Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Энҗе Ногманова: Азартлы уеннар, наркомания һәм эчкечелек - юл кая илтә?

Балачактан таныш дус егет Илдус, авылдан шәһәргә эшкә китеп, миллионнан артык әҗәткә батты. Отышлы уеннар уйный торгач, чикне югалтты ул, азартка китте. Ә бит бердигән чибәр хатыны бар, балалары үсеп килә. Акча кадерен белми дияр идең, кечкенәдән эш эшләп үскән тырыш авыл егете. Күрәсең, гаилә, хезмәт сөю генә киртә була алмый бу чиргә. Гаиләсе әҗәтен ничә еллар түләде, бүтән шәһәргә эшкә җибәрмиләр хәзер үзен. Илдус үзе дә барырга курка, диләр: «Түзеп тора алмам, уйныйсым килә, үземә һаман да ышанмыйм әле», - дип әйтә икән. 4 ел узса да, уенга тартылу теләге бетмәгән.

news_top_970_100
Журналист Энҗе Ногманова: Азартлы уеннар, наркомания һәм эчкечелек - юл кая илтә?

Икенче бер танышым - Ирекнең гомере күпкә кызганыч тәмамланды. Шәһәргә укырга киткән җиреннән уенга кереп батты ул. Соңыннан билгеле булды: әҗәтләре күп җыелган булган Ирекнең. Шуларны түли алмагач, тынычлану өчен наркотиклар белән бәйләнеп, 2-3 елда тәмам кешелектән чыкты. Яши торган өендә асылынган килеш таптылар үзен. Ә бит нинди егет иде?!

Карап торышка башкалардан берни белән дә аерылмаган бу егетләрдә уенга, наркотикларга бәйлелек кайдан килә соң?

Белгечләр игромания һәм наркомания, эчкечелек авыруларын параллель куя. Алар рухи, хроник авырулар исәбендә. Чөнки барысы да кешедә баш миенең бер үк күзәнәкләрен зарарлый икән. Кешедә битарафлык барлыкка килә, бәйле кеше киләчәге, якыннары турында кайгыртмый, ул әкренләп үзенең максатларын, хыялларын җимереп үлемгә атлый. Бу фактларны ишеткәч, күңелне курку ала. Үзебез балалар тәрбияләүче аналар, ничек ялгышлардан сакланырга? Безгә терәк булырга тиешле ирләребез, әтиләребезне ничек бу сазлыктан чыгарырга? Авыручылар арасында яп-яшь кызлар да барлыгын ишеткәч, бөтенләй хафага төшәсең. Һәркемнең бәхетле буласы, үзен кирәкле итеп тоясы килә. Әгәр моны сизмәсә, күңелендәге бушлыкны тутырыр әйбер эзли башлый. Бу вакыт — начар гадәтләр белән дуслашу өчен иң кулай вакыт, ди белгечләр. Менә кайчан сынала икән ул ихтыяр көче?!

Гаиләдә бәйле кеше бар икән, аның белән үзеңне ничек тотарга тиеш? Психолог А.Корчагина киңәшләре:

- Беркем дә нәрсәдән дә булса бәйле булып тумый. Бу ниндидер сәбәпләр аркасында барлыкка килгән авыру. Шушы психологик сәбәпләрне аңларга һәм шуны бетерергә кирәк. Бу - авыру кешенең үз теләге белән башкарылса гына нәтиҗәле. Авыручының ихтыяр көче, тырышлыгы гына җиңү китерә.
- Монда геннар гаепле түгел. Бала 5-6 яшькә кадәр янәшәсендә булган зурларның үз-үзен тотышын кабатлый.
- Бәйлелек — ул авыру. Шуңа да якыныгыздан «алтын тау»лар сорамагыз да, көтмәгез дә, ул аны сезгә бирә алмый. Өметегез акланмыйча, үзегезгә читен калмасын. Һәрбер авыру дәваланырга тиеш, шуңарчы өметләнү файдасыз.
- Якыныгызны начар гадәтеннән аерып карарга өйрәнегез. Бу аның чире. Ә кеше буларак хөрмәткә лаек сыйфатларын: юмартлык, балаларны яратуын, эш сөючәнлеген һ.б. күрә һәм бәяли белегез!
- Ул үзе теләп, үзе аңлап кына начар гадәтләреннән баш тарта ала. Кеше үзе теләми икән, аңа ярдәм итү мөмкин түгел.
- Якыныгызның эчеп яки наркотиклар кулланып кайтуын сизсәгез, аңа мөнәсәбәтне үзгәртегез: сөйләшмәгез, ашарга әзерләмәгез, интим мөнәсәбәткә бармагыз. Ул аек вакыттагы һәм бу вакыттагы аерманы сизсен.
- Ә аек вакытта, киресенчә, аның гаиләсе, сезнең өчен эшләгән һәр эшен мактагыз, аның белән горурлануыгызны күрсәтегез. Гаиләдә үзенең кирәкле икәнен тойсын.
- Бәйле кешенең кылган ялгышларын төзәтергә ашыкмагыз. Ул үзе кылган хаталарның «тәмен» татыса гына, яман гадәтенең авырлык китерүен аңлаячак. Әҗәт алган икән, үзе түләсен, акча алып кайтмый икән — ашарга юк, исерек килеш пычранган икән, айныганчы шул кыяфәттә ятсын һ.б.
- Сез нинди дә булса таләпләр куйгансыз икән, аларны үтәүдән тайпылмагыз. Мисал өчен, бәйле кешегә син тагын шулай эшләсәң, мин болай итәм дигәнсез икән, сүзегездә торыгыз. Киресенчә булса, сезнең таләпләрне ул бар дип тә белмәячәк.
- Сез аны берничек тә үзгәртә, мәҗбүри дәвалый алмыйсыз. Бу сезнең кулдан килә торган эш түгел. Якыныгызны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнегез.
- Аның өчен дога кылыгыз, сәламәтләнүгә өметегезне югалтмагыз.
- Валентина Москаленко “Зависимость – семейная болезнь», Екатерина Савина «Я люблю его. Семье и друзьям алкоголиков и наркоманов», «Возвращение Кая: зависимость от алкоголя и наркотиков: выздоровление», «Духовной жаждою томим: выздоровление от алкоголя и наркотиков», Виктор Франкл «Скажи жизни Да!» китапларын укыгыз.
- Аның белән тыныч, үз-үзегезгә ышаныч белән сөйләшегез.
- Сәламәтләнү юлына баскан икән – аңа ышаныгыз. Дәвалану өчен нинди конрет гамәлләр башкаруын сорагыз. Бу өлкәдә ярдәм сораса, каршы килмәгез.
- Дәвалану вакытында аны рухи яктан булышу сорала. Яхшы якка үзгәрүен әйтегез.
- Контрльдә тотмагыз, тикшермәгез.
- Үз хисләрегезне йөгәнләргә өйрәнегез.
- Кул күтәрә яки сезнең сәламәтлеккә зыян сала башласа – нык һәм таләпчән тавыш белән “Башка болай эшләмә”, “Кулларыңны ал” дип аны сүз белән туктатыгыз. Аңламаса ярдәм чакырыгыз.
- Үзегезгә кул күтәртмәгез.
- Аның проблемаларын чишмәгез.
- Шантаж, куркыту, контроль – бу очракта эшләми.
- Сәламәтләнү: врачлар ярдәме белән, физик яктан, рухи яктан башкарылырга тиеш.
- Күп әйбер – сезнең үзегезне ничек тотуыгызга бәйле.

Начар гадәтләрдән (эчкечелек, азартлы уеннар, наркомания) бәйле кешенең төп бәласе шунда — ул үзенең бәйле икәнен ахырга кадәр кире кага. Үзен теләсә кайсы вакытта туктый алам, бу гадәтләр минем өчен бер рәхәтлек алу чарасы гына дип уйлый. Мондый кешеләргә нәрсә дә булса аңлату мөмкин түгел, ул барыбер үзенекен дөрес дип санаячак. Бу урында шунсына да ачыклык кертик, якыныңның бәйле икәнен ничек белергә? Сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшүдән соң да, башка бу гадәткә иярмим дип сүз биргәннән соң да — вәгъдәсен үтәми икән, димәк ул башкача булдыра алмый. Бу анда бәйлелек дигән авыру барлыгын сөйли.

Казан шәһәре Совет мөхтәсибәте, "Дин Ислам" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибатуллин: “Һичшиксез, исерткеч эчемлекләр, акылны җибәрә, исертә торган төрле наркотик матдәләр, отышлы уеннар динебездә тыелган гамәлләр һәм олы гөнаһлардан санала. Һәм шушы гөнаһлардан тәүбә итмәгән яки тәүбәсез дөньядан киткән кеше Аллаһның гадел хөкемен җәзасын алачак. Бу гөнаһлардан ерак булу кирәк. Әмма, якыныбыз, туганыбыз, иребез яки хатыныбыз шушы гөнаһны кылалар икән алар белән араны өзү ягын карарга түгел, хикмәт һәм яхшы өндәү белән шушы гөнаһтан коткару ягын карарга кирәк. Бар нәрсәнең дә безнең кулдан килмәвен аңлау мөһим. Без бәргәләнеп, ватылып кына мәсьәлә хәл ителми. «Әгәр Аллаһ сиңа бер зарарны бирсә, ул зарарны синнән алырга Аңардан башка зат юк, әгәр сиңа бер нигъмәт бирергә теләсә, Аның юмартлыгыннан биреләчәк нигъмәтне кире алучы юк (Йунус, 106). Эчке дөньяңны, аңыңны чистарту өчен догалар уку, лекцияләр тыңлау булыша. Начар гадәтләр белән дуслашкан кешене догадан калдырмагыз. Ризык әзерләгәндә дә яхшы уйлар, теләкләр белән әзерләгез. Дога — начар гадәтләргә каршы иң яхшы корал. Соңгы чиктә кешенең күңеле барыбер яктылыкка омтылачак. Чөнки туганда без барыбыз да иман белән туган җаннар. «Туры юлны бәян кылмак вә күрсәтмәк Аллаһ эшедер, чөнки адаштыра торган караңгы юллар бар, әгәр Аллаһ теләсә иде барчагызны да туры юлга салган булыр иде. Ягъни Коръән белән тәрбияләнгән кеше туры юлны күрүчедер, вә Коръән диндә туры юл вә туры юлга яктылыктыр. Әмма Коръән белән тәрбияләнмәгән вә Коръән юлына кермәгән кеше сукыр вә юлсыз» (Нәхел,9)”.

Начар гадәтләрдән бәйле кеше белән яшәү, ул гаиләдәге һәркем өчен зур сынау: балалар өчен дә, яраткан кешең өчен дә, әти-әни өчен дә. Һәркемнең бәхетле буласы, киләчәккә матур хыяллар корасы килә. Ә бәйле кеше белән моны эшләп булмый. Монда акыл, сабырлык белән генә мәсьәлә чишелмәскә дә мөмкин. Миңа калса, балаларны кечкенәдән көчле ихтыяр көченә ия итеп тәрбияләргә омтылу кирәк. Тормышта нинди генә авырлыклар белән очрашса да, һәрнәрсәнең чишелеше барлыгын, һәрвакыт үзеңә һәм Аллага таянырга кирәклеген аңлату мөһим.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100