Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Автор: Энҗе Ногманова
  • 14:02
    25 июль 2017
    "Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый". Пәйгамбәребез с.г.в. кем турында әйткән?
    Гаиләдә ир белән хатын арасында бераз көнләшү булу –гадәти хәл. Бу аларның бер-берсенә битараф булмаганлыгын күрсәтә. Тик чиктән ашкан, артык көнләшү бер-береңә хөрмәт һәм ышанычны бетереп кенә калмый, зур бер бәләгә әверелә, тынычлыкны җимерә, хәтта үлемгә дә китерә.
    "Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый". Пәйгамбәребез с.г.в. кем турында әйткән?
  • 13:00
    24 июль 2017
    Көзге салкыннарга кадәр чәчәктә булучы бакча гөлләре
    Гөлләр – бакчаның бизәге, матурлык, ямь бирүчеләр. Чәчәкләрнең төрлелегенә гаҗәпләнми карау мөмкин түгел. Берьеллык һәм күпьеллык гөлләрне моннан 300 мең еллар элек үк барлыкка килгән дип исәплиләр. Шулай да, һәвәскәр бакчачылар еш кына җәй буе шау чәчәктә утыручы, күпьеллык гөлләргә өстенлек бирә. Ни өчен?
    Көзге салкыннарга кадәр чәчәктә булучы бакча гөлләре
  • 04:00
    24 июль 2017
    “Кое казыйм, кыяр үстерәм, кусалар да китмим” - Шәһәр егете авылда
    Армиядән кайткач, Татарстанның Кукмара районы кызына өйләнеп, авылда яшәп калган Казан егете Ренат Фәтхуллин шәһәргә китмәячәген әйтә.
    “Кое казыйм, кыяр үстерәм, кусалар да китмим” - Шәһәр егете авылда
  • 11:06
    18 июль 2017
    Һәр көнне кирәкле догалар
    Мөселман кешесенең иң зур коралы – ул дога. Дога-гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Шуңа да дога кылу – динебезнең әһәмиятле бер өлеше, ул ышануга дәлил булып тора. Бу язмада аларның барысын да урнаштыру мөмкин булмаса да, мөселманның иң еш куллана торган көндәлек догаларын сайларга тырыштык.
    Һәр көнне кирәкле догалар
  • 17:16
    15 июль 2017
    Аһ, җиләк! Җыючыларга киңәшләр, кайнатма рецептлары
    Елның- елында күпләп җиләк җыючы, тәҗрибәле җиләкчеләр белә: җиләккә иртүк, таң белән йөриләр. Шундый бер танышым иртән 3тә торып җиләккә чыга. Кеше йокысыннан уянып каенлыкка килгәндә, ул инде чиләкләрен тутырып, иң яхшы аланлыкларда йөреп кайта торган була. Каен җиләге-вак җиләк. Аны җыю җиңел түгел. Оста җиләкчеләрнең кайбер гади генә киңәшләрен истә тотсак, файдага булыр:
    Аһ, җиләк! Җыючыларга киңәшләр, кайнатма рецептлары
  • 15:02
    11 июль 2017
    "Хобби бизнеска әйләнде" - чигү остасы Римма Закирова декрет ялында акча эшләү ысулын тапкан (видео)
    Танышларым арасында тортлар пешереп сатучылар, туйга бокаллар бизәүчеләр, ясалма чәчәкләр ясаучылар, җиләк-җимешләрдән букетлар җыючылар ... тагын әллә кемнәр бар. Фантазия һәм эзләнүдә булган кеше беркайчан да тик утырмый. Эшлим дигән кешегә һәрчак эш бар. Бүгенге танышым Кукмара районы Олыяз авылы кызы Римма Закирова - чигү остасы. Аның хоббие да үзенчәлекле, тәмләп сөйли торган.
    "Хобби бизнеска әйләнде" - чигү остасы Римма Закирова декрет ялында акча эшләү ысулын тапкан (видео)
  • 06:38
    13 июнь 2017
    Эшләр уңсын өчен көн дә кирәкле догалар
    Бу дөньяда һәркем бәхеткә омтыла. Һәрберебезнең кайгы-хәсрәтсез, шатлыклы көннәр кичерәсе килә. Башланган һәр эшем уңышка китерсен, атлаган адымым хәерле булсын, дип мөселманнар шул максаттан догалар укый. Чөнки мөэминнәр өчен эшнең уңышлы төгәлләнүе генә түгел, аның нәтиҗәсе хәерле булуы һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешүе дә мөһим.
    Эшләр уңсын өчен көн дә кирәкле догалар
  • 06:41
    10 июнь 2017
    Күңел тынычлыгын югалтканда нишләргә? (догалар)
    Күңелең тыныч булу – зур бәхет, диләр. Кешегә кайгы-борчу килгәндә, курыкканда аның күңелендә тынычлык югала. Бүгенге заманның бәласе көн дә кайдадыр ашыгу, кабалану, баш тулы мәгълүмат, икеләнү, ярышу, артта калмаска тырышу, билгеле, кешенең тынычлыгына киртә куя.
    Күңел тынычлыгын югалтканда нишләргә? (догалар)
  • 11:35
    10 май 2017
    Кукмарадан Мәксүт Хәбибрахманов: Үзең әзерләгән чәйне бер эчеп карасаң, кибет чәен башка эчәсе килми
    Татар кешесенең 90% өлеше чәйдән тора,- дигән шаяру ишеткәнегез бармы? Бу безнең халыкның тәмле итеп чәй эчәргә яратуыннан килә. Элек-электән татар халкы чәйне төрле шифалы үләннәрдән, җиләк-җимештән әзерләп эчкән. Шуңа күрә дә кем-кем, ә инде татар чәйнең белгече санала, аны тәмен белеп, сөт белән, каты итеп ясап эчәргә ярата.
    Кукмарадан Мәксүт Хәбибрахманов: Үзең әзерләгән чәйне бер эчеп карасаң, кибет чәен башка эчәсе килми
  • 13:20
    4 май 2017
    Совет чоры татар композиторлары
    «Интертат.ру» электрон газетасы совет чорында татар тарихына онытылмас әсәрләре белән кереп калган күренекле композиторларны барлый.
    Совет чоры татар композиторлары
  • 09:15
    3 май 2017
    Дога кылганда кулларны өскә күтәрергә ярыймы? (сорау-җавап)
    Укучыбыз Эльмира кызыксына: «Күптән түгел бер китапта Аллаһы Тәгаләнең урыны күктә дип уйлау – дөрес түгел дигән сүзләр укыдым. Ә бит моңарчы дога кылганда, кулларны гел өскә күтәрә идем. Аңлатыгыз әле, болай эшләү дөресме, юкмы?” Сорауга Казан шәһәренең "Дин Ислам" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җавап бирә:
    Дога кылганда кулларны өскә күтәрергә ярыймы? (сорау-җавап)
  • 12:34
    29 апрель 2017
    Энҗе Ногманова: “Бер күңелсезлек булса, күрәзәчегә, им-томчыга йөгерәбез...”
    Гөлфирә апа гомере буе кеше арасында кайнаган чая, тиктормас ханым. «Ут борчасы» диләр турында. шьнәп яшәр чагында «начар» авыру дигән мөһер баса табиблар. Азган формада дип, күкрәкләрен кисәләр. Операцияләр кичереп, химия курслары алып кайтканда иң якыннары танымаслык булып үзгәреп, ябыгып, кибеп беткән була ул. Тернәкләнүгә өмет аз була.
    Энҗе Ногманова: “Бер күңелсезлек булса, күрәзәчегә, им-томчыга йөгерәбез...”
  • 08:49
    21 апрель 2017
    Татарча мультфильмнарны кайдан карап була
    Бөтен балалар да мультфильм карарга ярата. Күбебез, әле әти-әни булгач та, балалар белән бергәләшеп карап утырабыз аларны. Балачак эчкерсезлеге, шаянлык, матур төсләр һәм персонажларга кем генә битараф калсын икән? Моннан берничә ел элек татарча мультфильмнарны вконтакте челтәрендә стеналарда саклап калып карый идек. Югыйсә, алар күптән инде аерым сайтларда тупланган һәм карау өчен махсус җайлаштырылган икән. Үз җаегыз белән, теләгән вакытта сез дә рәхәтләнеп карарсыз дип ышанабыз.
    Татарча мультфильмнарны кайдан карап була
  • 08:53
    20 апрель 2017
    Журналист Энҗе Ногманова: Азартлы уеннар, наркомания һәм эчкечелек - юл кая илтә?
    Балачактан таныш дус егет Илдус, авылдан шәһәргә эшкә китеп, миллионнан артык әҗәткә батты. Отышлы уеннар уйный торгач, чикне югалтты ул, азартка китте. Ә бит бердигән чибәр хатыны бар, балалары үсеп килә. Акча кадерен белми дияр идең, кечкенәдән эш эшләп үскән тырыш авыл егете. Күрәсең, гаилә, хезмәт сөю генә киртә була алмый бу чиргә. Гаиләсе әҗәтен ничә еллар түләде, бүтән шәһәргә эшкә җибәрмиләр хәзер үзен. Илдус үзе дә барырга курка, диләр: «Түзеп тора алмам, уйныйсым килә, үземә һаман да ышанмыйм әле», - дип әйтә икән. 4 ел узса да, уенга тартылу теләге бетмәгән.
    Журналист Энҗе Ногманова: Азартлы уеннар, наркомания һәм эчкечелек - юл кая илтә?
  • 14:03
    16 апрель 2017
    “Бирнә биргән – бикә килен, бирнә бирмәгән – чәүкә килен”. Татар кызы бирнәсендә нәрсә булырга тиеш?
    Татар халкында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бар. Бирнә – кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан, кыз бала кул арасына керә башлагач ук, аның әнисе, әбисеннән яки, аулак өйләргә утырмага барып, башка хатын-кызлардан кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Юкка гына яшь киленнең уңганлыгы аның сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнмәгән.
    “Бирнә биргән – бикә килен, бирнә бирмәгән – чәүкә килен”. Татар кызы бирнәсендә нәрсә булырга тиеш?
  • 09:05
    11 апрель 2017
    Имтиханга кергәндә укыла торган догалар
    Алда имтиханнар чоры. Балаларның да, ата-аналарның да иң еш борчыла торган, күңел тынычлыгын югалта торган вакыты бу. Имтиханнарга әзерлеклеме син, юкмы – монысы бер мәсьәлә, ә әзерләнеп тә авыр сорау туры килү яки белгәнеңне дә әйтә алмый югалып калу, зиһенеңне җыя алмый азаплану – монысы бөтенләй башка. Бу халәтләр үз-үзеңне кулга ала алмаудан, нык дулкынланудан, ахыры начар булыр дип куркып борчылудан барлыкка килә торган психологик күренешләр. Бу очракта диндәге кешенең иң зур коралы ул – дога.
    Имтиханга кергәндә укыла торган догалар
  • 13:19
    31 март 2017
    Татарның 16 тарихи мәчете
    Татар мәчетенең бинасы әллә кайдан аерылып тора. Безнең халыкның башкаларныкына охшамаган архитектура традицияләре бар. Ул Идел буе Болгары, Казан ханлыгы һәм Алтын Урда кебек ислам цивилизацияләре яшәгән чорда ук формалашкан. Татар тарихында эз калдырган, милләтебез архитектурасының йөзек кашы булып саналучы мең яшьлек татар мәчетләрен барлыйбыз.
    Татарның 16 тарихи мәчете
  • 13:15
    20 март 2017
    Дөньякүләм танылган 7 татар галиме
    Үз милләтеңне ныграк яратыйм, танытыйм дисәң, аның югары дәрәҗәләргә ирешкән улларын һәм кызларын да белү комачауламас. Татар фамилиясен йөрткән, дөньякүләм билгеле милләттәшләрең турында белгәч, үзеңнең татар булуың белән горурлану хисе тагын да арта, алар турында башкаларга да сөйлисе килә башлый. Бүген фән эшлеклеләре, галимнәрне барлыйбыз.
    Дөньякүләм танылган 7 татар галиме
  • 14:50
    19 март 2017
    Балаларны интернеттан аерырлык 7 өстәл уены (күзәтү)
    Балаларны интернеттан аерып алу көннән-көн авырлаша. Кеше белән аралашуны да, урамга чыгып уйнауны да, дуслыкны да алыштырмакчы бу әйбер хәзер. Әмма бөтен гаилә белән өстәл уеннары уйнап та, вакытны балалар белән күңелле уздырырга була икән. Мондый уеннарны теләсә кайда уйнап була: өйдә, юлда, бәйрәмнәр вакытында, кунаклар килгәч. Өстәл уеннары – бабайлар, әбиләрне дә уенга катнаштыру мөмкинлеген бирә. Уен барышында бер-береңне якыннанрак белергә, уйлау сәләтен үстерергә, дуслыкны, бердәмлекне арттырырга була.
    Балаларны интернеттан аерырлык 7 өстәл уены (күзәтү)
  • 08:54
    18 март 2017
    Елата да, юата да. Сез карарга тиешле 7 татар сериалы
    Берничә сериягә сузылган тормыш вакыйгаларын, беркайчан да чишелмәс кебек тоелган гаилә проблемаларын күзәтеп утырырга яратасызмы? Сериал геройлары белән бергә борчылу, елау, шатлану, алар белән бергә яшәү сезгә рәхәтлек бирә, тынычландыра, беразга булса да тормыш мәшәкатьләреннән ял иттерә, тәҗрибә өстиме?
    Елата да, юата да. Сез карарга тиешле 7 татар сериалы
  • 09:25
    16 март 2017
    Күз тиюдән саклый торган 7 дога
    Яман күз – гарәпчә “айн-аль-хасад” – бер кешенең икенчесенә кызыгып, көнчелек белән, чамадан тыш сокланып каравын аңлата һәм төрле авырулар, күңелсезлекләр килеп чыгуына сәбәп булып тора.
    Күз тиюдән саклый торган 7 дога
  • 10:01
    9 март 2017
    Балаларга ризык, таксистка – тәгәрмәчләр, хуҗага – төшендә пәйгамбәрне (с.г.в.) күрү бәхете (булган хәл)
    Сәлимә 3 баласы белән иреннән тол калды. Хәләленнән калган байлык, берникадәр вакытка җан асрарга җитсә дә, тора-бара тиз бетте. Балалары кечкенә булу сәбәпле, яшь хатын эшкә чыга алмый. Кайда барырга, кемнән ярдәм сорарга?
    Балаларга ризык, таксистка – тәгәрмәчләр, хуҗага – төшендә пәйгамбәрне (с.г.в.) күрү бәхете (булган хәл)
  • 08:05
    5 март 2017
    8 Мартка нәрсә бүләк итәргә: Гүзәл затларны сөендерерлек 10 бүләк!
    8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан әлеге дә баягы бер үк сорау туа: гүзәл затларга нәрсә бүләк итәргә, аларны ничек сөендерергә? Ир-атлар өчен бу бигрәк тә авыр мәсьәлә, шуңа күрә аларга киңәшләр артык булмас.
    8 Мартка нәрсә бүләк итәргә: Гүзәл затларны сөендерерлек 10 бүләк!
  • 08:51
    27 февраль 2017
    Сез карарга тиешле 10 татар фильмы
    Ял сәгатьләрен татарча фильмнар карап уздырырга теләүчеләргә бездән ярдәмче исемлек. Биредә фильмның кыскача эчтәлеге, жанры, гамәлгә куючылары һәм кайдан табып карарга икәнлеге күрсәтелгән. Кызганыч, интернетта, аерым алганда, кино турындагы иң зур портал – глобаль КиноПоискта әлеге фильмнарның икесенең генә рейтинглары билгеле, бәяләмә-шәрехләр да юк диярлек. Димәк, татарча фильмнарны караганнан соң бәяләргә һәм соңыннан рейтингын күрсәтергә дә онытмыйбыз – татар фильмнарын интернет киңлегендә танытуда сездән дә ярдәм булыр. Күңелле ял сәгатьләре сезгә!
    Сез карарга тиешле 10 татар фильмы