Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Совет чоры татар композиторлары

«Интертат.ру» электрон газетасы совет чорында татар тарихына онытылмас әсәрләре белән кереп калган күренекле композиторларны барлый.

news_top_970_100
Совет чоры татар композиторлары

Салих Сәйдәшев (1900– 1954) – күренекле татар композиторы,  беренче һөнәри татар дирижерларларының берсе, педагог, пианист,  татар профессиональ музыкасының “әтисе” дип санала. Ул 1900 елда Казан шәһәрендә туа. Салих Сәйдәшевның беренче укытучысы – халык музыканты Заһидулла Яруллин. Аннары ул Казан музыка училищесы укытучыларында белем ала. 1918 елда Салих үз оркестрын төзи. 1922 елда аны яңа ачылган Кызыл Октябрь (хәзерге Г.Камал) исемендәге Татар Дәүләт театрына музыка бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар. Салих Сәйдәшев музыкаль драма жанрында Солтан Гөбәши эзләре буенча китә. 1934-1938нче елларда Мәскәүдә татар опера студиясендә белем ала. Мәскәүдән кайтуга, ул Галиәскәр Камал театрында эшен дәвам итә, яңа әсәрләр яза, спектакльләргә музыкалар иҗат итә.

Онытылмас әсәрләре:

- Ул Татар дәүләт Академия театрының 60ка якын спектакленә музыка иҗат иткән композитор. Алар арасында классик драма әсәрләре: М.Фәйзинең “Галиябану”, Х.Ибраһимовның “Башмагым”, К.Тинчуринның “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Кандыр буе”, “Ил” музыкаль әсәрләре бар.

- “Совет Армиясе маршы”. Маршның премьерасы вакытында залдагы алкышлар куәтле дулкын сыман яңгырап тора һәм маршны өч мәртәбә кабатларга туры килә. Композиторны хөрмәтләп, полкның почетлы кызылармеецы итеп сайлыйлар, аңа тантаналы шартларда хәрби кием тапшыралар.

- Җырлар һәм инструменталь әсәрләре: “Вальс”, “Хуш авылым”, “Моңлы бер җыр”, “Нишләргә соң?”, “Озын сәфәр”, “Бүген бәйрәм”, “Җырларым” һ.б.

Салих Сәйдәшев 1954 елда вафат була, Казаның Яңа бистә зиратына күмелгән. Казанда аның исемен йөртүче музей, һәйкәл, Вахитов районында урам бар. 2000 нче елда Казанның Дәүләт Зур концертлар залына аның исеме бирелде.

Сара Садыйкова (1906-1986) - Татарстанда беренче хатын-кыз композитор, артист һәм җырчы, Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты. 1906 елда Казанда туа. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе -  Фатиха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач, Казан педагогика техникумында укый. 1921 елда Сара Садыйкова «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара. П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный. Беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара, Монда аның җырчы буларак гаҗәеп таланты ачыла. 1934-1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була. Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш итә. Ул 1942 елда Ә. Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә.

Онытылмас әсәрләре:

- Опера театры сәхнәсендә онытылмас образлары: Н. Җиһановның «Качкын» һәм «Илдар» операларында - Рәйханә, Саҗидә, Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә - Сәрвәр, М. Мозаффаровның «Галиябану» операсында – Галиябану, Г. Хаҗибәковның «Аршин мал алан»ында – Асия һ.б.

- 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә («Ак калфак», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә.

- “Җидегән чишмә”, “Беренче мәхәббәт”, “Идел суы ага торыр”, “Әй язмыш, язмыш”, “Арча кичләре”, “Ак пароход” һ.б. күпсанлы җырлары халык күңелендә мәңге сакланачак җырлар. Танго жанрында язылган “Көтәм сине” җыры – сугыш елларыннан соң яратып җырланган җырларның берсе.

Сара Садыйкова 1986 елда вафат була, Казанда Татар зиратына җирләнгән. Казанда аның исемен йөртүче урам бар.

Солтан Гөбәши (1891-1942)  - татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе, күренекле татар композиторы, педагог һәм музыкаль-җәмәгать эшлеклесе. 1891 елда Биектау районы Кече Солабаш авылында туа. Кечкенәдән кубызда, гармунда халык көйләрен уйнарга өйрәнә. 1913-1915 елларда ул үзенең беренче оригинал әсәрләрен яза (“Кәккүк”, “Рөкыя-гөлкәем”, “Татар кызы”). 20 нче елларда Татарстанда татарча професиональ музыкаль белем бирү барлыкка килә. С. Гөбәши: хор дәресе, музыка теориясе буенча укыта. Казан музыка техникумы директоры урынбасары булып эшли. Татарстан районнарына фольклор экспедицияләренә чыга.

Халык күңелен яулаган әсәрләре:

- Халык сүзләренә язылган “Кәккүк” җыры. Татарстан җыр һәм бию ансамбленә кушылып Әлфия Афзалова бу җырны күп еллар дәвамында уңышлы башкара.

- Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов белән берлектә беренче татар опералары – “Сания” (1925) һәм “Эшче”не (1930) иҗат итүдә катнаша.

- 12 татар драма әсәренә музыка яза. Алар арасында: Г.Исхакыйның “Зөләйха”, Ф.Борнашның “Таһир-Зөһрә” музыкаль драмалары бар.

Солтан Гөбәши 1942 елда Борай районында сөргендә вафат була. Казанның Идел буе районында бер урам аның исемен йөртә.

Фасил Әхмәтов (1935-1998) – татарның күренекле композиторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты. 1935нче елда Салтык-Ерыклы авылында туа. Кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнә. 1952 елда  Казан музыка училищесының баян бүлегенә укырга керә. 1957-1962 елларда Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.  Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә өлкән редактор булып эшли. Консерваториядә аспирантурада укый һәм шунда үзе дә дәресләр алып бара. Фортепьяно өчен язылган сонатинасы, белгечләр тарафыннан, татар музыкасында новаторлык әсәре дип билгеләнә. Аеруча композиторның беренче кыллы квартеты шөһрәт казана. Бу әсәр, бөтен дөньяга мәшһүр А.Бородин исемендәге кыллы квартет репертуарына кереп, безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә башкарыла. Композитор үз исемен симфоник музыка жанрда бөтен илгә таныта. «Ф.Яруллин истәлегенә» багышланган симфоник поэмасы өчен Русиядә беренчеләрдән булып, РФнең М.Глинка исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Танылган музыка әсәрләре:

- Күп кенә танылган татар драма театры әсәрләренә музыкалар яза. Алар арасында: Т.Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү”, А.Гыйләҗевның “Мин-синеке, син-минеке”, И.Юзеевның “Туган көн”драмалары бар.

- Симфоник әсәрләре: “Адажио”, “Ф.Яруллин истәлегенә” симфоник поэма, “Казан симфониясе”, симфоник оркестр өчен “Сабантуй” һ.б.

- Халык тарафыннан яратып җырланучы җырлары һәм романслары: “Назлы гөлкәем”, “Таң йолдызы”, “Аккошлар”, “Мәхәббәтемне эзлим” һ.б.

Ф.Әхмәтов 1998 елда Казанда вафат була.

Заһидулла Яруллин (1888-1964) – атаклы композиторлар династиясенә (аның уллары Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар икесе дә композиторлар) нигез салган шәхес. Беренче кыллы татар оркестрын оештыручы. Ул 1888 елда Мамадыш районы Кече Сөн авылында туган. Аларның гаиләсе зур һәм ярлы була. 1901 елда  Яр Чаллыга күчеп килә һәм чәйханәгә аш өләшүче малай булып урнаша. Шул ук елның көзендә аңа Минзәлә ярминкәсендә булырга туры килә. Монда ул чын җырчыларны, гармунчыларны, скрипкачыларны күрә һәм музыкага гашыйк була. 1908 елда Казанга килә, ресторанда музыкант булып эшли башлый. Замандашлары әйтүенчә, Габдулла Тукай да аның җырларын яратып тыңлый торган була. Композитор үзе дә шагыйрьне бик хөрмәт итә һәм аның үлемен авыр кичерә. Габдулла Тукай истәлегенә иң тирән мәгънәле көен багышлый. «Сәйяр» труппасының музыкаль ансамблендә пианист һәм җитәкче булып эшли. Татар классик композиторы Салих Сәйдәшев беренче музыкаль белемен Яруллинда ала. 1934 елда, сәламәтлеге бик нык какшау сәбәпле, Заһидулла Яруллин туган авылы Кече Сонга кайтып, гомеренең ахырына хәтле шунда яши. Биредә ул авылдашлары өчен гармуннар ясау һәм төзәтү белән мәшгуль була.

Онытылмас әсәрләре:

- «Вальс», «Колхозчылар җыры», «Элегия», «Авыл көе» кебек музыкаль әсәрләре.

- Атаклы «Тукай маршы».

Заһидулла Яруллин 1964 елда 75 яшендә вафат була. Аны туган авылында җирлиләр.

Җәүдәт Фәйзи (1910-1973) – татар музыкаль комедиясенә нигез салучы күренекле татар композиторы, Тукай премиясе лауреаты, халык авыз иҗатын туплаучы. 1910 елда  Ырынбур шәһәрендә туган. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә үзе дә «Яшьләр» дигән драма яза. 1929–1933 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Фәйзи студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Казанга кайтач, музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татарстан филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли. Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап 1971 елда китап итеп бастырып чыгара.

Танылган музыкаль әсәрләре:

- «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук “Акчарлаклар” (Шәриф Камал әсәре), “Идел буенда” исемле музыкаль драмалары да халыкка яхшы таныш. Иң зур әсәре – “Тапшырылмаган хатлар” (Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп язылган) операсы.

- «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә көйләр яза.

- Аның иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын. “Буразналар”, “Бәлки син дә сөярсең”, “Гөлшаһидә җыры”, “Ерактагы якын кешемә”, “Оренбур шәле”, “Яшь наратлар”җырлары һ.б.

Җәүдәт Фәйзи 1973 елда Казанда вафат була. Казанда бер урамга аның исеме бирелгән.

Нәҗип Җиһанов (1911-1988)  – атаклы татар композиторы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. 1911 елда Җаек шәһәрендә туа. Бик яшьли ятим кала, шуңа күрә балалык һәм яшүсмер еллары Уральск балалар йортында уза. Нәҗип кечкенәдән үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнә. 1927 елда ул Казанга килә, Татар сәнгать техникумында белем ала. 1931 елда Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, кире Казанга кайта. 1938 елда композитор үзенең беренче операсын — «Качкын»ны яза. Ә бер елдан ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Казанда композитор татар шагыйре Муса Җәлил белән якыннан аралаша башлый. Шагыйрь аңа үзенең «Алтынчәч» поэмасына опера язарга сорый. Композитор бу опера өчен Сталин премиясенә лаек була. Муса Җәлилгә «сатлыкҗан» тамгасы салынганнан соң, Нәҗип Җиһанов драматург Әхмәт Фәйзи белән «Шагыйрь» исемле опера иҗат итә. Андагы төп герой Нияз Уралов Җәлил кебек үк фашистларга әсирлеккә эләгә һәм шунда һәлак була. Спектакль 1947 елда сәхнәгә чыга һәм зур уңыш белән бара. 1953 елда, инде шагыйрь исеме акланганнан соң, Җиһанов «Шагыйрь» операсы нигезендә «Җәлил» операсын яза. Ул Мәскәүнең Зур театрында, ә 1960 елда Праганың Милли театрында уйнала. Композитор Казанда консерватория ачу өчен  күп көч куя.

Танылган әсәрләре:

- Опералар: «Качкын»,  «Алтынчәч», «Шагыйрь», «Илдар, «Намус», «Җәлил» һ.б.

- Балетлар: «Фатыйх», «Зөһрә», «Ике легенда» һ.б.

- Оркестр өчен: 15 симфония, Симфоник поэма «Кырлай», татар халык көйләренә Сюита, Симфоник новеллалар һ.б.

- Фортепиано өчен әсәрләр, шулай ук «Балалар өчен фортепиано әсәрләре альбомы», «Фортепиано өчен биш әсәр» җыентыклары.

- Җырлар, романслар, халык җырларын эшкәртү — барысы 100дән артык әсәр.

Нәҗип Җиһанов 1988 елда Уфа шәһәрендә вафат була. Казан дәүләт консерваториясе аның исемен йөртә. Казанда ул яшәгән фатирны мемориаль музей йорты итеп  ясадылар. 1997 елда галәмдә бер кечкенә планетага композиторның исеме бирелә.

Фәрит Яруллин (1914-1943) – мәшһүр татар композиторы, татар милли балетына нигез салучы, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты. 1914 елда Кече Сөн авылында танылган музыкант Заһидулла Яруллин гаиләсендә туа. Башлангыч музыкаль белемне әтисеннән ала. 1930 елда ул Казан сәнгать техникумына укырга керә. Техникумда уку елларында ук Татарстанның музыкаль мәдәниятына нигез салучыларның берсенә әверелә. Үзешчән хор түгәрәкләрен оештырып, аларга җитәкчелек итә, яңа ачылган яшьләр театрында, сүзсез кинофильмнарда музыка башкара. 1933 елда Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясенә укырга керә. Бу чорда ул җырлар, романслар, инструменталь миниатюралар яза башлый. Зур күләмле әсәрләрдән: виолончель һәм форпепьяно өчен соната, кыллы квартет һәм симфония иҗат итә. Әнә шулай яшь композитор үзен төрле жанрларда сынап карый. 1937-1938 елларда аның күңеленә Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасын көйгә салу теләге туа. Әмма балет сәхнәгә күтәрелә алмыйча кала - Бөек Ватан сугышы башлана. Фәрит Яруллин сугыш кырына китә. 1943 елда Белоруссиянең  Дубровина районында барган бәрелешләрдә батырларча һәлак була. Озак вакыт ул хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөри, кабере 40 елдан соң гына табыла. Ул Новая Тухиня исемле авылда җирләнә.

Танылган әсәрләре:

- Ул татарның беренче милли балетын – “Шүрәле” балетын тудырган шәхес. Аның либреттосын язучы Әхмәт Фәйзи иҗат иткән. Тукай һәм татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган бу балет дөньяның күп илләрендә куелып, зур уңыш казанды.

- Симфониянең 1 өлеше, скрипка һәм фортепиано өчен 3 пьеса, кыллы квартет.

Казанның Киров районындагы бер урам Фәрит Яруллин исемен йөртә. Аның турында язучы Рашат Низамиев «Ут һәм җыр» дип исемләнгән роман-хроника иҗат итте.


Рөстәм Яхин (1921-1993) – татар романсына нигез салучы күренекле композитор, Татарстан Дәүләт Гимны авторы. Ул 1921 елда Казан шәһәрендә туган. Рөстәм Яхин кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый. 3 яшендә пианинода үзлегеннән халык көйләрен уйнарга өйрәнә. 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый. Ул бик сәләтле, тырыш бала була. Рөстәм Яхин — оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы.

Танылган әсәрләре:

-  «Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ.б. җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Беренче чиратта ул - романслар авторы. “Дулкыннар, дулкыннар” романсы – җырчы Мөнирә Булатова тарафыннан иң яратып башкарылганы, “Күзләрем тик сине эзлиләр” романсы күп җырчыларның репертуарында лаеклы урын алды. “Китмә, сандугач” , “Киек казлар” җырлары шулай ук онытылмас ядкарьләр исемлегендә.

- Җәлил тематикасын тормышка ашыру өлкәсендә әлегә Яхинның вокаль циклына тиң булырлык әсәрләр юк. Циклның беренче кисәге «Җырларым» шагыйрьнең үлемсезлегенә чын мәгънәсендә гимн булып яңгырый. Аннан соңгы ике кисәге «Тик булса иде ирек» һәм «Үткәндә кичергән» әсәрләре сагышлы һәм тәэсирле булуы белән аерылып тора. Дүртенче кисәге «Соңгы җыр» тоткынлыктагы шагыйрьнең тормыш матурлыгы һәм үлемнең котылгысыз булуы турында уйланулары. Циклның соңгы кисәге «Катыйльгә»дә шагыйрьнең дошманга карата аяусыз нәфрәте яңгырый. Ул үзенең образлылыгы һәм тәэсир итү көче ягыннан опера монологының иң яхшы үрнәкләренә якыная.

- Фортепиано һәм скрипка өчен язган концерты – иң зур күләмле әсәре.

Рөстәм Яхин 1993 елда Казанда вафат була. Башкаланың бер урамы аның исемен йөртә.

Мансур Мозаффаров (1902-1966) - композитор һәм педагог, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе. 1902 елда Казандамулла гаиләсендә туа. Мансур әнисе, танылган шагыйрә, кызлар мәктәбендә укытучы Маһруй Мозаффария тәрбиясендә үсә. 1945 елдан Казан консерваториясендә укытучы булып эшли. Татарстанның халык артисты Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.

Танылган әсәрләре:

- «Галиябану» операсы.
- Халык яратып тыңлый торган: “Яшь егетләр, яшь кызлар”, “Син кайтмадың”, “Сандугач” җырлары, симфоник әсәрләре.

Мансур Мозаффаров 1966 елда Казан шәһәрендә вафат була.

Совет чорында яшьнәп иҗат иткән композиторлар арасында билгеле шәхесләр: Марс Макаров, Мирсәет Яруллин, Илдус Якупов, Луиза Хәйретдинова, Мәсгудә Шәмсетдинова, Резедә Ахиярова һ.б. да бар.

Бу чорга караган 11 кызыклы факт:

1. Татар җырларының беренче язмалары 19 гасыр ахырына карый.
2. Бөек Октябрь революциясенә кадәр татар музыкасы халыкның милли сөйләм тардицияләре буенча гына үсә. Инструменталь бизәлешсез генә коры тавышка җырлау һәм озын көйләр популярлык ала.
3. Кыска биюле көйләр, шаян  такмаклар, авыл (озын көй һәм кушымтасында тиз җырлана торган җыр), шәһәр көйләре, билгеле бер тарихны бәян итүче җыр-бәетләр дә җырлана.  
4. Совет чорында җырчылар гармун яки баянга кушылып җырлый, сирәк кенә булса да берничә тавышка корылган хор җырлары да очрый.
5. Халык уен кораллары: курай, кубыз, мандолина, думбра һ.б. киң таралыш ала.
6. Татар халык җырларын  артистлар Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Илхам Шакиров, Әлфия Авзаловалар башкара.
7. 20 еллар башында милли музыка үзәге булып Красный Октябрь (хәзерге Г.Камал) исемендәге татар театры санала. Нәкъ биредә беренче татар опералары: “Сания”, “Эшче” опералары куела.
8. 1927 елда татар радиосы оеша. Анда Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов кебек солистлар еш чыгыш ясый.
9. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачыла. Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев, Сара Садыйкова, Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатовалар шушы студиянең беренче карлыгачлары булалар. Булачак татар операсы өчен беренче кадрлар әнә шулай әзерләнә.
10. 1934 елда Казанда Опера һәм балет театры ачыла. Н. Җиһановның “Качкын” операсы анда куелган беренче әсәр була.
11. Шул ук елда композиторлар союзына да нигез салына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100