Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньякүләм танылган 7 татар галиме

Үз милләтеңне ныграк яратыйм, танытыйм дисәң, аның югары дәрәҗәләргә ирешкән улларын һәм кызларын да белү комачауламас. Татар фамилиясен йөрткән, дөньякүләм билгеле милләттәшләрең турында белгәч, үзеңнең татар булуың белән горурлану хисе тагын да арта, алар турында башкаларга да сөйлисе килә башлый. Бүген фән эшлеклеләре, галимнәрне барлыйбыз.

news_top_970_100
Дөньякүләм танылган 7 татар галиме

Нигъмәтуллин Роберт Искәндәр улы (1940). Физика-математика фәннәре докторы, профессор.

1940 елда Мәскәү шәһәрендә туган. Н.Э.Бауман исемендә Мәскәү югары техник училищесын, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый.

Роберт Искәндәр улы 23 ел Мәскәү дәүләт университетында эшләп, зур дәрәҗәләргә ирешә. Фәннәр академиясенең Себер бүлеге чакыруы буенча  Төмәнгә барып, анда академия институты һәм университетта кафедра оештыра. Башкортстан Фәннәр академиясе белән җитәкчелек итә. Төрле илләрдә лекцияләр укый, чит илләр белән уртак проектлар алып бара. Өченче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты.

Нәселләрендә күренекле, билгеле шәхесләр бер ул гына түгел. Әтисе ягыннан бабасы Гиниятулла Терегулов Башкорт медицина институтын оештырган кеше. Бертуганнары Булат һәм Рәис Нигъмәтуллиннар икесе дә – профессор, техник фәннәр докторы.

Фәнни дәрәҗәсе, казанышлары:

- Физика-математика фәннәре докторы
- Профессор
- РАН академигы
- Теория һәм гамәли механика буенча Россиянең халыкара комитет әгъзасы
- П.П.Ширшов исемендәге океанология институты директоры
- Россиянең фән һәм техника өлкәсендәге премия иясе
- “Ватан каршындагы уңышлары өчен” IV дәрәҗә орден иясе
- В.П.Макеев һәм К.Э.Циолковский исемендәге Россия Космонавтлар федерациясе медальләре иясе
- Дәүләт Думасының өченче чакырылыш депутаты
- Ислам дөньясы фәннәр академиясе әгъзасы
- 200дән артык фәнни китап һәм мәкаләләр авторы


Мәзһәров Әхмәт Мәзһәр улы (1943). Техник фәннәр докторы, профессор.


1943 елда Татарстанның Балтач районы Сосна авылында туган. Казанда химия-технология институтын тәмамлаганнан соң Куйбышев заводына эшкә керә. Биредә аппартчиктан алып, цех җитәкчесенә кадәр күтәрелә. Мәскәүнең  Д.И.Менделеев исемендә Химия-технология институтында аспирантурада укый. Ул сероорганик химия, нефть-газ эшкәртү өлкәсендә исеме дөньякүләм билгеле шәхес.

Фәнни дәрәҗәсе, казанышлары:

- Техник фәннәр докторы
- Профессор
- Татарстанның атаклы химигы
- Ислам дөньясы фәннәре академиясе вице-президенты
- ТР Фәннәр академиясе президенты
- “Мактау билгесе” ордены иясе

Йосыпов Рафаэль Мидхәт улы (1934). Техник фәннәр докторы, профессор.

1934 елда Казан шәһәрендә туган. А.Ф. Можайский исемендә Ленинград хәрби-һава инженерлык академиясен, А.А.Жданов исемендә Ленинград дәүләт университетын тәмамлый. Информатика, модельләштерү өлкәсендә белгеч. Авыр мәгълүмати-идарә системаларында сизү теориясе буенча укулар оештыручы. Модельләштерү теориясендә, “квалиметрия моделей”дип аталучы, яңа фәнни юнәлеш ачкан шәхес.

Фәнни дәрәҗә һәм казанышлары:

- Техник фәннәр доктор
- Россия фәннәр Академиясе академигы, корреспондент
- РСФСРның атказанган фән һәм техника хезмәткәре
- "Ватан каршындагы уңышлары өчен” IV дәрәҗә орден иясе
- “Халыклар дуслыгы”ордены иясе
- Санкт-Петербургта Россия Фәннәр академиясенең иформатика һәм автоматизация институты директоры
- ТР Фәннәр академиясенең мактаулы академигы
- 350дән артык фәнни хезмәт авторы

Акчурин Ренат Сөләйман улы (1946). Медицина фәннәре докторы, профессор.

1946 елда Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә туа. Андижан медицина институтын, И.М.Сеченов исемендә 1нче Мәскәү медицина институтын тәмамлый. 1984 елдан кардиохирургия өлкәсендә эшли башлый. Хьюстонда атаклы Америка хирургы Майкл Дебейка клиникасында тәҗрибә туплый. Кардиохирургия, кан тамырлары, аларны дәвалау юнәлешенә уникаль яңалыклар алып килгән күренекле белгеч. Пластик микрохирургия, йөрәкнең ишемия авыруын хирургик алым белән дәвалау, йөрәкне трансплантацияләү һ.б. сораулар буенча эш алып бара. Илдә беренче тапкыр бармакларны реплантацияләү, аяк бармакларын күчереп урнаштыру кебек операцияләрдә катнашучы буларак билгеле. 1996 елның ноябрендә Россиянең беренче Президенты йөрәгенә операция ясауны да аңа ышанып тапшыралар.

Фәнни дәрәҗә һәм казанышлары:

- Медицина фәннәре докторы
- Профессор
- Мактау ордены иясе
- Пол Харрис исемендәге халыкара орден иясе
- Россиянең дәүләт премиясе иясе
- Россия Медицина фәннәре академиясе академигы
- Дуслык ордены иясе
- Татарстанның мактаулы табибы
- 300дән артык фәнни язмалар авторы

Ибраһимов Илдар Абдулла улы (1932). Физика-математика фәннәре докторы, профессор.

1932 елда Ленинградта туган. Танылган математик, академик. Урман техникасы академиясендә укыган чорда ук талантлы студентны математика профессоры Н.В.Липин күреп ала һәм аны Ленинград дәүләт университетына күчерүләрен сорый. Укуын шунда дәвам итә. Биредә ул кандидатлык, докторлык диссертацияләрен яклый, укыта, профессор дәрәҗәсенә күтәрелә, кафедра бүлеген җитәкли.

Фәнни дәрәҗә һәм казанышлары:

- Физика-математика фәннәре докторы
- Профессор
- РФ Фәннәр академиясе академигы
- 200дән артык фәнни язма, 4 классик монография авторы. Аларның барысы да диярлек Scopus и Web of Science халыкара базага кергән
- Дуслык ордены иясе
- “Хезмәт ветераны” медале иясе
- Бордо (Франция) университетының хөрмәтле докторы
- “Математика өлкәсенә керткән хезмәте өчен” алтын медаль бүләге иясе
- Борис Цирельсон, Н.К.Бакиров кебек танылган фән эшлеклеләренең укытучысы

Сәгъдиев Ренад Зиннур улы (1941). Химия фәннәре докторы, профессор.

1941 елда Казан шәһәрендә туган. Новосибирск дәүләт университетын төгәлләгән танылган химик. 1993 елдан Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегендә халыкара томографик үзәкне оештыра һәм анда җитәкчелек итә. Бертуганы Роальд Сагдеев – шулай ук танылган физик.

Фәнни дәрәҗә һәм казынышлары:

- Химия фәннәре докторы
- Россия Фәннәр академиясе академигы
- РФ Дәүләт премиясе иясе
- "Ватан каршындагы уңышлары өчен” IV дәрәҗә орден иясе
- Дуслык ордены иясе
- “Modern Physics”, “Основый магнитного резонанса” китаплары һәм күпсанлы фәнни материаллар авторы


Вәлиев Камил Әхмәт улы (1931-2010). Физика-математика фәннәре докторы, профессор.


Татарстанның Тәкәнеш районы Югары Шәндер авылында 1931 елда туган. Казан университетында физик белгечлеген ала. Казан педагогика институтында өлкән укытучы, доцент, физика кафедрасы җитәкчесе булып эшли. 1984 елда СССР Фәннәр академиясенә сайлана. 1965-1978 елларда НИИ молекуляр электроника һәм “Микрон” заводының беренче директоры буларак билгеле. Аның микроэлектроника өлкәсендәге казанышлары бихисап.  2001 елдан Мәскәү дәүләт университетында ВМК бүлегенең квантлы информатика кафедрасын җитәкли. “Микроэлектроника” журналының баш редакторы булып эшли. Камил Әхмәт улы, 2010 елда, Мәскүдә вафат булды.

Фәнни дәрәҗә һәм казанышлары:

- Физика-математика фәннәре докторы
- Профессор
- Өченче дөнья фәннәр Академиясе (TWAS) әгъзасы
- "Ватан каршындагы уңышлары өчен” IV, III дәрәҗә орден иясе
- Е.К. Завойский исемендәге халыкара премия иясе
- Россия Фәннәр академиясе академигы
- Россия Фәннәр академиясе чыгаручы "Микроэлектроника", "Проблемы передачи информации" исемле журналларда баш редактор
- Аның шәкертләре арасында 15 фән докторы, 30дан артык фәннәр кандидаты бар

СОРАШТЫРУ:

– Ә сезнең моңа кадәр бу милләттәшләребезнең исеме, эшләре турында ишеткәнегез бар идеме?

Күбесе белән таныш - 43.8%

Бу исемлектән бер-ике кешене беләм - 45.8%

Берсен дә белмим - 10.4%


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100