Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча мультфильмнарны кайдан карап була

Бөтен балалар да мультфильм карарга ярата. Күбебез, әле әти-әни булгач та, балалар белән бергәләшеп карап утырабыз аларны. Балачак эчкерсезлеге, шаянлык, матур төсләр һәм персонажларга кем генә битараф калсын икән? Моннан берничә ел элек татарча мультфильмнарны вконтакте челтәрендә стеналарда саклап калып карый идек. Югыйсә, алар күптән инде аерым сайтларда тупланган һәм карау өчен махсус җайлаштырылган икән. Үз җаегыз белән, теләгән вакытта сез дә рәхәтләнеп карарсыз дип ышанабыз.

news_top_970_100
Татарча мультфильмнарны кайдан карап була

Бөтен балалар да мультфильм карарга ярата. Күбебез, әле әти-әни булгач та, балалар белән бергәләшеп карап утырабыз аларны. Балачак эчкерсезлеге, шаянлык, матур төсләр һәм персонажларга кем генә битараф калсын икән? Моннан берничә ел элек татарча мультфильмнарны вконтакте челтәрендә стеналарда саклап калып карый идек. Югыйсә, алар күптән инде аерым сайтларда тупланган һәм карау өчен махсус җайлаштырылган икән. Үз җаегыз белән,  теләгән вакытта сез дә рәхәтләнеп карарсыз дип ышанабыз

  • “Татармультфильм” студиясенең рәсми сайты. Студия 2010 нчы елда ачылып, тамашачыга беренче тапкыр Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” мультфильмын тәкъдим иткән иде. Бу вакыйгадан соң бер ел үтүгә, Габдулла Тукай әсәрләре буенча куелган 14 мульфильмны туплаган тулаем бер серия әзерләп чыгара алар. Ә “Кисекбаш” мульфильмы татар аниматорларының халыкара мактаулы баскычка алып чыккан беренче зур эше санала. Ул “Харьковская сирень - 2011” халыкара кинофестивальдә беренче урынга ия булган. Соңгы вакытта дөнья күргән “Сабантуй”, “Кырмысказки” шаян сериалларында татар халкының милли характеры, җор теллелеге, шаянлыгы һәм кунакчыллыгы сурәтләнә. Барыбызга да таныш татар әкиятләрен берләштереп, “Татар халык әкиятләре” дигән цикл ясаган бу студия. Бу хезмәтләре өчен бөтендөнья ТЮРКСОЙ җәмгыятенең махсус бүләге белән дә бүләкләгәннәр үзләрен. Әлеге сайтта мультфильмнар берьюлы 3 телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә.
  • Tatar cartoon исемле бу сайт үзен яңа татар мультфильмнарын иң беренчеләрдән күрсәтүче интернет канал дип таныштыра. ТР ның фән һәм белем бирү министырлыгы, мәдәният министырлыклары заказы буенча эшләнгән: “Шүрәле”, “Кем көчле?”, “Бал корты һәм шөпшә” кебек мультфильмнарны биредә онлайн карарга мөмкин.
  • Мәгариф сыйфатын үстерү максатында эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән. Сайтның җайлы, зәвыклы эшләнеше җәлеп итә. Бала.РФ сайтында бүгенге көндә татар телендә 34 мультфильм тәкъдим ителә. Алар арасында “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Ак бабай”, “Төлке белән каз”, “Бүләк кемгә?” кебек әкиятләр бар.
  • ТР фән һәм белем бирү министырлыгы тарафыннан балаларның ярткан “Фиксики” сериалы татар теленә тәрҗемә ителде. Дубляжны “Безнең халыкның мирасы” компаниясе эшләгән. Мультсериал 60 сериядән тора. Аны гамәлгә куючылар фикеренчә, бу туган телне өйрәнүнең бик уңайлы формасы. Моңа кадәр бу компания  фән һәм мәгариф министрлыгы заказы буенча «Трое из Простоквашино», «Малыш и Карлсон», «Винни-Пух», «Львенок и Черепаха», «Двенадцать месяцев», «38 попугаев», «Крокодил Гена», «Чебурашка», «Котенок Гав», «Золушка» кебек мультфильмнарны татарчалаштырган иде.

Алда әйтелгән сайтлар белән танышканда тагын бер кызыклы мәгълүматка тап булдым. Татармульфильм студиясе мәктәп укучыларын “Век Татарстана” исемле мультфильм ясауда катнашырга чакыра. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Мультфильм балалар иҗат иткән шигырь һәм рәсемнәрдән әзерләнәчәк, дип язылган конкурсны оештыручы рәсми сайтта.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100