иң күп чагы рэпер К-RU белән Усалга туры килде. К-RU — Рөстәм шактый озак чыгыш ясады һәм бик бәхетле иде. Җыр арасында ул халыкка да репликалар ыргыткалады. «Менә шулай төрле жанрлар белән халыкны татар теленә җәлеп итәбез инде», - дип куйды. Музыкантлары Татарстан байрагын да селкеткәләп алдылар. Аннары аның янына ярымялангач тәнен ялтыраткан Усал чыкты.
Усал — танылган каллиграф Нәҗип Нәккашның улы Назим Исмәгыйлевның музыкаль исеме.
Программа буенча 20.30да фестивальнең хедлайнеры Elektro Hafiz чыгыш ясарга тиеш иде.
Белешмә: Elektro Hafiz төрек-алман төркеме инде күптәннән бөтен дөньяның казанышы буларак танылган Анатолиянең психоделик рок жанрыннан илһамлана. Бу төркем Берлин, Париж, Истанбул, Копенгаген, Барселона, Брюссель һәм Келн кебек шәһәрләрдә чыгышлар ясый. Һафиз — альбомнарының продюсеры һәм кураторы. Һафизның төрледән төрле композицияләренә аның Истанбул тамырлары тәэсир итә һәм бу уен коралларының сайланышында чагыла — электрик саз һәм гитара. 2018 елда әлеге музыкант, бөтен Ауропадан күпләгән альтернатив саз уенчыларын җыеп, Saz Power альбомын чыгарган. Аны булдыруда Кения, Франция, Төркия, Швейцария, Австрия һәм Алмания артистлары катнашкан.
Әмма хедлайнер-кунагыбыз унынчылар киткәч кенә чыгышын башлады. Башта егетләр озак итеп аппаратура көйләде, аннары бер тамашачы туташның хәле начарланып китеп, ашыгыч ярдәм чакырырга туры килгән. Андый чакта оештыручылар җырлап торырга җөрьәт итмәде булса кирәк. Кыскасы, озын гына тәнәфес барлыкка килде. Халык, әлбәттә, вакытын тик басып торып үткәрергә теләмәде, сафлар сирәгәйде.
Сүз уңаеннан, быел тамашачы сәхнә алдына урындыклар тезмәгән иде. Яки басып тыңла, яки чирәмгә кырын ят. таныш йөзләрдән, кинорежиссер Илшат Рәхимбай басып биеп кенә торды. Гаиләсе белән тулы составта чыккан Нурбәк Батулла чирәмдә урын корды — нәни Батуллалар рәхәтләнеп тәгәрәде.
Иң күп тамашачылы сәхнә Яшерен манара (Тайницкая манарасы) иде. Урыны да җайлы — чирәмле тау бите бар. Манара инсталляцияләр белән бизәлгән. АИГЕЛ чыгыш ясаганда халык гаять күп иде.
Фестивальне оештыручылар быел сәүдә рәтләрен милли чүпрәк-чапрак белән тутырмаганнар. Аның өчен Казанда ике көн рәттән «Печән базары» эшли. Казан Кремлендәге сәүдә рәтләре китаплы иде быел.
Китап ярминкәсе кысаларында Шелкография студиясе бушка принт бастырып бирергә тәкъдим итте. Үз киемеңә бастырып ала аласың, яки биредән шопермы анда, футболкамы сатып алырга мөмкин иде.
Оештыручылар күренекле татар рәссамы, беренче график шрифтлар авторы Фаикъ Таһировның эшен бастырып бирә.
Белешмә: Техник фәннәр кандидаты, рәссам-график беренче график шрифтлар авторы Фаикъ Таһиров (1906-1978) — китап бастыру графикасында беренче татар рәссамнарыннан. Парижда халыкара китап сәнгате күргәзмәсендә катнаша. Китап бизәү юнәлешендә татар орнаментларын куллана. СССР Фаикъ Таһиров ярдәме белән, башка илләр тарафыннан җитештерелгән шрифтлардан баш тарта алган. 1950-1960 елларда ул уйгыр, һинд, корея һәм башка телләр өчен шрифтлар иҗат итә. Фаикъ Таһировның әтисе — педагог, кулъязма һәм басма китап остасы Шакирҗан Таһиров (1858-1918) — Петербург Сәнгать Академиясенең укытуга хокук биргән дипломын алган беренче татар рәссамы. Фаикъ Таһировның кызы Рейда Мәскәүнең төрле нәшриятларында бизәүче рәссам булып эшли, «Мелодия» бөтенсоюз грампластинка фирмасының баш рәссамы була.
Федор Гладковның «Цемент» дигән китабына ясалган иллюстрациясенә ак джинсы курткама бастырып алырга теләген бар иде. Әмма куртка кечерәк булып чыкты — бастырып булмады.
Ә менә Казанга акча эшләргә килгән үзбәк егетләре футболкаларына да, курткаларына да бастырдылар. Бушка бит…
Медиарәссамнар белән берлектәге чыгышлар, шрифтлар ясау, татар теле морфологиясе, лекторийләр, ачык студия — болар бар да эшләп торды.
Яңа татар мәдәнияте фестиваленең бер «попсовый» мәйданчыгы да бар иде — курчак кебек матур киенгән балалар «Шаян ТВ» мәйданчыгында эстрада җырларын башкардылар. Кыскасы, Ильяс Гафаров никадәр генә татар шәһәр мәдәнияте, тере музыка дип аһ-ваһ килеп йөрсә дә, бер көнгә аңа тапшырылган мәйданчыкта музыкаль киләчәкне җиңел эстрада җырларын башкарган кызчыклар тәкъдим итте. Менә шулай!